МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Әкият дөньясында 03.02.2015

Бүген балалар район мәдәният йортында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының рус халык әкиятенә нигезләнеп төзелгән "Чуртан кушуы буенча" дигән әкият карадылар.
-
Татарча да яхшы бел, Урысча да яхшы бел. 30.01.2015

Балаларны татар һәм рус теленә өйрәтү сыйфатлы,уңышлы булсын өчен, өйрәнгән материалны төркемдә кабатлый һәм ныгыта алсыннар өчен, укыту -методик комплектында тупланган материалларны тәрбиячеләр балаларның сөйләмен үстерү, тирә-юнь,матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатында гына түгел, ә рәсем ясау, әвәләү, кул хезмәте, конструкцияләү, эксперименталь эшләр, кисеп ябыштыру, музыка эшчәнлекләрендә, иртән балаларны кабул итү, саф һавада булу, табигатьне күзәтү вакытында, әти -әниләр белән бердәм эшчәнлектә кулланалар һәм ныгыталар.
-
Без -җиңүче! 12.01.2015

Сәламәт яшәү рәвеше булдыру максатыннан мәгариф хезмәткәрләре арасында кышкы Спартакиада үткәрелде.Әлеге спорт ярышында балалар бакчалары арасында 1 урынга лаек булдык.Барлык хезмәткәрләрне дә җиңүебез белән котлыйм,ныклы сәламәтлек телим.
-
Котлыйбыз 05.01.2015

Хөрмәтле хезмәттәшебез Ахметова Рушания Габбас кызы! Сине юбилеең белән чын күңелдзн котлыйбыз. Сиңа алдагы тормышыңда гел уңышлар, ныклы сәламәтлек, семья бәхете, тыныч һәм мул тормышта яшәвегезне телибез.
Туган көнең- юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Күпме булса җирдә изге теләк,
Без телибез сиңа барын да.
Ак чәчәкләр кебек, бәхет яусын
Туар һәрбер көннең таңында.
Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрең.
-
Яңа ел белән! 29.12.2014

Бүген районкүләм үткәрелгән оешма коллективларын Яңа ел бәйрәменә карата бизәү, кар сыннарын әвәләү конкурсына йомгак ясалды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Җирлегебезне "Әкиятләр иленә" әверелдергән эшче- хезмәткәрләргә рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Якынлашып килүче ЯҢА ЕЛ белән котлап, саулык-сәламәтлек, тынычлык, бәхет, шатлык, киләчәктә дә уңышларга ирешеп эшләүләрен теләп калабыз.
-
"Әкиятләр илендә" 10.12.2014

Районкүләм кар сыннары конкурсы игълан итүгә 2014 нче елның мәдәният һәм сәнгать елы, 2015 ел әдәбият елы, Җөек Җиңүгә 70 ел тулуын искә алып безнең коллектив бердәм кар сыннар әвәләргә кереште.Кыш бабай белән Кар кызы, әкият персонжлары үз урыннарын алды.Бу эштә балалар да бик теләп катнаштылар.
-
Ата-аналар җыелышы 05.12.2014

Бүген чираттан тыш гомуми ата-аналар җыелышы узды.Көн тәртибенең берсе-2015 елның 1 январеннән балалар бакчасында родвзносларның артуы булды.
-
Әниемнең кул эшләре 02.12.2014

Әниләр көне уңаеннан кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.Күргәзмәнең максаты- әти - әниләрне балалар белән берлектә иҗади эшчәнлеккә этәрү, гаиләләдәге уңай тәҗрибә белән таныштыру мөмкинлеге бирү.Балалар үзләренең "алтын куллы" әти - әниләренә, әби - бабайларына яратып, хөрмәт белән карарга өйрәнәләр, алар белән горурланалар.
-
Әниләр бәйрәме 26.11.2014

Әниләр бәйрәме ноябрьнең соңгы ял көнендә бәйрәм ителә.Әниләр көне уңаеннан "Ягез әле, әниләр!" - ярыш-уен оештырылды, һәр төркемнән дә эниләр катнаштылар."Дуслык" һәм "Кояшкай" командалары әкиятләрне дә сәхнәләштерделәр,сүздән яңа сүзләр дә төзеделәр, уйнадылар, җырладылар.Катнашкан барлык әниләргә дә бүләкләр тапшырылды.Уеннан катнашучылар да, тамашачылар да бик канәгать калдылар.
Кадерле әниләребезне бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Сәламәт яшәү рәвеше 24.11.2014

Балаларның үз фикерләрен дөрес итеп җиткерә белү күнекмәләрен үстерү,чыныктыру чаралары белән танышу,балаларга сәламәтлекне саклауда табигатьнең әһәмиятен аңлату максатыннан төрле музыкаль- спорт ярышлары, чаралар уздырыла.












