Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Белем бәйрәме 01.09.2023

Бүген барлык мәктәпләрдә яңа уку елы традицион "Белем бәйрәме" белән башланып китте. Пучы мәктәбенә 1нче класска 24 укучы укырга керде,11нче класста 7укучы өчен җаваплы уку елы башланды. Хөрмәтле укытучыларыбыз,кадерле балалар,әти-әниләр,сезне яңа уку елы белән тәбрик итәбез, укучыларга тырышлык,үҗәтлек, укытучыларга көч, яңа идеялар, зур уңышлар теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, яңа уку елын башлыйбыз! Бәйрәм белән!
-
Движение первых / Алдынгылар хәрәкәте 01.09.2023

1 сентября этого года в день Праздника знаний была создана новая традиция - вручение «Самолетик будущего» учащимся 1 класса. МБОУ «Поисевская СОШ» тоже подключилась к проведению этого мероприятия. Учащиеся 11-го класса, в том числе активисты «Движения первых», своими руками создали самолетики с пожеланиями и под легендой о самолёте передали их ученикам 1-го класса. А ученики 1-го класса на первых уроках открывали и читали эти пожелания.
Быел 1 сентябрь - Белем бәйрәме көнне яңа традиция - 1 нче сыйныф укучыларына "Киләчәк очкычы"н тапшыру традициясе булдырылды. "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" дә бу чараны үткәрүгә кушылды. 11 нче сыйныф укучылары, шул исәптән "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары үз куллары белән изге теләкләр язылган очкычлар ясап, очкыч турындагы легенда астында аларны 1 нче сыйныф укучыларына тапшырдылар. Ә 1 нче сыйныф укучылары исә, иң беренче дәресләрендә югары сыйныф укучыларыннан кабул итеп алынган очкычларны ачып укыдылар.
-
«Игелек энергиясе» бәйгесе 15.08.2023

«Татнефть» компаниясе тарафыннан «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсында мәктәбебезнең математика һәм физика фәне укытучысы Зиннатова Зөһрә Рифкать кызының «Фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек» номинациясендәге «Эксперимент - яңа белемнәр өчен нигез» дип аталган проекты җиңү яулаган иде. Әлеге проект нигезендә физика кабинеты лабораториясенә яңа җиһазлар алынды һәм кабинеттагы стендлар яңартылды.
15 август көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында физика укытучыларының секция утырышында, укытучылар яңа җиһазлар белән таныштылар. Пучы урта мәктәбе җитәкчесе Алсу Рашит кызы әлеге конкурсның кирәклеге һәм аны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен белдерде. -
Физика укытучылары киңәште: Остазларыбыз безгә үрнәк 15.08.2023

Бүген 15 август көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында физика укытучыларының секция утырышы узды.Утырыш барышында чыгышлар тыңланылды, мастер-класс курсәтелде. Үткән уку ел эшчәнлегенә анализ ясалды, алдагы уку елына бурычлар билгеләнде.Бирегә остаз укытучыларыбыз да чакырулы иде: Әсләм Әхсан улы Зарипов һәм Илдус Назыйф улы Хәйруллин. Алар күп еллар Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә физика укытучылары булып хезмәт куйган, фидакарь коллегаларыбыз да үз фикерләре һәм киңәшләре белән чыгыш ясадылар. Утырыш түгәрәк өстәл янында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу формасында барды.
-
БДИ 01.06.2023

Россиядә бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп чоры башланды. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан БДИ тапшырдылар. Алар арасыннан профиль математиканы сайлаучылар -34, базаны -42.
Уңышлар! Максатларыгыз тормышка ашсын, балалар!!! -
1 июнь - Балаларны яклау көне. 01.06.2023

Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне. Балалар өчен бу көтеп алынган бәйрәм, чөнки ул үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган җәйге ялларны - каникулларны да алып килә.
Халыкара балаларны
Яклау көне бит бүген,
Көләч кояш балалардай
Балкытсын илем күген.
Җәйнең беренче көнендә
Балалар шатланачак,
БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ!
Бу бит истә калачак.
Балалар ничек булсалар,
Алда илебез шундый,
Киләчәк алар кулында,
Күңел гел шуны уйлый!
Чын йөрәктән балаларга
Сәламәтлек телибез,
Бәхетле һәм һәрвакыт шат
Булсыннар һәрчак дибез!
Фәймә Зайнуллина -
Бишкөнлек кыр җыеннары 30.05.2023

Бишкөнлек кыр җыеннары тәмамланды. Мәктәбебезнең 10 классында укучы 4 егет бу көннәрдә хәрби әзерлек мәктәбен үтте. Бишкөнлек кыр җыеннарында физик яктан сыналдылар, спорт уеннарында катнаштылар. Бүген исә егетләр Актанышның беренче санлы мәктәбе базасында соңгы имтиханнарын тапшырды.Тормыш иминлеге укытучылары җитәкчлегендә җыенда катнашучылар АК-74 автоматын сүтеп җыйды. Гомуми саклау комплекты төзелеше белән таныштылар, хәрби медицина теориясе буенча белемнәрен тикшерделәр. Хәрби җыенның исеме җисеменә килеп торды- бүген укучылар стройда йөреп әзерлекләрен дә күрсәтте.
-
"Без Тукайлы халык" XII Республикакүлэм Габдулла Тукай укулары 25.05.2023

"Без Тукайлы халык" XII Республикакүлэм Габдулла Тукай укуларында катнашучы 8 класс укучылары: Нуриева Ләйлә, Латыпова Нәзлия, Шәехова Алинә, Миргалимова Нурзия. "Һәрвакыт булсын тынычлык" исеме астында "Тынычлык" темасына шигырь иҗат итеп катнаштылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева "Мин - яңа буын укытучысы" темасына эссе язып катнашты. Афәрин!Котлыйбыз!
-
Г.Афзал исемендәге Республикакүлэм "Яшьләр каләме" фестивале 24.05.2023

Г.Афзал исемендәге Республикакүлэм "Яшьләр каләме" фестиваленең проза номинациясендэ 8 класс укучысы Нуриева Ләйлә I дәрәҗә Дипломга, 9 б классы укучысы Имамова Энҗе 3 урынга, 3 класс укучысы Фәтхетдинова Нәзилә 3 урынга; 9 а классы укучысы Нуртдинова Инзилә һәм 10 класс укучысы Вахитова Әдилә Рәхмәт хатына ия булдылар. Котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.
-
ОГЭ 24.05.2023

Бүген 9 класслар беренче имтиханнарын тапшырды.Быелгы уку елында Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9 классны 22, 11 классны 3 укучы тәмамлый. Тугызынчылардан биология, тарих һәм физикадан төп дәүләт имтиханы итеп сайлаучылар бүген беренче сынауларын узды. Имтиханнар графигы «Рособрнадзор» сайтында күрсәтелгән.
- 24 май — тарих, физика, биология;
- 30 май — җәмгыять белеме, информатика, география, химия;
- 2 июнь — чит тел (инглиз, француз, немец, испан);
- 3 июнь — чит тел (инглиз, француз, немец, испан);
- 6 июнь — рус теле;
- 9 июнь — математика;
- 14 июнь— рус әдәбияты, физика, информатика, география;
- 17 июнь — җәмгыять белеме, биология, химия. Уңышлар,укучылар!







