Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422361, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с.Давликеево, ул.Молодежная, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-763-28-18 |
| E-Mail: | Davlikeevskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Давликеевская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Гарифуллина Лейсан Ильгамовна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 17 обучающихся (из них 4 иностранные граждане), 3 воспитанников ( из низ 2 иностранные граждане)дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Гашыйклар көне. 13.02.2015

Бүген мәктәбебезнең укучылар үзидарәсе җитәкчеләре Садрутдинова Энҗе һәм Гәрәева Гөлназ тарафыннан Гашыйклар көненә багышланган кичә үткәрелде. Бу кичә төрле ярышлар һәм уеннар белән үрелеп барды. Әлеге чарада югары сыйныф укучылары бик теләп катнашты.
-
Җиңүнең 70 еллыгына багышланган волейбол ярышлары. 11.02.2015

Бүген мәктәбебездә укучылар һәм укытучылар арасында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган волейбол ярышлары булып узды. Ике командада бик теләп һәм күңел биреп үзләренең көчләрен сынашты.
-
"Җиңү язын якынайтты Сезнең батырлык" 09.02.2015

3-4нче сыйныфлар җитәкчесе Вәлиева Гөлчәчәк Хәйдәр кызы "Җиңү язын якынайтты Сезнең батырлык" дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар Бөек Ватан сугышы чорында халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы турында күп мәгълүмат алдылар, үзләренең һәрвакыт Тынычлык сагында торачакларын белдерделәр.
-
Китапханә күргәзмәсе белән танышу. 03.02.2015

Бүген башлангыч сыйныф укучылары китапханәдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Китапханәче Ризида Разыйх кызы күргәзмәдәге китаплар белән, аларның кыскача эчтәлеге белән таныштырды. Шул ук вакытта китапларны яратырга, укырга кирәклегенә дә басым ясады.
-
"Ветераннарыбызны хөрмәтлик!" 02.02.2015

Бүген 2 нче сыйныфта ачык тәрбия сәгате узды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән әлеге тәрбия сәгатендә Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары белән таныштырылды. Сугыш чорын, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләнде.
-
Мәктәп музеена экскурсия. 02.02.2015

Бүген 7, 8 нче сыйныф укучылары мәктәпнең музеенда экскурсиядә булдылар. Алар анда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына булган материаллар белән таныштылар һәм үзләренең ярдәм итәргә теләүләрен белдерделәр.
-
Беренче сыйныфка гаризалар. 01.02.2015

2015 нче елның 1нче февраленнән яңа уку елының беренче сыйныфына гаризалар кабул ителә башлады.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына стендлар. 29.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына барлык классларда да стендлар эшләнде. Әлеге стендларда Бөек Җиңүгә карата төрле мәгълүматлар тупланган.
-
Мәктәпкүләм тәрбия сәгате. 27.01.2015

Бүген мәктәбебездә тарих укытучысы Мәдинә Фергатъ кызы тарафыннан "Ленинград блокадасы" темасына тәрбия сәгате узды. Тәрбия сәгате эчтәлекле һәм мәгънәле иде, укучыларга бик охшады.
-
Апас мәктәбендә узган көрәш ярышы. 24.01.2015

8 сыйныф укучысы Бикбув Булат Россия Федерациясенең спорт мастеры Гиламов Р.Ш. призына уздырылган татар-башкорт көрәшендә 2 нче урынны алып кайтты. Котлыйбыз Булат! (Җитәкчесе Сөнгатуллин Илдүс Назыйм улы)










