Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне! 22.02.2024

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне! Шул уңайдан башлангыч класс укучылары әтиләренә открыткалар ясап бүләк иттеләр. Фотода 2 класс укучылары. Класс җитәкчесе Акмалова Айзирә Хәбип кызы.
-
Башлангыч классларда бәйрәм 21.02.2024

Кышның соңгы ае – февраль. Бу айда, 23 февральдә, безнең яраткан кешеләребез – бабаларыбызның, әтиләребезнең, абый hәм малайларыбызның зур бәйрәме – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан бүген мәктәп башлангыч класс укучыларының әтиләрен,бабаларын үзенә җыйды.
-
"Батырлыкта - матурлык", "...Матур ил шул безнең илебез, ал чәчәкле безнең җиребез" шигырь конкурсы нәтиҗәләре 21.02.2024

Туган тел айлыгы уңаеннан "Батырлыкта - матурлык", "...Матур ил шул безнең илебез, ал чәчәкле безнең җиребез" темаларына шигырь конкурсы игълан ителеп, укучылар тарафыннан бик күп иҗат эшләре кабул ителде. 21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылган чарада нәтиҗә ясалды.
"Батырлыкта - матурлык" номинациясе буенча 1 нче урынны 8 б класс укучысы Шакирова Әминә, 6 а класс укучысы Шагалиева Зәлия, 2 нче урынны 8 а класс укучысы Вәгыйзова Эльвира, 3 нче урынны 8 б класс укучысы Галиахметова Исламия һэм 6 а класс укучысы Хабибуллина Румия яуладылар."...Матур ил шул безнең илебез, ал чәчәкле безнең җиребез" номинациясе буенча Гран-прига 8 а класс укучысы Сафина Айгөл, 1 нче урынга 5 а класс укучылары Велиханов Тимур, Салихова Динә, Шәехов Азамат, Хафаев Габделмәтин, Хәйдәрова Азалия, 6 а класс укучылары Хафаев Габделкәрим, Дәүләтов Илмир, 2 нче урынга 6 а класс укучылары Салихов Фаил, Зарипова Лилиана, Дәүләтова Айгөл, 3 нче урынга 5 а класс укучылары Шакирова Алинә, Заманова Рузия, Закиров Раил, 6 а класс укучылары Шайхразыев Раяз, Галин Ильяс, 8 б класс укучысы Вахитов Ислам, 8 а класс укучысы Салахова Альбина лаек булдылар. Укучыларны котлыйбыз, алда да иҗади уңышлар теләп калабыз!!!
-
Волейбол ярышы 21.02.2024

Бүген мәктәптә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 8-11класс укучылары һәм әтиләре арасында волейбол ярышы үтте. Ярыш бик киеренке барды, нәтиҗәләр буенча әтиләр командасы җиңүче булды. Иң яхшы уенчыларга һәм җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.
-
21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне 21.02.2024

Халыкара Туган тел көне уңаеннан мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы укучылар белән бик матур чара үткәрде. Чарада укучылар туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Шулай ук әлеге чарада район, республика күләмендә татар теле һәм әдәбияты буенча узган олимпиада да призер булган укучылар бүләкләнде. 5-8 классларда иҗат итүче укучылар арасында узган "Батырлыкта - матурлык", "...Матур ил шул безнең илебез, ал чәчәкле безнең җиребез" шигырь бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Мондый эчтәлектәге чаралар балалар күңелендә эзсез калмас, киләчәктә алар туган телебезне саклауда үзләреннән өлеш кертерләр дигән теләктә калабыз.
-
Китап күргәзмәсе 19.02.2024

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте,тарихи көзгесе.Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында чагыла.“Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр” – ди халык мәкале.
21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен көрәшүне максат итеп китапханәдә "И туган тел, и матур тел..." исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды һәм укучыларга тәкъдим ителә. Рәхим итегез!
-
Шигырь конкурсы 16.02.2024

Мәктәптә Туган тел айлыгы уңаеннан 15 февральгә кадәр "Батырлыкта - матурлык", "...Матур ил шул безнең илебез, ал чәчәкле безнең җиребез" темаларына шигырь конкурсы игълан ителеп, укучылар тарафыннан бик күп иҗат эшләре кабул ителде. Нәтиҗә Халыкара туган тел көнендә ясалачак.
-
Участие в мастер-классе 16.02.2024

Педагог- библиотекарь нашей школы,Фазуллина Гульшат Хавиловна, приняла участие в мастер-классе на тему: "Современная школьная библиотека модельная перезагрузка".
-
Муса Җәлил- герой шагыйрь 15.02.2024

15 нче февраль көнне халкыбызның бөек шагыйре һәм журналисты, хәрби хәбәрче, Советлар Союзы Герое- Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан мәктәп китапханәсендә укучыларга "Муса Җәлил-герой шагыйрь" дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китап сөючеләр өчен китапханәче Гөлшат Хавил кызы "Татар халкының каһарман улы" библиографик дәрес уткәрде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. "Моабит дәфтәрләре" китабына күзәтү ясадылар. Шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Менә ничә еллар инде ул халык күңелендә якты бер җыр булып яши.
Җырларым
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе;
Шигъремдәге чынлык, ут һәм сөю —
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигъремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомремне дә бирәм халкыма.Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.1943 ел
-
Котлыйбыз!!! 14.02.2024

Укытучы һәм остаз елын йомгаклау тантанасында мәктәбебезнең химия һәм биология укытучысы Вагыйзова Алсу Мирзаян кызы мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Алсу Мирзаян кызын котлыйбыз! Алда да авыр, ләкин мактаулы эшендә зур уңышлар телибез!







