Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Профилактик чара 16.11.2023

Пучы мәктәбе укучылары бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу акциясенә кушылдылар.
-
Ярминкә 15.11.2023

«Көзге игелек атнасы — 2023" кысаларында Пучы урта мәктәбендэ «безнең кулларда яхшылык"дип аталган ярминкә уздырылды. «Көзге яхшылык атнасы» Бөтенроссия акциясе — игелекле һәм файдалы нәрсә эшләргә, яхшылык төшенчәсенең әһәмиятен арттырырга тагын бер искиткеч мөмкинлек. Укучылар, ата-аналар, мәктәп хезмәткәрләре дә читтә калмады . МХО да катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатыннан хәйрия ярминкәсе оештырылды. Барлык сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре әлеге чарада зур теләк белән катнаштылар. Барлык укучыларга, әти-әниләргә зур рәхмәтебезне житкерәбез!
-
«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы 13.11.2023

11 ноябрь көнне «Иман» спорткомплексында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы уеннары узды. Бөтенроссия турнирының муниципаль этабында мәктәпнең кызлар һәм егетләр командасы көчләрен сынады.
Нәтиҗәләр буенча кызлар командасы 3, егетләр командасы 4 урынны яулады Котлыйбыз!
-
Спорт яңалыклары 11.11.2023

10 ноябрь көнне Азнакай шәһәрендә Солтанов Инсаф Сәет улы истәлегенә уздырылган Х Республикакүләм көрәш ярышында призлы урыннар яулаган укучылар :
Салихов Фаяз - 1 нче урын
Мухаметов Рәзил - 2
Шәмсиев Ильяс - 2
Хөснетдинов Рөстәм - 4
Шәйхетдинов Сәид - 4
Остазлары-Әнис Садри. Котлыйбыз,молодцы!!! -
Тарих фәненнән олимпиада нәтиҗәләре билгеле 11.11.2023

Бу атнада Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабы башланды. 9 ноябрь көнне тарих фәненнән олимпиада узды, мәктәбебезнең 9 класс укучысы Закирова Эльвина призер булды. Укытучысы Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
-
«English Art Festival» rонкурс-фестивале 10.11.2023

Пучы мәктәбенең 8Б классы укучысы Камил Галиев «English Art Festival» зона конкурс-фестивалендә катнашып, 9 ноябрь көнне Минзәлә шәһәренда үткән гала-концертта бик матур чыгыш ясады һәм II нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Камил һам аның җитәкчесе Ралина Хамзанур кызы Гараеваны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Движение первых / Алдынгылар хәрәкәте 10.11.2023

Сегодня в МБОУ «Поисевская СОШ» состоялась торжественная церемония посвящения обучающихся начальной школы в Орлята России, которые являются первой ступенью Российского движение детей и молодёжи «Движение первых». Это был торжественный и волнительный день.
-
Ата-аналар җыелышы 10.11.2023

9 нчы ноябрь көнне 9 нчы класс укучыларының "Балаларның киләчәген кайгыртып" темасына ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышны класс җитәкчесе ачып җибәрде. Мәктәп директоры Алсу Рәшит кызы, директор урынбасары Резеда Заһир кызы, фән укытучылары Ландыш Сәяф кызы, Гөлназ Әмирхан кызы чыгыш ясадылар. Соңыннан класс җитәкчесе Гөлназ Кашаф кызы 1 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. Җыелыш эшлекле узды.
-
Республика киңәшмәсе 09.11.2023

Мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы бүген Казан шәһәрендә узган республика киңәшмәсендә катнашты.
-
«Зур этнографик диктант 2023» 09.11.2023

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 10 класс укучысы Муллагалиев Азат һәм мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы «Зур этнографик диктант 2023» акциясенә кушылдылар.







