МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Безнең күзәтүләр 21.08.2015

Без үстергән чәчәкләр, җиләк-җимешләр бакчасы чынлыкта иҗат лабораториясе ул. Анда төрле кызыклы, мавыктыргыч күзәтүләр дә үткәрәбез.
-
Безнең дуслык 20.08.2015

Балалар бакчасына килүләренә күп тә булмаса да балалар инде дуслашып та өлгерделәр, күңелле итеп уйныйлар,җырлыйлар, бииләр.
-
"ТЫЛСЫМ" балалар бакчасында 03.08.2015

Бүген районыбызда яңа "ТЫЛСЫМ" балалар бакчасы ачылды.Безнең балалар да ачылу тантанасында катнаштып уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Үзебезнең осталык 01.07.2015

Балалар тәрбиячеләре Нуретдинова Алмазия Абулфатиховна белән мәйданчыкны бизәделәр, аның матурлыгына сокландылар.
-
Җәйге матур көннәр... 16.06.2015

Балалар бүген җәйге табигать белән якыннан таныштылар.Алар чәчәкләрне, күбәләкләрне, агачларны, төрле үсемлекләрне кызыксынып күзәттеләр. Җәйнең матур көненә сокландылар.
-
Табигатьнең гүзәллеген гел кайгыртып торырбыз 10.06.2015

1972 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы 5 нче июньне рәсми рәвештә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне дип игълан итте. Элеге дата киң җәмәгатьчелек игътибарын экология проблемаларына юнәлтү һәм кешеләрне табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга өндәү максатына хезмәт итә.Һәр елны әйләнә- тирә мохитне саклау көне уңаеннан дөньяның күп кенә галимнәре, бергә җыелып, планетабыз иминлегенә кагылышлы мөһим проблемалар турында фикер алышалар, табигатькә һәм экология мәсьәләләренә багышланган дөньякүләм чаралар: урамнарны җыештыру, агачлар утырту оештырыла, төрле күргәзмәләр, конференцияләр уздырыла.Безнең балалар да үз участокларын чистартып, тәртипкә китереп торалар, матур чәчәкләрен карап тәрбияләп үстерәләр.
-
Балаларны халыкара яклау көне 01.06.2015

1 июнь-балаларны халыкара яклау көне белән!
Кадерле балалар! Сезне әлеге көн белән котлыйбыз. Сау-сәламәт булуыгызны, бәхетле балалар булып үсүегезне, әти -әниләрегезне шатландырып яшәвегезне телибез!
Бүген, 1 июнь көнне балалар өчен "Яшьлек" кинотеатры янында бәйрәм оештырылды. Уен-эстафеталарда, төрле ярышларда, музыкаль программаларда балалар актив катнаштылар.
-
Сабантуе-2015 29.05.2015

Иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе Сабантуй үткәрелде.Сабантуй флагын бакчабызның иң булдыклы балалары Зарифҗанов Искәндәр һәм Суфиева Алияләр күтәрделәр.Җырлар, биюләр, төрле уеннар белән Сабантуй бик күңелле узды.
-
Күңелле ял иттек 29.05.2015

Уку елы ахырына якынлашты.Коллектив бердәм тупланып табигать кочагында ял итте.
-
Cау бул, бакчам! 27.05.2015

Бүген мәктәпкә хәзерлек группасы балаларының чыгарылыш кичәсе, балачак хатирәләренең иң кадерле вакыты.
Чыгарылыш кичәсе... Бу бәйрәм моңсу да, күңелле дә.Күңелле, чөнки ак бантиклы һәм кара галстуклы әлеге сабыйлар иртәгә инде мәктәп бусагасын атлап керәчәкләр. Моңсу да...Чөнки күпме дуслар, әни урынына якын күргән тәрбиячеләр белән хушлашу көне бу. Хәер күңелсезләнеп утырыр чак түгел. Алда зур юллар көтә. Чыгарылыш группасы балаларына якты юллар теләп калыйк. Тормышларындагы һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын.Һәм һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын!
Сау бул инде, гүзәл бакча,
Безнең җылы оябыз.
Синдә үсеп канат ярдык,
Инде юлга чыгабыз.












