Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 ( 229 ) 230 >>
-
Бездә кунакта "Ялкын" журналы 21.04.2015

Бүген бездә "Ялкын" журналы вәкилләре кунакта булды. Журналистлар барыбызның да яратып укый торган журналның яңа саны өчен материаллар тупладылар, балалар белән әңгәмәләр кордылар.
-
Фәнни эшләр тыңланды 20.04.2015

17 нче апрель көнне гимназия-интернатта "Баетылган программа" кысаларында укучыларның "киңәйтелгән эссе" рәвешендә язылган фәнни эшләре тыңланды.
-
Татарстанның иң яхшы химия укытучысы бездә эшли 18.04.2015

Кичә Казанның Совет районы 178 нче Мәгариф үзәге базасында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында “Ел укытучысы-2015” республика конкурсын ябу, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы уздырылды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы химия укытучысы дип Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатыннан Рузилә Гарипова табылды. Афәрин!
-
Гамил Афзал укулары исемендәге IV республика педагогик укуларын үткәрү турында 17.04.2015

Гамил Афзал укулары исемендәге IV республика педагогик укуларын үткәрү вакыты үзгәрде. Укулар 16 нчы май көнне үтәчәк.
-
Казан федераль университетында регионара фән олимпиадалары җиңүчеләре хөрмәтләнде 17.04.2015

15 нче апрель көнне Казан федераль университетында регионара фән олимпиадалары җиңүчеләре хөрмәтләнде. 11 сыйныф укучысы Исламова Ләйлә татар теле буенча республика күләмендә 1 урын яулады. Укытучысы Әминова Л.Г. Котлыйбыз!
-
Казанда "Илһам" яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр 16.04.2015

15 нче апрель көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Иҗади бәйгенең төп максаты − татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләтле булган яшьләрне ачыклау.
Безнең гимназия-интернаттан Галиева Алинә драматургия номинациясендә 1 урын, поэзия һәм проза номинацияләрендә Салахова Айсинә һәм Фаррахова Римма 2 урынга лаек дип табылдылар. Әһлетдинова Энҗе, Шәймиева Энҗе, Шәкурова Гөлназ лаурест исемен алдылар. Укытучылары Әминова Л.Г. һәм Әһлетдинова Л.Ф. Котлыйбыз! -
Уңышларыбыз 13.04.2015

Егетләр арасында баскетбол буенча район беренчелегендә гимназия-интернат командасы 3 урынны яулады.
-
Призер булдылар 13.04.2015

Кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелегендә гимназия-интернат командасы 2 урынны яулады.
-
Альбина булдыра 13.04.2015

Гимназия-интернатның 5 сыйныф укучысы Маннапова Альбина бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегеннән бронза медаль белән кайтты. Афәрин!
-
"Гимназия йолдызлары" концерты 11.04.2015

Бүген Актанышның мәдәният йортында "Гимназия йолдызлары" концерты үтте. Бәйрәмдә район, республика, Россиякүләм олимпиадалар, конкурслар, фестивальләр, спорт ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары тәбрикләнде.
















