Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Мәктәбебез мөгаллиме республика форумында 13.05.2023

Районыбызның бер төркем мөгаллимнәре Россиядә игълан ителгән "Укытучылар һәм остазлар елы" уңаеннан башкалабыз Казанда оештырылган форумга бардылар. Әлеге чарада мәктәбебез укытучысы Шарифуллина Ангелина Вячеславовна да катнашты. Форум авыл укытучыларын зурлау-хөрмәтләүгә багышланды.
-
Районара көрәш ярышы 13.05.2023

11 май көнне Пучы Балалар иҗат үзәгендә авылдашыбыз, фронтовик шагыйрь Нур Галим улы Баянов истәлегенә башлангыч класс укучылары арасында районара көрәш ярышы уздырылды. Үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясаган укучылар:
1 урын - Шәйхетдинов Сәид,Хөснетдинов Рөстәм;
2 урын - Газизов Шамил, Рузибоев Умар, Гарфиев Айназ, Әмиров Самат, Ибатуллин Раяз;3 урын- Салихов Рамазан, Төхбәтуллин Алмаз, Нурлыгаянов Рәдис.
Хөснетдинов Рамзан "Иң яшь көрәшче" буларак бүләкләнде. Котлыйбыз!!!
-
"Туган телем-иркә гөлем" төбәкара фестиваль-конкурсы 12.05.2023

Ижау шәһәрендә узган төбәкара "Туган телем-иркә гөлем "фестиваль-конкурсында безнең мәктәбебездән Әдилә Вахитова - 2 дәрәҗә лауреат, Эльвина Закирова һәм Айзилә Фазуллина "Көмеш каләм" номинациясендә катнашканнары өчен дипломга, җитәкчеләре Гөлшат Әхмәтшәех кызы Шәрипова рәхмәт хатына ия булдылар. Укучыларны Һәм аларның җитәкчеләрен уңышлары белән тәбрик итәбез! Алга таба да яңадан - яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын!
-
Итоги муниципального этапа республиканского конкурса "Лучший отряд юных инспекторов движения по итогам 2022-2023 учебного года и лучший руководитель" 11.05.2023

Отряд юных инспекторов движения МБОУ "Поисевская СОШ" (руководитель Вахитова З.Н.) занял I место муниципального этапа республиканского конкурса "Лучший отряд юных инспекторов движения по итогам 2022-2023 учебного года и лучший руководитель" и награждён Дипломом. Поздравляем!
-
Китапханәдә күргәзмә 10.05.2023

Мәктәп китапханәсендә Нур Баянның туган көне уңаеннан "Батырларның даны мәңгелек" исеме астында китап күргәзмәсе эшли. Рәхим итегез!
-
9 Май - Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын! 09.05.2023

Тарих битләренә коточкыч газаплары, чиксез югалтулары белән кереп калган сугыш сөреме илебезнең бер генә гаиләсен дә читләп үтмәгән. Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте йөрәкләргә мәңгелеккә уелды, сугыш яралары гомерлеккә төзәлмәс җәрәхәтләр салды. Ләкин батыр йөрәкле ил халкы Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде.
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле сугыш чоры балалары! Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыкларыгыз, көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә олуг рәхмәтебезне белдерәбез. Ватаныбызны өзелеп яраткан данлы буын вәкилләренә карата ихтирам-хөрмәтебез чиксез зур. Беркемнең дә, беркайчан да бу дәһшәтле сугыш фаҗигаләрен онытырга хакы юк. Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телибез. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын!
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар.
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар!
-
Митинг 08.05.2023

Бүген мәктәп укучылары Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышлап җирлектә оештырылган митингта катнаштылар.
Җиргә тагын килә ямьле язлар,
Тарихларга уелып кала еллар.
Хәтерләрдә мәңге сакланырлар
Ветераннар узган данлы юллар.Бүгенге көн тыныч булсын өчен,
Кызганмыйча гомерләрен, көчен.
Утка кергән алар, канын биргән,
Азат илдә без яшәсен өчен! -
"Ил-көн даны тере хәтер булып яңа буыннарда яшәсен!" 06.05.2023

3 класста "Ил-көн даны тере хәтер булып яңа буыннарда яшәсен!" темасына класстан тыш чара узды. Класс җитәкчесе- Дәүләтова З.Ф.
-
Всероссийская акция «Окна Победы»/ «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе 05.05.2023

Бөек Җиңү көне алдыннан Пучы мәктәбенең 7Б классы укучылары «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Класс җитәкчесе- Вагыйзова А.М.
В канун праздника Дня Победы ученики 7Б класса Поисевской школы активно приняли участие во Всероссийской акции «Окна Победы». Классный руководитель- А.М. Вагизова.
-
Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршылап 05.05.2023

Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршылап 1 класс укучылары класс җитәкчесе Акмалова А.Х. белән Мөслим районы ( элеккеге Калинин районы) Тат. Бүләр авылында туып ускән тыл һәм хезмәт ветераны Низамиева Фәимә Низаметдин кызының видеоязмасын тыңладылар.







