Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
Сау бул, гимназия! 27.06.2015

Кичә гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе узды. Бу уку елында уку йортын 24 укучы тәмамлый, аларның өчесе алтын медаль белән. Чыгарылыш сыйныф укучыларына изге теләкләрен гимназия директоры Галиәхмәтов Артур Кәрим улы юллады. Шулай ук егет һәм кызларны укытучылар һәм ата-аналар котлады. Ак юл сезгә, укучыларыбыз!
-
Район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев чыгарылыш сыйныф укучыларын котлады 27.06.2015

Кичә район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев чыгарылыш сыйныф укучыларын котлады. Район хакимияте бинасы каршында узган чарада уку алдынгылары, спорт һәм мәдәният өлкәсендә уңыш казанган укучылар тәбрикләнде. Соңыннан Фирдүс Тямаев концерты узды.
-
«Динамо» Балалар фонды призларына спорт уеннары үтте 26.06.2015

Кичә «Динамо» Балалар фонды призларына спорт уеннары үтте. Гимназия-интернат укучылары футболда 1 нче урынны, эстафетада 3 нче урынны яуладылар.
-
Бүген "Бүләк"тә 1 нче сменаны ачу тантанасы уза 03.06.2015

Бүген "Бүләк" ял-сәламәтләндерү лагерендә 1 нче сменаны ачу тантанасы уза. Беренче смена 1 нче июньнән 21 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ял итүче балалар арасында гимназия-интернат укучыларыннан тыш, Башкортостан һәм Удмурт республикаларыннан, Курган, Чиләбе һәм Түбән Новгород өлкәләреннән дә укучылар бар.
-
Гимназия-интернат "Дәрестән соң мәктәп - 2015" проектында җиңү яулады 02.06.2015

Гимназия-интернат "Дәрестән соң мәктәп - 2015" проектының "Роботехника" юнәлешендә җиңү яулады. Тиздән гимназия-интернатка шушы юнәлеш буенча җиһазлар кайтачак.
-
Science Fair 01.06.2015

27, 30 нчы май көннәрендә гимназия-интернатта 4, 6 сыйныф укучылары өчен "Science Fair" фән фестивале үтте. Җиңүче балалар дипломнар белән бүләкләнде.
-
Сайлап алу этабын үтүче укучылар исемлеге билгеле булды 30.05.2015

Сайлап алу этабын үтүче укучылар исемлеге
-
Хәрби җыеннар үтте 29.05.2015

25-29 нчы май көннәрендә гимназия-интернат базасында Актанышның 1 нче, 2 нче һәм гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф егетләре өчен хәрби җыеннар үтте.
-
Гимназия-интернат укучылары Төркиядә булып кайттылар 22.05.2015

Шушы көннәрдә сәләтле балалар өчен гимназия-интернат укучылары Егорова Аделина, Хаҗиев Айбулат һәм Әһлетдинова Энҗе Төркия шәһәрләренә сәяхәт кылдылар. Мондый сәяхәтләр Актаныш укучылары өчен матур традициягә әверелеп бара.
Бүген, 22 май көнне чит илдә булып кайткан укучылар район башлыгы Фаил Камаев белән очраштылар. Балалар үзләренең хис-тойгылары белән уртаклаштылар һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен белдерделәр. -
Гимназия-интернатның чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады 22.05.2015

Бүген гимназия-интернатның 24 чыгарылыш укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Укучыларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева, гимназия-интернат директоры Артур Галиәхмәтов, сыйныф җитәкчеләре Ләйсән Әминова, Миләүшә Абдуллина, укытучылар һәм ата-аналар котладылар. Һәр елдагыча фән олимпидаларында, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып килгән укучылар Мактау Грамоталары, дипломнар белән бүләкләнделәр. "Ел укучылары" булып Газизова Сөмбел, Шакирова Ләйлә һәм Шәйхин Айдар аталдылар.
Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, инде балаларыбыз канат чыгарып үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар - БДИлар көтә. Ни генә булмасын, имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын. Ак юл сезгә, балалар!
Җырлап торган моңлы кыңгырау ул-
Киләчәкнең кайнар сәламе,
Ак хыяллар сынмас канат булсын
Бәхет язсын тормыш каләме.
















