Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
12 июнь – Россия көне! 11.06.2025

Россия көне алдыннан безнең балалар бакчасында әлеге мөһим вакыйгага багышланган чаралар уза. Алар балаларга үз илен яхшырак белергә, туган илгә һәм туган якка мәхәббәт хисе тоярга юнәлдерелгән. Барлык бу чараларның символлары булып флаг, герб һәм Россия гимны торды.
Бүген безнең балалар бакчасында "Минем Россия" бәйрәме узды. Балалар дәүләт символларын искә төшерделәр, гимнны тыңладылар һәм "Мин Россияне яратам" һәм "Мин Россиядә яшим"уеннарын уйнадылар. Шулай ук алар Россия әләмен ясадылар. Балалар Россия көне-ирек, гражданнар тынычлыгы һәм барлык кешеләрнең закон һәм гаделлек нигезендә татулыгы бәйрәме икәнен аңладылар.
-
Веселые старты 09.06.2025

-
1 июнь – Балаларны яклау көне 02.06.2025

Бүген бездә зур бәйрәм,
Бик күңелле көн безнең.
Иртәдән үк кояш көлә,
Бизәп зәңгәр күк йөзен.
-
Сабантуй бәйрәме 30.05.2025

Бүген безнең балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме узды. Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, уйнадылар, биеделәр. Бәйрәм ахырында бүләкләр алдылар.
-
Бакчабызда Сабантуй бәйрәме 30.05.2025

Сабантуй бәйрәме – татар халкының йөзек кашы булган зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул – хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Без бай тарихыбызны, тирән мәгънәле милли көйнең матурлыгын, бөек шәхесләребезнең әсәрләрен, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын күз карасыдай сакларга тиеш.
Татар халкының моңлы җырлары, дәртле биюләре, кызыклы уеннары балаларның күңелләрендә уелып калсын өчен Арчаның беренче балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Милли кием кигән балалар һәр төркемгә кереп сабантуй турында җырлар, шигырьләр сөйләделәр, бүләкләр җыйдылар, бәйрәмгә чакыру өләштеләр. Бәйрәм яшел үләнле мәйданчыкта үткәрелде. Бертуктаусыз милли көйләр яңгырады.
Балалар аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, таяк тартып көч сынашу, кашыкка йомырка салып чабу, чүлмәк вату һ.б. шундый кызыклы уеннар уйнадылар. Һәрбер балага үзенең осталыгын күрсәтергә мөмкинчелек бирелде: кемдер җырлады, кемдер биеде, кемдер шигырь сөйләде. Бәйрәмнән бер бала да бүләксез китмәде. Бакчада оештырылган әлеге чара балаларның күңеленә бик хуш килде. -
Уңышлар телибез сезгә, балалар! 28.05.2025

Безнең балалар бакчасында чыгарылыш балы - искиткеч һәм күңелне җилкендерә торган бәйрәм узды. Балалар шатлык белән һәм бер үк вакытта алар өчен икенче йорт булган балалар бакчасы белән моңсуланып саубуллаштылар.
Бәйрәмдә балалар ата-аналарын һәм тәрбиячеләрне матур чыгышлар белән гаҗәпләндерделәр: биюләр, җырлар һәм шигырьләр сөйләделәр . Бәйрәм азагында барлык чыгарылыш укучыларына истәлеккә дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Аларга уңышлар телибез! -
Юл билгелэре иленэ сэяхэт 26.05.2025

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән ”Юл билгеләре иленә сәяхәт” дигән темага әңгәмә узды. Балалар юл билгелэрен искэ төшерделәр, рәсемнәр ясадылар Юл уяуларны, сак булганнарны ярата. Моны беркайчан да истән чыгармыйк. Адымнарыбыз нык, юллар имин булсын!
-
Фестиваль открытых занятий по дополнительным услугам 23.05.2025

Сегодня в нашем детском саду состоялось отчетное мероприятие по платным образовательным услугам.
Заведующий Шакирова Алсу Фаридовна рассказала о важности развития дополнительного образования в детском саду для раскрытия индивидуальных возможностей и способностей детей.
Торжественные, насыщенные яркими танцами, песнями, стихами и увлекательным сюжетным действием мероприятия, надеемся, станут традиционной формой отчета работы кружков.
Родители с волнением и восхищением следили за выступлениями детей, а после долго аплодировали юным артистам и пожелали руководителям кружков дальнейших творческих успехов. Праздник получился на славу!
-
Ачык ишекләр көне 23.05.2025

Бүген безнең балалар бакчасында "Ачык ишекләр көне" узды. Бу чара ата-аналарга үз балалары белән бер көнне "яшәргә", мәктәпкәчә учреждение атмосферасына чумарга мөмкинлек бирде.
-
#Чистая Вода# 23.05.2025

Хусаинов Амир участвует в акции #Чистая Вода# уборка прибрежных территорий маленьких рек, озер от мусора.





