Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Публикация учащихся в газете «Комеш кынгырау»/ «Көмеш кыңгырау» газетасында укучыларның иҗаты 13.10.2023

В номере 39 Республиканской детско-юношеской газеты «Көмеш кыңгырау» от 7 октября 2023 года было опубликовано стихотворение ученика 5А класса нашей школы Азамата Шаехова "Әбием". Учитель Муллагалиева Гульназ Кашафовна. Молодец! Желаем Азамату творческих успехов!
«Көмеш кыңгырау» Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасының 2023 елның 7октябрьдә чыккан 39 номерлы санында безнең мәктәпнең 5А класс укучысы Шәехов Азаматның «Әбием» дип аталган шигыре басылып чыкты. Укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы. Афәрин! Азаматка иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Әдәби балкыш 12.10.2023

Кичә Пучы мәдәният йортында яшь иҗатчы, мәктәпнең 9 класс укучысы Ләйлә Нуриеваның әдәби-музыкаль кичәсе узды. Аның шигырьләреннән торган «Хисләр ташкыны» исемле китап нәшер ителде.Ул Актаныш типографиясендә дөнья күргән. Китапны аңа 1нче сентябрь бәйрәменә бүләк итеп укытучысы Гөлназ Муллагалиева 2 данә итеп бастырган. Килгән кунаклар Ләйләнең иҗатына уңай бәя бирделәр. Ләйлә,без синең белән горурланабыз!
-
Спорт яңалыклары 11.10.2023

7 октябрь көнне үзәк стадионда күренекле марафончы, йөгерешче, якташыбыз Фирдәвис Шәемов кубогына җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Мәктәбебезнең 8а классы укучысы Нурлыгаянов Ильяс 3 урын (800 м) яулады. Укытучысы - Н.Р. Солтанов. Котлыйбыз!!!
-
Итоговой урок. 10.10.2023

Сегодня в 6А классе был проведен итоговой урок по теме "Фольклор". Урок прошел в форме игры-викторины. В викторине принимали участие три команды. Учащиеся соревновались не в силе и ловкости, а в знаниях- кто больше знает и быстрее соображает. Оценивали игру учащиеся 10 класса. Урок подготовила и провела учитель русского языка и литературы высшей квалификационной категории Г.А. Зарипова.
-
Движение первых/ Алдынгылар хәрәкәте 06.10.2023

"Алдынгылар хәрәкәте" проекты алга атлавын дәвам итә һәм ул бүген безнең мәктәпкә "Бабайда кунакта" проекты белән бергә кунакка килде. Әлеге проектның төп максаты- райондашларыбызны авыллар тарихы һәм аларның танылган шәхесләре белән таныштыру. Укучыларны веломарафонның маршруты һәм "Алдынгылар хәрәкәте” белән якыннан таныштырдылар.
Проект "Движение первых" набирает обороты и вот сегодня он дошел и до нас совместно с проектом " Бабайда кунакта" - на велосипедах! Цель данного проекта это ознакомление с историей деревень, в общем нашего района и его известными людьми, и донести эту историю и до других земляков. Ученикам рассказали про маршрут марафона и подробно о "Движении первых " .
-
День Защиты Животных/ Хайваннарны яклау көне 05.10.2023

В рамках Дня защиты животных в нашей школе прошли следующие мероприятия: волонтеры и активисты Движения Первых организовали и провели для учащихся начальной школы интерактивную игру: «В мире животных», в которой учащиеся проверили свои знания о животном мире, а затем посмотрели мультфильм “Каштанка” и обсудили его в формате «свободного микрофона».
Хайваннарны яклау көне кысаларында безнең мәктәптә түбәндәге чаралар узды: волонтерлар һәм беренчеләр е активистлары башлангыч мәктәп укучылары өчен интерактив уен "Хайваннар дөньясында" үткәрделәр, анда укучылар хайваннар дөньясы турында белемнәрен тикшерделәр, аннары "Каштанка" мультфильмын карадылар һәм "ирекле микрофон"форматында фикер алыштылар.
#Росдетцентр#НавигаторыДетства23#ДеньЗащитыЖивотныхНД
-
Котлыйбыз!!! 05.10.2023

Милли мәгарифне үстерүгә керткән зур өлеше һәм укучыларны татар теле фәненнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә сыйфатлы әзерләве өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән мәктәбебезнең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы бүләкләнде. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз!!!/Поздравляем!!! 05.10.2023

Район мәгариф системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Муниципаль Район Башлыгының Рәхмәт хаты белән мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Гөлназ Әмирхан кызы бүләкләнде.Котлыйбыз!!!
За большой вклад в систему образования района, многолетний добросовестный труд Благодарственным письмом главы муниципального района награждена учитель русского языка и литературы Зарипова Гульназ Амирхановна.Поздравляем!!! -
Котлыйбыз!!! 05.10.2023

Укытучылар көне уңаеннан районның мәдәният сараенда узган чарада мәктәбебезнең "Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары-2023" бәйгесенең муниципаль этабында 3 нче урын алганы өчен Вахитова Зәлинә Назыйф кызы, "Педагог-организатор-2023" бәйгесе лауреаты Солтанова Гөлчәчәк Васил кызы бүләкләнделәр. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!!!
-
5 октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне 05.10.2023

Бүген бишенче октябрь, Укытучылар көне! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!







