Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Шәhәребез буенча сәяхәт 08.06.2017

Бүген лагерьда тәрбияләнүче балалар шәhәребезнең “Әлифба” музеенда hәм үзәк китапханәдә кунакта булды. Музейда алар “Әлифба” китабының тарихы белән танышсалар, ә китапханәдә үзләренең тапкырлыкларын тикшереп карадылар. Әлеге очрашулар бик күңелле үтте.
-
Данлыклы хоккейчы белән очрашу 07.06.2017

Лагерьда тәрбияләнүче яшь хоккейчылар “Ак Барс” хоккей командасының хоккейчысы Роман Абросимов белән очрашты. Данлыклы хоккейчы балаларны оста хоккей уйнау серләре белән таныштырды. Бугенге көн “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” девизы астында ГТО нормалары тапшыру белән тәмамланды.
-
Без Укучылар Сараенда кунакта 06.06.2017

Бүген безнең лагерьлар Укучылар Сараена юл тотты. Лагерьларда тәрбияләнүчеләр төрле станцияләр буенча сәяхәт иттеләр: алар оста куллар, роботлар төзү, театр, шахмат, бию, кономотография серләренә төшенделәр. Бүгенге көн балаларга бик ошады.
-
Эх, җәйге каникулларның...
05.06.2017
Мәктәпләрдә укулар тәмамланса да, гимназия хәзер дә шау - гөр килеп тора: 9, 11 нче сыйныф укучылары дәүләт сынауларын уза, түбән сыйныф укучылары ял лагерьларына йори, 7 - 8 нче сыйныфларда укучылар хезмәт һәм ял лагерьларында сәламәтлекләрен ныгыталар. Гимназия яны тәҗрибә бакчасында да эш гөрли, утыртылган яшелчәләр дә мул уңыш вәгъдә итә кебек.
-
Лагерларны тантаналы рәвештә ачу 05.06.2017

Бүген безнең сәламәтләндерү hәм ял лагере, хезмәт hәм ял лагере тантаналы рәвештә ачылды. Отрядлар үзләренең девизлары hәм исемнәре белән таныштырдылар, төрле уеннарда катнаштылар, концерт номерлары күрсәттеләр. Лагерларның тантаналы рәвештә ачылулары лотерея уены белән тәмамланды.
-
Мода күрсәтү 04.06.2017

Балаларның фантазияләрен күреп сокланырлык иде бу бәйгедә. Отрядлар үзлэре уйлап, хыялларын эшкә җигеп, төрледән-төрле, бизәкле, модалы киемнәрен сәхнәдә күрсәтте. Балалар уйлап тапкан киемнәр бик кызыклы hәм көлкеле иде.
-
Төрле төстәге буяулар белән рәсем ясау 03.06.2017

Бүген балалар үзләрен нәкъ рәссамнар кебек хис иттелөр. Төрле төстөге буяулар белән могҗиза тудырдылар. Аларның ясаган рәсемнәре үзенчәлекле hәм шаккаттыргыч иде. Нинди хозурлык! Балаларның шат елмаюы, табигатьтәге бизәкләрнең рәсемдә булуы җанга рәхәт бирде.
-
Секреты дружного класса 02.06.2017

30 мая учащиеся 7Б класса совместно с кл.руководителем и родителями организовали экскурсию в г.Казань, посетили Дом занимательной науки и техники и аквапарк "Ривьера". Билеты в эти учреждения были предоставлены МО и Н РТ за победу на республиканском этапе конкурса родит.комитетов" Секреты дружного класса".
-
Отряд почмакларын бизәү 02.06.2017

Бүген hәр отряд, вожатыйлары белән берлектә, үз почмагын булдырды, отрядның исемен, девизын, җырын тапты. Бергә эзләнүләр, кызыклы рәсемнәр табу, фикерләшү отрядны тагын да берләштерде.
-
"Алга - 2017"
02.06.2017
"Зур бирәзә башлангыч мәктәбе" филиалының 2нче сыйныф укучысы Гыйльметдинова Рузина КНИТУ уздырган "Алга - 2017" республика конкурсында 1 нче урын алды һәм 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Җитәкчесе: Нуриәхмәтова Р.Ә.
















