Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422361, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с.Давликеево, ул.Молодежная, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-763-28-18 |
| E-Mail: | Davlikeevskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Давликеевская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Гарифуллина Лейсан Ильгамовна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 17 обучающихся (из них 4 иностранные граждане), 3 воспитанников ( из низ 2 иностранные граждане)дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
"Коррупциягә юл куймыйк!" 06.04.2015
Апас районы буенча үткәрелгән "Коррупциягә каршы" исемле видео язмалар конкурсында мәктәбебезнең 8нче сыйныф укучылары ( җитәкчеләре Хәйбуллина Ф.Ф.) III урын яуладылар, ә 6нчы сыйныф укучысы (җитәкчесе Баева Г. И.) "Иң технологик" видео язма наминациясенә ия булды. Бүген аларны район башлыгы Р.Н. Заһидуллин котлады, истәлекле бүләкләр һәм мактау грамоталары тапшырды. -
Чисталык икеайлыгы башланды. 04.04.2015
Язгы кояш кышкы җавапсызлыгыбыз өчен битне кызартмасмы: кар эри башлауга ук кыш буена җыелып барган чүп-чар баш калкытты. Битарафлыкны төзәтер чак җитте - 1 апрельдән санитар-экологик чисталык икеайлыгы игълан ителде. Шушы чарага нигезләнеп бүген мәктәбебезнең укытучылар һәм укучылар коллективы дәресләрдән соң өмәгә чыктылар. Мәктәп яны территориясендәге чүпләрне җыйдылар. -
Безнең рассадалар. 03.04.2015

Бакчачы Шәйдуллина Мәдинә Фергать кыз җитәкчелегендә мәктәбебездә күп кенә рассадалар утыртылды. Хәзерге көндә технология дәресләрендә укучылар аларны күчереп утырталар.
-
“Иң яхшы сыерчык оясы” 02.04.2015
Җылы яклардан ерак илләрне гизеп кайткан кошлар оя булмаса да, үзләренә урын таба алырлар иде анысы. Өй кыеклары, сарай түбәләре, агачлардагы кош ояларын күбегезнең күргәне бардыр. Әмма әзер оя булгач, алар шунда оялый, кошлар чыгара. Канатлы дусларыбыз турында әнә шулай кайгырту игелекле, мәрхәмәтле булуыбызны, кошлар дөньясын, табигатне яратуыбызны күрсәтә. Безнең мәктәптә белем алучы укучыларга да хас сыйфатлар бу. Алар да табигатьне, кошларны саклауга үзләреннән зур өлеш кертәләр. “Иң яхшы сыерчык оясы” бәйгесенә ел саен сыерчык оялары ясыйлар. -
Бөек ватан сугышы ветераны Миңнебаев Шәйхетдин бабайга 90 яшь. 01.04.2015
Бүген Бөек ватан сугышы ветераны Миңнебаев Шәйхетдин Абзал улы үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтә. Мәктәбебез администрациясе, укучылар коллективы аны бу күркәм бәйрәме белән чын күңелдән котладылар һәм кулдан эшләнгән бүләкләрен тапшырдылар.
Шәйхетдин бабай, бүгенге аяз көннәр, тыныч тормыш өчен Сезнең алда баш иябез! Андый дәһшәтле, авыр көннәрне Аллаһы Тәгалә безгә дә, Сезгә дә бүтән беркайчан да күрсәтмәсен! Сезгә булган ихтирам хисләрен һәм чиксез рәхмәтебезне сүз белән генә аңлатып бетереп тә булмый. Аллаһы Тәгаләдән Сезгә ныклы сәламәтлек, муллык, бәрәкәт, кайгы-хәсрәтсез тормыш һәм якыннарыгызның һәрдаим янәшәдә булуын сорап калабыз.Ватаныбыз, милләтебез өчен кылган батырлыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, тыныч имин еллар насыйп итсен! -
Л.Н.Толстой исемендәге Республика күләмендәге фәнни-гамәли конференциясенең район туры. 31.03.2015
Шушы көннәрдә Л.Н.Толстой исемендәге Республика күләмендәге фәнни-гамәли конференциясенең район туры нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге конференциядә үзләренең фәнни-эзләнү эшләре белән безнең мәктәптән дә 3 укучы катнашкан иде(җитәкчеләре Баева Гөлнара Ислам кызы). Аларның эшләре жюри тарафыннан югары бәяләнгән: 6, 8 класс укучысы 2 нче урынга, 7 сыйныф укучысы 3 нче урынга булдылар. Әлеге укучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Уңышлар телибез! -
Лобачевский исемендәге фәнни-гамәли конференция 28.03.2015
26-30 март көннәрендә Идел буе Казан федераль университетында төбәкара Лобачевский исемендәге фәнни-гамәли конференция булып узды. Әлеге дәрәҗәле конференциядә 28 нче март көнне безнең мәктәптән 8 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Баева Гөлнара Ислам кызы) уңышлы чыгыш ясап 3 нче урынга лаек булды. Уникс концертлар залында җиңүчеләрне котлау тантанасы булып узды, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. -
Туфан Миңнуллин исемендәге Республика күләмендә фәнни-гамәли конференция. 27.03.2015
Бүген Казан шәһәренең № 12 нче гимназиясендә Туфан Миңнуллин исемендәге Республика күләмендә фәнни-гамәли конференция булып узды. Әлеге конференциядә безнең мәктәптән 8 нче сыйныф укучысы да (җитәкчесе Баева Гөлнара Ислам кызы) уңышлы чыгыш ясап, 3 нче урынны яулады. Әлеге укучыга Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттаховның кулыннан диплом һәм бәллүр статуэтка белән бүләкләнде. -
“ Россия династиясе” конкурсы. 24.03.2015
7 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Шәйдуллина Мәдинә Фиргәт кызы) “ Россия династиясе” дигән төбәкара конкурсында катнашып II нче урын яулады. Бүген ул Казан шәһәрендә узган бүләкләү тантанасна барды. Әфәрин!!! -
Җиңүең белән! 23.03.2015
Мәктәбебезнең VIII сыйныф укучысы (җитәкчесе Хисамова Зөбәйдә Сәйдәш кызы) Казан шәһәрендә уздырылган Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара фәнни-эзләнү укучылар конференциясендә, география фәне буенча II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз сине!










