Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Бакчабызда "Ачык ишекләр" көне 23.05.2025

Бакчабызда "Ачык ишекләр" көне уңаеннан уртанчылар төркеменә әти-әниләр кунакка килделәр. Балаларның рәсем шөгылен карадылар, бергәләп җырлы- биюле уен уйнадылар. Балалар үзләре ясаган матур чәчәкләрен әниләренә бүләк иттеләр.Әти-әниләр бик шатланып рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
-
Сюжетлы-рольле уеннарны яратып уйныйбыз 21.05.2025

Сюжетлы - рольле уеннар балалар тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Бу уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур сөйләшергә өйрәнә,үзен “зулар тормышына” әзерли. Уеннар балаларда дуслык, бердәмлек, бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә. Шулай ук миһербанлылык, ярдәмчеллек, сак караш тәрбияләү аркылы, балада яхшы күңеллелек, кешелекле кебек сыйфатларны үстерә, аралашу культурасын камилләштерә.
Зурлар төркеме балалары да сюжетлы- рольле уеннарны бик яратып уйныйлар. -
Работает "Горячая линия" 20.05.2025

С 12 мая по 23 мая 2025 года работает "Горячая линия" по вопросам качества и безопасности представления услуг детского отдыха, особенностях составления договора, а также безопасности и качестве детских товаров.
Звонки от населения будут приниматься на " горячую линию" по телефонам 8(84366)3-00-83 ежедневно с 8.00 до 17.00 ч. кроме выходных, перерыв с 12.00 до 13.00. -
#Чистая Вода# 20.05.2025

Воспитанники нашего детского сада продолжают уборку прибрежных территорий маленьких рек, озер от мусора. Нуретдинова Дарина участвует в республиканском конкурсе "ЭкоВесна-2025" под девизом #Чистая Вода#
-
Кояштай сары тузганак 19.05.2025

Кояштай сары тузганак
Әйтерсең безне көтә,
Үсеп җиткәч, мамык булып,
Ул җилгә очып китә.Икенче иртә яштэге төркеме балалары белэн рэсем шогылендэ мамык таякчыклар кулланып тузганак чэчэген ясадык.Балаларга бик охшады, алар тагын тузганак чэчэгенең бик файдалы уселек булуын да, аннан тәмле бал ясап булганын, медицина өлкәсенә китергән файдасын да карап үттеләр.
-
Горурланабыз! 16.05.2025

Гаиләнең барлык әгъзалары да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш. Чөнки ата-аналар үз балалары өчен үрнәк булып тора. "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын кертеп, гаилә спорт фестивалендә безнең тәрбияләнүче Гариповлар гаиләсе дә катнашты. Гаилә ярышларында катнашкан өлкәннәр дә җитезлек, дәрт, ихтыяр көче һәм җиңү ягыннан балалардан бер дә калышмады. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Безнең Гариповлар гаиләсе дә читтә калмадылар 3нче урын алдылар, шуның белән аларны котлыйбыз. Бу ярышларда катнашучылар бик яхшы күтәренке рух һәм уңай хис-кичерешләр алдылар.
-
Сак булыгыз, эт ачулы булырга мөмкин 16.05.2025

Йорт хайваннары белән аралашу балада яхшы хисләр тәрбияләгәнен без барыбызда беләбез.. Ә бүген без мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән "Сак булыгыз, явыз эт!" темасына әңгәмә оештырдык.. Һәр кеше белергә тиешле берничә кагыйдәне истә калдырдык Эткә һич тә кычкырырга, аны орышырга, кыйнарга ярамаганлыгы турында сөйләштек. Каршыга таныш булмаган эт килеп чыкса, аннан йөгереп качмаска, адымнарны акрынайтып һәм тынычланырга кирәклек турында искә төшердек. Тематик рәсемнәрне карап, балалар белән берлектә төрле ситуацияләр һәм куркынычсызлык максатларында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында фикер алыштык.
-
Кызыл китап битләре буйлап 16.05.2025

16 май - ил күләмендә юкка чыгучы хайваннарны, җәнлекләрне саклау көне дип игьлан ителде. Шул уңайдан, Арча педагогия көллияте студентлары уртанчылар төркеменә йөрүче балалар белән "Кызыл китап битләре буйлап" дигән темага әңгәмә үткәрделәр. "Урман җәнлекләрен дөрес әйт" дигән уен уйнадылар. Әйләнә-тирә табигатьне, җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне сакларга кирәклеген ачыкладылар.
-
Бөтендөнья югалып баручы төрләр көне 16.05.2025

16 май - "Бөтендөнья югалып баручы төрләр көне" уңаеннан икенче иртә яштэге балалар белән бу темага әңгәмә үткәрдек. Кешелеккә кагылган глобаль проблемалар турында сөйләштек. Россиянең Кызыл китабы белән таныштылар һәм Кызыл китапка юкка чыгу куркынычы янаган үсемлек һәм хайван төрләрен урнаштыруларын белделәр.
-
Бөтендөнья югалып баручы төрләр көне 16.05.2025

Бүген Бөтендөнья югалып баручы төрләр көне уңаеннан кечкенәләр төркемендә әңгәмә үткәрелде. Балалар Кызыл китап, аның нәрсә аңлатуын белделәр. Кызыл китапка кергән хайваннар белән таныштылар.





