Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Результаты олимпиады по английскому языку/ Инглиз теленнән олимпиада нәтиҗәләре 27.11.2023

Продолжается муниципальный этап Всероссийских олимпиад школьников. 25 ноября состоялась олимпиада по английскому языку, по итогам олимпиады ученицы 8 класса нашей школы Сафина Айгуль и Шакирова Амина стали призерами. Учитель Гараева Ралина Хамзануровна. Поздравляем и желаем дальнейших успехов!
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабы дәвам итә. 25 ноябрь көнне инглиз теленнән олимпиада үткәрелде, нәтиҗәләре буенча безнең мәктәпнең 8 класс укучылары Сафина Айгөл һәм Шакирова Әминә призер булдылар. Укытучылары Ралина Хамзанур кызы Гараева. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Результаты олимпиады по биологии/ Биология фәненнән олимпиада нәтиҗәләре 24.11.2023

Продолжается муниципальный этап Всероссийских олимпиад школьников. 23 ноября состоялась олимпиада по биологии по итогам олимпиады ученица 8А класса Вагизова Эльвира призер, а ученица 9 класса Закирова Эльвина стала победителем. Учитель Алсу Мирзаяновна Вагизова. Поздравляем и желаем дальнейших успехов!
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабы дәвам итә. 23 ноябрьдә биологиядән олимпиада үткәрелде, нәтиҗәләре буенча 8А классы укучысы Вагизова Эльвира призер һәм 9 класстан Закирова Эльвина җиңүче булды. Укытучылары Вагизова Алсу Мирзаян кызы. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
"Глаголица" Халыкара иҗат бәйгесе 24.11.2023

9 класс укучысы Шәехова Алинә 5 көн дәвамында Казан шәһәрендә узган "Глаголица" Халыкара иҗат бәйгесендә катнашып кайтты. Бик күп дәресләрдә, мастер-классларда, күренекле шәхесләр белән оештырылган чараларда катнашты. Жюридагы шагыйрь һәм язучылар тарафыннан Алинәгә бик күп җылы сүзләр һэм фикерлэр әйтелде. Җиде шигыре альманахка кертелде.Киләчәктә дә Алинәгә иҗади уңышлар телибез. Укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы.
-
Рус теле атналыгы дәвам итә 24.11.2023

Бүген мәктәптә 2-4 нче класс укучылары катнашында рус теле атналыгын дәвам итеп "Мы любим поэзию" дигән чара узды.
-
Минем кадерле әнием 23.11.2023

Әниләр көненә багышланган бәйрәмне бүген 3 нче класс укучылары дәвам итте.
-
Башлангыч классларда "Әниләр бәйрәме" 22.11.2023

Бүген 2 нче һәм 4 нче класс укучылары һәм әниләре катнашында "Әниемнең җылы кочагы"дип аталган бәйрәм чарасы үтте. Укучылар әниләргә багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр,ә әниләр бик теләп уеннарда катнаштылар. Бәйрәм ахырында укучылар кулдан ясалган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Рус теле атналыгы 21.11.2023

Мәктәптә рус теле атналыгына старт бирелде. Башлангыч классларда "Матур язу" бәйгесе үтте.
-
Мәктәп китапханәсе 20.11.2023

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә – әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм, Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 20 ноябрь көнне мәктәп китапханәсендә “Аналарга мәңгелек дан” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Рәхим итегез!
Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Сезне чын күңелдән шушы җир йөзен бизәгән хатын-кызлар көне белән тәбриклибез.
Күңелегездә сезнең кояш яна,
Нурлы йөзегездә - яз яме.
Җирдә яшәү җырга әверелсен,
Котлы булсын әни бәйрәме!
-
Итоги олимпиады по русской литературе 17.11.2023

Поздравляем призёров муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по русской литературе:
Хабутдинова Зухра (7 класс), учитель Хоснетдинова Рузана Робертовна;
Сафина Айгуль (8А класс), учитель Хоснетдинова Рузана Робертовна;
Исламова Алина (11 класс), учитель Шарифуллина Ангелина Вячеславовна.
-
«Көмеш кыңгырау» да язалар 17.11.2023

«Көмеш кыңгырау» Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасының 2023 ел 14 октябрь көнне басылып чыккан 40 номерлы санында безнең мәктәпнең 9 класс укучысы Ләйлә Нуриева турында мәкалә басылып чыкты. Афәрин,Ләйлә!







