Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 ( 228 ) 229 230 >>
-
Уңышларыбыз 02.05.2015

Гимназия-интернат коллективы район оешмалары арасында узган үзешчән сәнгать коллективлары смотр концертында өченче урынга лаек булды.
-
"Җиңү урманы" 01.05.2015

Гимназия-интернат укучылары "Җиңү урманы" Бөтенроссия акциясендә катнашты.
“Җиңү урманы” – киң күләмле халык проекты. Аның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган кешеләрнең һәркайсы истәлегенә берәр агач утырту.
Актаныш районында агачлар утырту кичә Җиңү паркында булып узды. Сугыш ветераннары, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары Җиңү паркында гимназия-интернат укучылары, игелек үзәге хезмәткәрләре, балалары һәм оныклары ярдәме белән 70 чыршы агачы утырттылар. Һәрбер агачка ветеран турында мәгълүмат язылган табличкалар эленде. -
TED 30.04.2015

Кичә "Яшьлек" милли-мәдәни үзәктә гимназия-интернат тарафыннан оештырылган "TED" алдынгы фикерләрне, яңа идеяләрне презентацияләү конкурсы үтте.
-
Физика укытучыларының регионара фестивале 28.04.2015

Кичә гимназия-интернатта физика укытучыларының регионара фестивале кысаларында ачык дәресләр, мастер-класслар үтте.
-
Смотр концерты 28.04.2015

Кичә район мәдәният сараенда гимназия-интернат коллективы Актаныш халкына үзенең смотр концертын тәкъдим итте.
-
Шигырь бәйрәме 27.04.2015

Бүген гимназия-интернатта бөек татар шагыйре Г. Тукай истәлегенә багышланган шигырь бәйрәме үтте.
-
Ачык ишекләр көне 25.04.2015

Бүген гимназия-интернатта Ачык ишекләр көне үтә.
-
Айдар Шәйхин - Гран-при иясе 24.04.2015

Кичә Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча III Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратника, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. катнашты.
Тантанада иң элек олимпиаданың Гран-при ияләре игълан ителде. Бу дәрәҗәгә Канаданың Монреаль шәһәре Джон Аббот көллияте студенты Камилә Хәмәдъярова һәм Актаныш районы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 11нче сыйныф укучысы Айдар Шәйхин (укытучысы Әминова Л.Г.) лаек булды. Җиңүчеләрне Рөстәм Миңнеханов үзе тәбрикләде. Афәрин, Айдар! -
Гимназия-интернатта коучинг 22.04.2015

Кичә гимназия-интернатта Educare International Consultancy компаниясе консультанты Джеффри Чуа Це Ки булып китте. Коучинг вакытында Нурыева И.А., Фәрдиева Р.Р., Гарипова Р.И. дәресләре каралды, дәресләргә анализ ясалды. Шулай ук кунак мәктәп тормышы белән танышты.
-
Регионара семинар үтте 22.04.2015

Кичә гимназия-интернатта "Хәзерге заманда чит телләр: тел өйрәнүдә инфокоммуникацион технологияләр" исеме астында чит тел укытучыларының регионара фәнни-практик семинары үтте.
















