Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422361, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с.Давликеево, ул.Молодежная, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-763-28-18 |
| E-Mail: | Davlikeevskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Давликеевская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Гарифуллина Лейсан Ильгамовна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 17 обучающихся (из них 4 иностранные граждане), 3 воспитанников ( из низ 2 иностранные граждане)дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Тукай укулары. 24.04.2015
Бүген мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы бөек Тукаебыз җирендә, Кырлайда булып кайтты. Ул укучыларның фәнни-гамәли конференциядә - Тукай укуларында катнашып бик зур тәэсирләр белән кайтты. Сәләтле кызның чыгышын уңай бәяләп диплом белән бүләкләгәннәр.Үзенең күргәннәрен мәктәп укучылары белән дә уртаклашты, Кырлайның матурлыгы, Тукай музее хакында хозурланып сөйләде.
-
22 апрель - Георгиевская лента 22.04.2015

22 нче апрель - Георгиевская лента көне. Мәктәбебездә Георгиевская лентага багышланган чара үткәрелде. Чарада укучылар лентаның килеп чыгышы һәм тарихы белән таныштылар. Дежур укучылар һәммә кешегә бу лентаны таратып чыктылар.
-
21 апрель - Дуслык көне 21.04.2015

Бүген мәктәбебездә "Язгы мәрхәмәтле эшләр" акциясе барышында, 7 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Баева Гөлнара Ислам кызы җитәкчелегендә "Дуслык" темасына багышланган уен-дәрес үткәрелде.
-
20 апрель - Мәрхәмәтле башлангычлар көне 20.04.2015

Мәктәпкүләм линейкада мәрхәмәтле эшләр эстафетасына старт бирелде һәм укучылар елмаюлы смайликлар белән бүлештеләр.
-
Нәби Дәүлинең тууына 105 ел. 20.04.2015

20 нче апрель көнне мәктәбебездә Н.Дәүлинең тууына 105 ел тулу уңаеннан аның: "Яшәү белән үлем арасында" һәм "Җимерелгән бастион" әсәрләре буенча китап укучылар конференциясе узды.
-
Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы 19.04.2015

20 апрельдән 27 апрельгә кадәр "Язгы мәрхәмәтле эшләр" эстафетасы дәвам итәчәк.
-
I төбәкара “Минем кече Ватаным” укучыларның фәнни - гамәли конференциясе . 19.04.2015
17 нче апрлеь көнне Буа шәһәрендә I төбәкара “Минем кече Ватаным” укучыларның фәнни - гамәли конференциясе булып узды. Әлеге зур чарада Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты. Укучылар үзләренең фәнни-эзләнү эшләрен яклап зур уңышлар белән кайттылар. 8 нче сыйныф укучысы I дәрәҗәдәге диплом белән (җитәкчесе Баева Гөлнара Ислам кызы), ә 6 нчы сыйныф укучысы III дәрәҗәдәге диплом белән (җитәкчесе Хисамова Зөбәйдә Сәйдәш кызы) бүләкләнделәр. 8 нче сыйныф укучылары (җитәкчеселәре Хәйбуллина Фәния Фәрит кызы, Хисамова Зөбәйдә Сәйдәш кызы) сертификат алдылар.Укучыларны зур җиңүләре белән кайнар котлыйбыз, яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз! -
Әйләнә - тирәбезне бергәләп матурлыйк. 15.04.2015

Бүген мәктәбебездә өмә оештырылды. Тирә – ягыбыз чиста, матур, күркәм булсын өчен һәрбер укучы үзеннән өлеш кертергә тырышты.
-
Рәсем конкурсы. 10.04.2015

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, " Җирдә тынычлык хакына" дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Укучылар әлеге конкурста бик теләп катнаштылар.
-
Кошлар көне. 07.04.2015
Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны төрле формаларда үткәрелә. Быел биология укытучысы Хәйбуллина Фәния Фәрид кызы тарафыннан КВН формасындагы кичә үткәрелде. Анда 6 нчы һәм 7 нче сыйныф укучылары көч сынаштылар.










