МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Бакчабызда " Каз өмәсе" 25.11.2015

Мәктәпкә хәзерлек группасы балалары әти-әниләргә, балаларга "Каз өмәсе" күрсәттеләр.
-
Безнең бакча 11.11.2015

Икенче кечкенәләр группасында "Безнең бакча" дип исемләнгән күңел ачу үткәрелде.ФК инструкторы Хуҗина Р.Г. балаларны бакча хезмәткәрләре, аларның хезмәтләре белән таныштырды.Хәрәкәт активлыкларын арттыру, игътибарлыкларын,җитез һәм төгәл эшләүләренә ирешү максатыннан төрле ярышлар үткәрде.
-
Белем күтәрү курслары 29.10.2015

Бүген бездә районыбызда белем күтәрү курсларына йөрүче тәрбиячеләр җыелдылар.Алынган проблемалары буенча тәҗрибәләр уртаклаштылар.
-
Көзге матурлык 26.10.2015

Балалар көзге табигатьнең матурлыгын күзәтеп кенә калмадылар,ә рәсем белем бирү эшчәнлекләрендә тасвирлап та күрсәттеләр.Шаммева Зиләнең эшен барлык балалар да яраттылар.
-
"Сезнең белән горурланабыз,Ветераннар!" 15.10.2015

Район күләмендә үткәрелгән "Сезнең белән горурланабыз,Ветераннар!" рәсем конкурсында мәктәпкә хәзерлек группасыннан Гарипов Даниэль "Эчтәлекле эш " номинациясендә җиңү яулады.
-
Сөмбелә бәйрәме-2015 14.10.2015

Тәрбияче Солтанова Әлфия Нурум кызы 2 кечкенәләр группасында Сөмбелә бәйрәме үткәрде. Балалар бик күп җырлар ,шигырьләр өйрәнгәннәр,төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәмгә Сөмбеләнең килүе бәйрәмне тагын да матурлады.
-
"Без Сезнең белән горурланабыз-Ветераннар!" 07.10.2015

Балаларда әти-әниләрне, өлкәннәрне хөрмәтләү, аларның гореф -гадәтләрен саклау, ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан " Без Сезнең белән горурланабыз!" дигән темада рәсем конкурсы уздырылды. Конкурста 2 кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә хәзерлек группасы балалары катнаштылар.
Конкурста катнашкан балаларга, әти-әниләргә рәхмәебезне җиткерәбез, киләчәктә дә актив катнашырлар дигән теләктә калабыз.
-
Яшелчәләрдән композиция 07.10.2015

Уңыш бәйрәменең бер бизәге -яшелчәләрдән композицияләр ясау. Тәрбиячеләребез үз фантазияләрен җигеп бик матур композицияләр ясадылар.
-
"Кадерлибез-Сезне өлкәннәр!" 06.10.2015

Илебез буенча октябрь аенда Өлкәннәр көне уздырыла.Бу уңайдан "Кадерлибез-Сезне өлкәннәр!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсенә лаеклы ялда булган өлкәннәребезне чакырдык.Бу чара гаиләдә өлкәннәр тәрбиясен көчәйтү, өлкәннәргә карата мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга өйрәтү максатыннан үткәрелде.
Бәйрәм кичәсендә зурлар группасы балалары өлкәннәребезгә багышлап тәрбиячесе Нуретдинова Алмазия Абелфатиховна, музыка җитәкчесе Салихова Чулпан Данифовналар җитәкчелегендә бик күп җырлар җырладылар , шигырьләр сөйләделәр, уеннар оештырдылар.
Бәйрәмнәребезне бизәп,балаларыбызны күәтләп утырган өлкәннәребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык- сәламәтлек, шатлык -куанычлар, өлыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идем
Әгәр килсә минем кулымнан!
-
Бергәләп сөйләштек 29.09.2015

Гомуми ата-аналар җыелышы булды. ФГОСка күчү,балаларны икетеллелеккә өйрәтү,алда торган бурычлар турында сөйләшенде.












