Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Нәкый Исәнбәт дәресләре 13.02.2024

Туган тел айлыгы уңаеннан бүген мәктәптэ татар язучысы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты һәм Татарстанның Халык язучысы Нәкый Исәнбәт дәресләре узды. Укучылар Н.Исәнбәт хакында өстәмә мәгълүмат һәм кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.
-
"Созвездие-Йолдызлык-2024" фестиваленең сайлап алу туры 12.02.2024

Бүген Пучы мәктәбе укучылары "Созвездие-Йолдызлык-2024" фестиваленең сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Афәрин!
-
Татарча көрәш буенча ачык турнир. 12.02.2024

Көрәшчеләребез 10 февраль көнне Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында булып узган "Хуҗәмәт ремонт-механика заводы ҖЧҖ" призларына татарча көрәш буенча ачык турнирда катнаштылар. Шактый укучыларыбыз үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясап призлы урыннар яуладылар.
1 нче урын -
Хөснетдинов Рөстәм,
Кашапов Айрат.
2 нче урын -
Шәйхетдинов Сәид,
Салихов Фаяз,
Мухаметов Рәзил,
Шәмсиев Ильяс.
3 нче урын -
Салихов Рамазан,
Рузибоев Тимур.
Афәрин, егетләр!!! Көрәшчеләребезгә һәм остазлары Садри Әнис Мөхәммәтнур улына киләчәктә дә зур җиңүләр теләп калабыз! -
Спорт яңалыклары 10.02.2024

9 нчы февраль көнне, Актанышта Фәттаховлар гаиләсе призына үткән көрәш ярышында командабыз лаеклы 2 нче урынны яулады!!!
Аерым үлчәүләрдә уңышлы чыгыш ясаган укучылар:
1 нче урын -
Салихов Рамазан,
Хөснетдинов Рөстәм,
Шәмсиев Ильяс;
2 нче урын -
Шәйхетдинов Сәид,
Салихов Фаяз
Кашапов Айрат ;
3 нче урын -
Мухаметов Рәзил.
Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын! -
Мәктәптә Гамил Афзал көне. 10.02.2024

Туган тел айлыгы уңаеннан бүген мәктәптә - ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТССРның халык шагыйре Гамил Афзал көне. Шул уңайдан 5 а һәм 10 класс укучылары катнашында әдәби чара узды. Чара мавыктыргыч узды. Оештыручы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Муллагалиева.
-
Безнең армия -иң көчлесе! 09.02.2024

Хәрби – патриотик айлык кысаларында китапханәдә "Безнең армия -иң көчлесе!" дигән китап күргәзмәсе төзелеп куелды. Мәктәнең 3нче класс укучылары яу кырларында ятып калган, безгә тыныч тормыш бүләк иткән бабаларыбызны, туганнарыбызны, якташларыбызны искә алды. Укучылар үзләренең бабалары турында сөйләделәр, “Хәтер” китабыннан авылдашларыбызның исемнәрен эзләп һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
-
Акция «Одна страна- одна команда» 09.02.2024

Учащиеся МБОУ "Поисевская СОШ" принимали участие в акции «Одна страна – одна команда».
-
Рус теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре 08.02.2024

Рус теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында мәктәбебезнең 11 класс укучысы Исламова Алинә (укытучысы Шәрифуллина Ангелина Вячеслав кызы) җиңүче, 7 класс укучылары Тимерова Алинә һәм Исламова Ләйсән (укытучысы Хоснетдинова Рузана Роберт кызы) призер булдылар. Укучыларны һәм аларның укытучыларын җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
-
Мәктәптә Әмирхан Еники көне 08.02.2024

Туган тел айлыгы уңаеннан бүген мәктәптә - Әмирхан Еники көне. 6 а һәм 8 а класс укучылары татар язучысы, журналист, тәрҗемәче, СССР Язучылар союзы әгъзасы, 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы - Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге белән таныштылар. Соңыннан төркемнәргә бүленеп, викторина оештырылды. 12/14 исәбе белән 8 а классы төркеме җиңү яулады. Афәрин! Оештыручы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева.
-
Интеллектуальная игра «Герои отечество» 08.02.2024

В школе была проведена Интеллектуальная игра «Герои отечество»







