Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
-
"Сабантуй" журналының беренче саны килеп җитте. 06.02.2026

1Б сыйныф укучыларына "Сабантуй" журналының беренче саны килеп җитте. Татар әдәбияте дәресендә укытучы Ганеева Л.Х. журнал буенча сәяхәт - дәрес оештырды. Укучылар журнал сәхифәләренә сәяхэттә бик актив катнаштылар, үз фикерләрен белдерделәр . Балалар өчен татар телендә чыга торган "Сабантуй" журналы туган телебезнең нинди бай, матур, иң күркәм тел икәнен тагын бер кабат исбатлады.
-
«Бердәмлектә-көч!» блиц-турниры. 05.02.2026

5 февральдә Арчаның 5нче гимназиясенең актлар залында башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында 4нче сыйныфлар арасында «Бердәмлектә-көч!» блиц-турниры уздырылды. Әлеге чараның максаты ватанпәрвәрлек, гражданлык хисе, Россия тарихына һәм мәдәни төрлелегенә хөрмәт тәрбияләү, сыйныф коллективларын ныгыту иде.
"Бердәмлек - көч!" блиц-турниры үз максатларына тулысынча иреште. Ул укучыларның белемнәрен генә тикшермәде, ә төрле сыйныф укучылары арасында дуслыкны ныгытты һәм үз илләре һәм аның күпмилләтле мәдәнияте белән горурлану хисе тәрбияләде. Станцияләр буенча үткәрелгән формат зур уңышка иреште, барлык катнашучыларның да югары дәрәҗәдәге катнашуын һәм катнашуын тәэмин итте. -
Муса Җәлил иҗатына багышланган "Муса Җәлил - hәрвакыт безнең арада" дип исемләнгән әдәби чара. 05.02.2026

Буген 5 февраль көнне 1 В сыйныфы hәм "Хыял" театр тугәрәгенә йөруче укучылар (җит. Борһанова Э. М.) Муса Җәлил иҗатына багышланган "Муса Җәлил - hәрвакыт безнең арада" дип исемләнгән әдәби чара уткәрделәр. Чараның максаты: укучыларда Муса Җәлилнең шигъриятенә һәм тормышына кызыксыну уяту. Балалар Муса Җәлилнең кайда тууы һәм үскәнлеге, ничек укуы һәм кайчаннан бирле шигырьләр яза башлавы турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Аның фаҗигале һәм героик язмышы турында белделәр. Балалар үзләре шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, сәхнәләштерделәр, җырлар җырладылар. Ахырда Муса Җәлил тормышы турында видеофрагмент карадылар, сорауларга җавап бирделәр. Чара уңышлы утте.

















