Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Татар теле укытучыларының район семинары 13.03.2024

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Муллагалиева Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә узган татар теле укытучыларының район семинарында булып, осталык дәресләрендә катнашып кайтты.
-
«Минем гаилә: традицияләр һәм кыйммәтләр» районкүләм бәйге нәтиҗәсе 07.03.2024

Гаилә елы уңаеннан Актаныш авыл җирлегеара үзәк китапханәсе тарафыннан үткәрелгән «Минем гаилә: традицияләр һәм кыйммәтләр» дип аталган районкүләм әдәби викторина бәйгесендә Пучы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы катнашып I урын алды.Котлыйбыз!
-
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне! 07.03.2024

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затларны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез. Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен!
Бәйрәм жиле кага тәрәзәгә,
Яшьлек кайта, җаннар нурлана.
Умырзая шыта бу мизгелдә,
Кар астында чишмә уяна.
Ак бәхетләр теләп, кызыл талда
Елкылдыйлар көмеш бөреләр.
Котлы булсын матур язгы бәйрәм
Шатлык белән тулсын күңелләр! -
"Утыраек әле бүген кич" 06.03.2024

Кичә, ягъни 5 март көнне, 5-7нче класс җитәкчеләре әниләр белән "Утыраек әле бүген кич" исеме астында бик матур чара үткәрделәр. Уеннар бик кызыклы, ата-аналарны җәлеп итәрдәй оештырылган иде.
-
«Spellng Bee» районкүләм бәйгесе 06.03.2024

5 март көнне Балалар иҗат үзәгендә инглиз телендә «Spellng Bee» районкүләм бәйгесе узды. Әлеге чарада 3-5 класс укучылары катнашты.Укучылар үзләрен инглиз теленең фонетик үзенчәлекләрен белүдә сынады. Мәктәбебезнең 3 класс укучысы Набиева Амелия (укытучысы Нуртдинова Резеда Загировна) классташлары арасында мактаулы 1нче урынга ия булды. Афәрин!
-
«Весёлые старты» 05.03.2024

4 марта, в преддверии Международного женского дня, в МБОУ «Поисевская СОШ» состоялись «Весёлые старты» между мамами 1-4 класса и учениками начальной школы.
-
l Республикакүләм (ll төбәкара) фәнни-гамәли конференция 04.03.2024

2 март көнне Яр Чаллы шәһәре язучылары һәм шагыйрьләре иҗатына багышланган l Республикакүләм (ll төбәкара) фәнни-гамәли конференция булып узды. Әлеге конференциядә мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кашаф кызы 3нче һәм 9 класс укучысы Нуриева Ләйлә катнашып, 1нче урын яуладылар. Котлыйбыз!
-
Открытый урок по ОБЖ 02.03.2024

1 марта в школе был проведён Всероссийский открытый урок по ОБЖ. К участию в проведении открытого урока привлечены специалисты отдела МЧС Республики Татарстан Фардиев
Шаукат Завдатович, начальник отдельного поста по охране д. Аняково Набережночелнинского отряда ППС ГКУ РТ "Пожарная охрана РТ".В 1-4 классах учителями начальных классов проведены викторины «Сигналы гражданской обороны». Так же была проведена тренировочная эвакуация из школы работников и учащихся.
Для учащихся 5-11 классов учителем ОБЖ А.Н.Галиуллиным проведен Всероссийский открытый урок по основам безопасности жизнедеятельности, посвященный «Всемирному дню Гражданской обороны».
-
Спорт яңалыклары 02.03.2024

Көрәш буенча 29нчы февральда Кәзкәй кадет интернат-мәктәбенең ачык беренчелегенә үткән районара ярышларда үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясаган укучылар:
Хоснетдинов Рөстәм (4 кл.)- 1 урын
Фазуллин Данияр (6кл.)- 1 урын
Шәмсиев Ильяс (7 кл.)- 1 урын
Кашапов Айрат (8кл.)- 1 урын
Хоснетдинов Нурислам (8кл.)- 1 урын
Әмиров Самат (4 кл.)- 2 урын
Хаҗипов Зиннур (6кл.)- 2 урын
Хөҗҗәтов Рамазан (6кл.)- 3 урын
Мухаметов Рәзил (8 кл.)- 3 урын
Шәйхетдинов Сәид (5кл.)- махсус бүләккә ия булды.
Чемпионнар арасында лотореяга уйнатылган ике суперпризның берсен Фазуллин Данияр отты.
Егетләрне котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
-
Әфганчылар белән очрашу 02.03.2024

Бүген Пучы мәктәбендә патриотик чара- Әфганчылар белән очрашу узды.







