Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Халыкара гаилә көне 15.05.2025

15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә
Бу көнне төрле яшь төркемнәрендә әлеге темага әңгәмәләр үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар гаиләнең үзләре өчен нәрсә аңлатканын, традицияләр һәм гаилә кыйммәтләре, гаиләләренең яраткан шөгыльләре турында сөйләделәр.
Без һәр бала гаиләнең һәр кеше тормышында никадәр мөһим булуы турында уйланганына һәм аның традицияләрен саклаячагына ышанабыз. Зурлар төркемдә рәхәтләнеп рәсемнәр ясадылар һәм үзләренең гаилә әгъзалары турында сөйләделәр, шулай ук гаиләнең кыйммәтләрен искә төшерделәр.
-
Халыкара гаилә көне 15.05.2025

Бүген уртанчылар төркемендә Халыкара гаилә көненә багышланган әңгәмә үткәрдек. Әңгәмә яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның "Безнең гаилә" исемле шигырен уку белән башланып китте. Балалар үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр, әти-әниләре, гаилә әгъзалары белән таныштырдылар. "Ана җылысы - кояш җылысы", "Тату туганнар таштан койма корганнар" дигән мәкальләр буенча әңгәмә оештырылды, балалар гаилә, туганнар, әти-әниләр турында бик матур фикерләр әйттеләр. Соңыннан "Һәрвакыт булсын кояш!" җырын тыңладык. Туган йортка, гаиләгә, ата - анага карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү - балалар бакчасында төп бурычларның берсе булып тора.
-
Гаилә ни өчен кирәк? 15.05.2025

Зурлар төркемендә үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде-без Халыкара гаилә көненә багышланган әңгәмә үткәрдек. Балалар гаиләләре белән таныштырдылар, нинди һөнәр ияләре булып эшләүләрен сөйләп киттеләр. Бигрәк тә "Гаилә ни өчен кирәк" дигән әңгәмә күңелне нечкәртте. Балалар гаҗәеп зирәк фикер йөрттеләр: "Гаилә - сине һәрвакыт көтеп торган урын ул", "Әти-әниләр безнең иң мөһим нәрсәләргә өйрәтә", "Бергә көчлерәк һәм бәхетлерәк". Балаларның үз гаиләләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләдек.
-
Котлыйбыз! 15.05.2025

Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Гайфуллин Данил һәм Сабирова Илмираны ГТО нормаларын тапшыруда 2 нче урын алулары белән котлыйбыз! Алда тагын да зур уңышлар телибез!
-
#ЭкоВесна-2025# 15.05.2025

ЭкоВесна-2025 экологик марафонының 7 атнасы "ЗооЗабота" исеме астында уза. Йорт хайваны җылы һәм наз чыганагы булып тора, ул бала үсешенә зур йогынты ясый: аңа әйләнә-тирә дөнья белән танышырга, беренче кичерешләр һәм шатлыклар кичерергә, уңай хис-кичерешләр кичерергә ярдәм итә. Балалар яшьтән үк хайваннар турында кайгыртырга һәм аларны карарга өйрәнәләр. #ЭкоВесна-2025#
-
#ЭкоВесна-2025# 15.05.2025

Бу атна безнең яраткан йорт хайваннарына багышлана һәм без мәктәпкәче әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләренең аларны ничек кайгыртуларын күреп сөенәбез! Һәр гаиләдә үз хайваннарына сакчыл карыйлар. Алар карау өчен вакытны ашату гына түгел, тиешле игътибар һәм кайгырту дәрәҗәсен дә бирәләр. #ЭкоВесна-2025#
-
Безнең кече дусларыбыз 14.05.2025

Хайваннар турында кайгырту мөһим, чөнки ул җаваплылыкны, дисциплинаны һәм игътибарлылыкны үстерергә ярдәм итә. Шулай ук хайваннар белән үзара бәйләнеш балаларда эмпатия һәм башкаларны уртаклаша белүне формалаштыра. Менә безнең балалар да үзләренең яраткан хайваннарын кайгырталар.#ЗооЗабота#
-
#ЗооЗабота# 14.05.2025

Габделбариева Зарина участвует в республиканском конкурсе "Эковесна-2025" под девизом #ЗооЗабота#
-
Минем яраткан песием 13.05.2025

Бүген зурлар төркемендә Аяз үзенең яраткан песиләренең фотосүрәтен алып килеп балаларга күрсәтте. Песиләрнең Мәрьям һәм Марсик исемнәрен әйтеп китте. Нәрсә ашарга,нинди уенчыклар белән уйнарга яратканннарын һәм урамга чыгуларын да сөйләде. Девиз недели #ЗооЗабота#
-
#ЗооЗабота# 13.05.2025

Наши малыши присоединились к республиканскому конкурсу "Эковесна-2025". Набиуллин Ризван. #ЗооЗабота#





