МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Табигатькә экскурсия 26.05.2015

Балалар Бүләк урманы янындагы аланлыкка экскурсиягә бардылар.Табигатьнең уянуын күзәттеләр, аның матурлыгына сокланып хозурландылар.
-
Белем бирү эшчәнлеге 22.05.2015

Һәр группада йомгаклау занятиеләре бара.Бүген уртанчылар группасында тәрбияче А.А.Нуретдинова ата-аналарга белем бирү эшчәнлеге күрсәтте.Балаларның ел буена алган белемнәреннән әти -әниләре бик канәгать булдылар, рәхмәтләрен белдерделәр.
-
Юл хәрәкәте иминлеге 20.05.2015

Май аенда БМОның III глобаль юл хәрәкәте иминлеге айлыгы уза. Әлеге айлыкның девизы: "Балалар тормышын коткарыгыз!". Шул максаттан ЮХИДИ хезмәткәрләренә һәм ата-аналарга тәрбияче Л.Х.Гибадуллина 2 кечкенәләр группасында белем бирү эшчәнлеге күрсәтте.
-
15 май- гаиләләр көне 15.05.2015

15 май -гаиләләр көне уңаеннан зурлар группасы әти - әниләрне үзләренә чакырдылар, ачык чара күрсәттеләр.Ата -аналар белән бергәләп уйнадылар, чараларда катнаштылар.Балалар бакчасы-балалар -әти-әниләр бергәләп эшләгәндә генә уңышка ирешеп була бит.
-
Эшлекле сөйләшү 15.05.2015

Зурлар группасына йөрүче балаларның ата-аналар җыелышы уздырылды.Җыелышта Актаныш үзәк больницаның балалар терапевты Гүзәл Наисовна һәм ООО " Страховая компания "Ак Барс Мед" тан катнаштылар.Алар әти-әниләрне мед.полислар, аларның файдалану үзенчәлекләре, түләүсез медицина , электрон чиратка язылу, прививкаларның файдасы турында җиткерделәр.Ата-аналар үзләрен борчыган сорауларына җаваплар таптылар. Җыелыш эшлекле һәм файдалы үтте.
-
"Үлемсез полк" 09.05.2015

"Үлемсез полк" акциясендә балалар да, әти- әниләр дә актив катнаштылар.Сугыш һәр гаиләгә дә кагылган, һәр гаиләнең дә сугыш кырында ятып калган, яки сугыш яралары төзәлмәгән туганнары турында әйтер сүзләре бик күп булды...
-
Җиңү алып килгән яз 09.05.2015

Район күләмендә үткәрелгән ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕНДӘ коллектив үзенең концерт номерлары белән чыгыш ясады, һәр номинациядә катнашты.
-
Сезгә тиеш әле бик күп назлар... 08.05.2015

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Сезнең барыгызны да олы тантана-Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә аяз күк йөзе, ныклы сәламәтлек, рухи ныклык һәм иминлек телибез. Илебезгә һәм халыкка аяусыз хезмәтегез, тиңдәшсез батырлыгыгыз һәм рухи ныклыгыгыз ,бүгенге тыныч тормыш бүләк иткәнегез өчен сезнең алда зур ихтирам белән баш иябез. Әтиләребез һәм бабайларыбызның, хатын-кызлырыбызның батырлыклары, алар даны киләчәк буыннар хәтерендә сакланыр.Бөек Җиңү бәйрәме белән!
КАРТАЙМАГЫЗ ӘЛЕ, ВЕТЕРАННАР,
КАРТАЙМАГЫЗ,ӘЙ,ТЫНГЫСЫЗ ҖАННАР!
СЕЗГӘ ТИЕШ ӘЛЕ БИК КҮП ЯЗЛАР,
СЕЗГӘ ТИЕШ ӘЛЕ БИК КҮП НАЗЛАР.
-
Фотолар ни сөйли... 08.05.2015

Балалар сугыш авырлыклары күргән бабайлар һәм әбиләребезнең фотоларын тупладылар.Аларның сугышта узган юлларын, батырлыкларын өйрәнделәр, батырлыклары белән горурландылар.
-
Очрашу истәлеге 06.05.2015

Җиңү бәйрәменә санаулы гына көннәр калып бара.Әлеге истәлекле вакыйганы балалар күңелендә үтемле итеп сеңдереп калдыру,өлкән буын вәкилләренә, аларның сугышчан батырлыкларына соклану, горурлану һәм кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү максатыннан сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар үткәрдек. Аларның сугышта узган юлларын, фронт хәтирәләрен, күрсәткән батырлыкларын өйрәнделәр.












