Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Яңа китап-яңа дус 01.03.2024

Мәктәп китапханәсендә "Яңа китап-яңа дус" күргәзмәсе эшли. Тарих белән кызыксынучылар, китапханәгә рәхим итегез!
-
Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган фәнни- гамәли конференция 01.03.2024

Мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлшат Әхмәтшәех кызы Шарипова республика күләмендә күренекле мәгърифәтче, татар галиме Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган фәнни- гамәли конференциядә катнашып II дәрәҗә җиңүче дипломына лаек булды. Котлыйбыз!
-
Ризаэтдин Фәхретдин көннәре 29.02.2024

Бу көннәрдә мәктәбебездә иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес, тарихчы, әдип, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин көннәре булып узды. 8 нче б классында бөек шәхеснең тормыш юлы һәм эшчәнлегенә багышланган дәрес-презентация, ә 10 нчы класста дәрес-диспут узды. Оештыручы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Муллагалиева.
-
"Кызыл ромашка" II республика бәйгесе 29.02.2024

Февраль аенда татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлил иҗатына багышлап, Мамадыш шәһәрендә оештырылган "Кызыл ромашка" II республика бәйгесендә Пучы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Нуриева Ләйлә катнашып, "Сәнгатьле сүз" номинациясендә 1 нче дәрәҗә Дипломга ия булды. Котлыйбыз! Җитәкчесе: Пучы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева.
-
Очрашу 27.02.2024

Бүген 9нчы класс укучылары Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте вәкилләре белән очрашты.
-
"Кызыл ромашка" конкурсы 27.02.2024

Муса Җәлил иҗатына багышланган "Кызыл ромашка" исемендәге II Республика конкурсында мәктәпнең 2 класс укучысы Шәмсиева Гүзәл (җитәкчесе:Акмалова Айзирә Хәбип кызы), 4 класс укучысы Фәтхетдинова Нәзилә (җитәкчесе: Дәүләтова Зөлфия Фоат кызы) катнашып "Сәнгатьле сүз" номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Фән атналыклары дәвам итә 26.02.2024

26 февраль- 2 март көннәрендә Пучы мәктәбендә биология, химия һәм география атналыгы үтә.
-
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең район этабы җиңүчеләре. 26.02.2024

22 февраль көнне Актаныш мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-2024" эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең гала - концерты узды. Мәктәбебез укучылары ныклы үзерлек белән катнашып, лаеклы 1нче урынга ия булдылар. Котлыйбыз!
-
С праздником!!! 22.02.2024

Уважаемые коллеги, поздравляем вас с Днем защитника Отечества! Желаем, чтобы вас окружали мир и спокойствие. Благополучия, развития, достижений, перспектив и роста! Пусть всегда будут силы и желание, возможности и цели. Всего вам наилучшего!
-
Онлайн-викторина 22.02.2024

21нче февральдә дөнья күләм туган тел көне билгеләп үтелә. 1999 нчы елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм, 2000 нче елның февраленнән башлап ел саен дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оеша. Шул уңайдан үткәрелгән "Туган тел-халкыбызның үлмәс рухы" онлайн-викторинасында мәктәп китапханәчесе Фазуллина Гөлшат Хавил кызы катнашып сертификатка ия булды. Котлыйбыз!







