Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Һөнәр сайлау.
02.03.2017
Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Габдрахманов Р.Н. "Безнең техникум" дигән темага 9 нчы класс укучылары өчен әңгәмә үткәрде. Техникумдагы уңайлык лар, яшәү - тору мөмкинлеләре, уку - укыту системасына тулысынча күзәтү ясалды. Укырга керү имтиханнары, югары уку йортлары белән төзелгән шартнамәләр һәм төрле факультетлар турында сөйләде. Укучылар уку йорты турында тулы мәгълүмат алдылар. "Һөнәрләр күп, теләгәнең сайлап ал" мәкаленең бүгенге әңгәмәнең нәкъ үзәгендә булды.
-
Хәрби - патриотик айлык 28.02.2017

Хәрби - патриотик айлыкка бүгенге линейкада йомгак ясалды. Һәр укучы төрле бәйгедә катнашып көч сынашты. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсен күрү укучы өчен зур куаныч. Чараларда катнашкан укучылар грамоталар белән бәяләнделәр, һәрберсе шат күңелле, көләч йөзле, канәгать булдылар. Рәхмәт уңышларыгыз өчен!!!
-
Арча агросәнгать һөнәр көллияте мастеры Мөхәмәтҗанова Н.Н. әңгәмәсе 28.02.2017

9нчы класс укучылары өчен, һөнәри белем бирү максатыннан, Арча агросәнгәть һөнәр көллияте мастеры Мөхәмәтҗанова Н.Н. әңгәмә уздырды. Ул төзелеш өлкәсендә төрле юнәлешләрдә эш алып бару мөмкинлекләре турында сөйләде һәм чыгарылыш класс укучыларына укырга керү тәртибе турында аңлатты.
-
Ягез әле, егетләр! 28.02.2017

7-8 нче класс укучылары арасында "Ягез әле, егетләр!" бәйгесенең нәтиҗәләре:
1 нче урын - Аскаров Камиль - 7А класс;
2 нче урын - Сабиров Руслан - 8А класс;
3 нче урын - Шакиров Анис - 8В класс.
Командалар арасында:
1 нче урын - 7А, 8В класслары;
2 нче урын - 8А класс;
3 нче урын - 7В класс.
Котлыйбыз!!!
-
Ватанны саклаучылар 28.02.2017

"Ватанны саклаучылар" айлыгы кысаларында 9-10-11 нче класс укучылары арасында уздырылган "Ягез әле, егетләр!" бәйгесенең нәтиҗәләре: I урында Зәйнуллин Илсаф - 10Б класс, II урында - Бәдриев Дияр - 11А класс, III урында Гыйләҗиев Рәмзил - 11А класс, Хәйруллин Солтан - 10А класс. Афәрин егетләр! Командалар арасында нәтиҗәләр: I - 10Б класс, II - 11А класс, III - 11Б класс. Спортның төрле номинацияләрендә җиңү яулаган укучыларыбызны котлыйбыз!!! Физик тәрбия укытучылары: Абдрахманов И.Х., Ильясов З.А., Алеев Л.Р.
-
Әпсәләмов укулары 27.02.2017

Казан шәһәренең 179 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен "Әпсәләмов укулары!" исемле фәнни - гамәли коференция булып узды.
Әлеге чарада 6Б классы укучысы Вәлиева Ландыш "Сезнең каһарманлык үлемсез!" дигән фәнни эше белән чыгыш ясады, III дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Укытучысы Гарифуллина Д.Ф.. Җиңүегез белән котлыйбыз!!!
-
Гәрәфиев Ф.К.исемлегенә район күләмендә чаңгы ярышы 27.02.2017

Танылган чаңгычы, райондашыбыз Гәрәфиев Ф.К.исемлегенә район күләмендә чаңгы ярышы булып үтте. Мәктәп командалары арасындагы әлеге бәйгедә гимназия укучылары II урынны яуладылар һәм кубокка ия булдылар. Физик тәрбия укытучысы: Абдрахманов И.Х. Котлыйбыз!!!
-
Бөтен Россия тыюлык дәресе 27.02.2017

2017 ел Россия президенты Указ белән аеруча саклана торган табигый территорияләр елы дип игълан ителде. Россиядә иң беренче тыюлык 1917 елда оеша, ул. Баргузин тыюлыгы. 2017 елда - тыюлыкларга 100 ел тула, шул уңайдан гимназиядә Бөтен Россия тыюлык дәресе үткәрелде.
-
Каратэ буеча IX чемпионат 27.02.2017

Зур Бирәзә куст мәктәбенең кече яшьләр төркеменедә Нотфуллин Искәндәр Россия күләм каратэ буенча IX чемпионатта III дәрәҗә дипломга лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
Баскетбол буенча ярыш 27.02.2017

Казан шәһәрендә Юшканцева Т.С. истәлегенә уздырылган баскетбол буенча ярыш турнирында Арча шәһәре командасы уенчылары арасында 6Б класс укучысы Вәлиева Ландыш II урынга лаек булды, диплом һәм медаль белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!
















