Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 ( 227 ) 228 229 230 >>
-
Актанышта фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы үтте 21.05.2015

Бүген, 21 май көнне Актаныш район мәдәният йортының тантаналар залында фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү чарасы булып узды. Тантанада район башлыгы Фаил Камаев, район Башкарма комитет урынбасары Ландыш Шамсунова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева, укучылар, укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре катнашты. 2014 - 2015 уку елында район укытучыларының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә республика, бөтенрәсәй, төбәк, халыкара фән олимпиадаларында 36 призлы урын яуланды. Шуларның 19-ы - гимназия-интернатныкы.
Чараның иң тантаналы мизгеле булып, “Гыйлем иясе – 2015” исеменә лаеклы гимназия-интернатның 11 сыйныф укучысы Шәйхин Айдарны котлау булды. -
Фән олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләү тантанасы булды 20.05.2015

Кичә, 19 нчы май көнне, Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә Бөтенроссия укучылар фән олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләү тантанасы булды. Чарада гимназия-интернаттан директор Галиәхмәтов А.К., укытучылардан Хәева-Хәмитҗанова В.Х., Гарипова Р.И., Әһлетдинова Л.Ф., Абдуллина М.М., укучылардан Шәйхин А., Гаязова Л., Закирҗанова Ф., Галиева А. һәм Насертдинова С. катнаштылар.
-
Министр янында очрашу 19.05.2015

Кичә гимназия-интернат дирекциясе һәм бер төркем укытучылар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Фәттахов Энгель Нәвап улы белән очрашуда булып кайттылар. Очрашуда гимназия-интернатның үсеш перспективалары һ.б. мәсьәләләр каралды. Шулай ук гимназия-интернат делегациясе Казан шәһәренең 2 нче санлы лицей-интернаты һәм 12 нче санлы урта мәктәбе эшчәнлекләре белән танышты.
-
Уңышларыбыз 18.05.2015

14 - 16 нчы май көннәрендә Актаныш районының Байсар урманында туристик слет узды. Гуманитар гимназия-интернат командасы гомуми нәтиҗәләр буенча урта мәктәпләр арасында 3 нче урынны яулады. Җитәкчеләре Сибгатуллин Р.Т. һәм Харрасова А.Р.
-
Гамил Афзал фестивалендә уңышлар 18.05.2015

Районкүләм "Гамил Афзал фестивале" нәтиҗәләре буенча гимназия-интернат укучылары Шәймиева Э. 1 нче дәрәҗә, Галиева А. 2 нче дәрәҗә, Салахова А., Рәшитова А., Саттарова Д., Әһлетдинова Э. 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Ә Хаҗиев А., Гарипов Р., Маннапова А., Фарсыева Э. кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. Җитәкчеләре Әһлетдинова Л.Ф.
-
Бездә "Гамил Афзал укулары - 2015" үтә 16.05.2015

Бүген гимназия-интернат базасында IV республикакүләм "Гамил Афзал укулары - 2015" үтә.
-
Бердәм экология дәресе 14.05.2015

13 нче май көнне гимназия-интернатта Халыкара экологик белем бирү көненә багышланган “Бердәм экология дәресе“ узды. Шул ук көнне 6 нчы сыйныф укучылары биология укытучысы Галиева Р.Г. җитәкчелегендә "Нөркә" урманында чүп җыюны оештырдылар.
-
"Җиңү килде җиргә яз булып" 08.05.2015

"Җиңү килде җиргә яз булып" дип аталган Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Әдәбият елы, патриот-шагыйрь Нур Баянның тууына 110 ел тулуга багышланган иҗат фестивалендә гимназия-интернатның 8 сыйныф укучысы Фарсыева Энҗе (укытучысы Әһлетдинова Л.Ф.) 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Укытучылар өчен Республикакүләм Гамил Афзал укуларына чакыру турында 08.05.2015

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014-2015 нче уку елы планы нигезендә укытучылар өчен Республикакүләм Гамил Афзал укулары уздырыла.
-
«Гөнаһсыз каһарман» 06.05.2015

«Гыйлем» белем бирү порталының «Хәтер» проекты кысаларында порталның эшче төркеме тарафыннан «Гөнаһсыз каһарман» исемле документаль тасма төшерелде. Әлеге кыска метражлы фильм Бөек Ватан сугышы елларында алман әсирлегенә эләгеп, искиткеч сынаулар аркылы узган якташыбыз Һадимулла Зәйнуллинга багышланды. Чын мәгънәсендә документаль видеоязмада Һадимулла Зәйнулла улының әсирлектә күргәннәре, Сталинградтан – Польша – Франция – Италия – Гыйрак – Иран – Азәрбайҗан маршруты буенча үткән гаҗәеп юлы җентекләп тасвирлана. 6 май көнне әлеге фильм ветеранның үзенә тәкърир ителде. Фильмны төшерү эше белән «Гыйлем» проекты авторы, гимназия-интернат тәрбиячесе Ленар Хөсәенов җитәкчелек итте.
Видеоязма белән http://sugish.giylem.pro адресы буенча урнашкан «Гыйлем - Хәтер» сайтында танышып була. Фильм Актаныш телевидениесенең чираттагы чыгарылышында күрсәтеләчәк.
















