Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Тукай укулары / Тукаевские чтения 28.04.2023

Бүген Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Латыпова Нәзлия, 9Б сыйныф укучысы Хасанов Айгиз Мөслим районы Татар Бүләре урта гомуми белем бирү мәктәбе оештырган "Тукай укулары" шигърият бәйгесендә катнашып җиңү яуладылар. Җитәкчеләре: Гөлназ Кашаф кызы.
Сегодня ученица 8 класса МБОУ “Поисевская СОШ” Латыпова Назлия и ученик 9Б класса Хасанов Айгиз приняли участие и стали победителями поэтического конкурса "Тукай укулары", организованного МБОУ “Тат.Булярская СОШ” Муслюмовского района. Руководитель: Гульназ Кашафовна.
-
Экскурсия 27.04.2023

Бүген 1 класс укучылары "Бабайда кунакта" паркына экскурсиягә бардылар. Класс җитәкчесе Акмалова Айзирә Хәбиповна.
-
Фирая Солтанова-Жданова кубогына узган эстафета 27.04.2023

Якташыбыз, марафончы Фирая Солтанова-Жданова кубогына узган эстафетада мәктәбебез командасы катнашты.
-
Г.Тукайның тууына 137 ел 27.04.2023

5Б классы укучысы Дәүләтова Мәрьям Г.Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган "Әллүки" регионара онлайн фестивалендә һәм "Тукай дөньясы" дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсында катнашып, дипломнарга ия булды. Класс җитәкчесе Хәбетдинова Ә.Р. һәм Мәрьямне котлыйбыз!
-
"Габдулла Тукай-сүнмәс йолдыз!" 26.04.2023

26 нчы апрель-Габдулла Тукай туган көн. Шул уңайдан 1 классларда "Габдулла Тукай-сүнмәс йолдыз!" исемле чара узды. Укучылар бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен һәм әкиятләрен укыдылар.
-
"Туган телем-иркә гөлем" 26.04.2023

26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле. Габдулла Тукай туган көн – Туган тел көне ул.
Туган тел көне уңаеннан бүген мәктәптә "Туган телем-иркә гөлем" әдәби кичәсе узды.
Котлы булсын ил рухланып
Бәйрәм иткән Тукай көне.
Тукай көне, Тукай көне –
Туган телнең туган көне!
-
Хокук бозуларга каршы профилактика отрядлары арасында республика бәйгесенең муниципаль этабы нәтиҗәләре./Итоги муниципального этапа республиканского конкурса среди отрядов профилактики правонарушений образовательных организации. 25.04.2023

С целью популяризации и развитии правоохранительного движения среди детей и молодежи, воспитания правовой культуры и самосознания подрастающего поколения Актанышского муниципального района, 14 апреля 2023 года состоялся муниципальный этап Республиканского конкурса среди отрядов профилактики правонарушений общеобразовательных учреждений. Отряд профилактики правонарушений «Надежда» нашей школы занял 3 место. Руководитель отряда Вахитова З.Н. Поздравляем!!!
14 апрель көнне Хокук бозуларга каршы профилактика отрядлары арасында Республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Бәйгенең максаты: балигь булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген активлаштыру, укучыларны яшьтәшләре арасында законга буйсыну һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга җәлеп итү. Бу бәйгедә мәктәпнең “Өмет” хокук бозуларга каршы профилактика отряды 3 урынга ия булды. Җитәкчесе З.Н. Вахитова. Котлыйбыз!
-
Тукай дәресләре 25.04.2023

Туган тел атналыгы кысаларында бүген мәктәптә 7А,7Б, 10 классларда Тукай дәресләре узды.
-
Фән атналыклары дәвам итә. 25.04.2023

24 апрельдән 29 апрельгә кадәр мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы уздырыла. Шул уңайдан бүген мәктәптә иртә "Мәкаль- әйтемнәр беләбезме?" исеме астында узган чара белән башланып китте.
-
Милли көрәш буенча турнир 24.04.2023

Ялларда Карабаш посёлогында ТР Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Ирек Салихов призына узган милли көрәш буенча турнирда катнашып 6 класс укучысы Шәмсиев Ильяс (тренер Садри А.М.) 2нче урынны яулады. Котлыйбыз!







