Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
Белем җәүһәрләре - 2015 31.10.2015

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын ашыру, туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында “Белем җәүһәрләре” дип исемләнгән VI Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесен үткәрде. Жюри әгъзалары барлыгы 73 интернет-проектка бәя бирде.
“Гыйлем - татарча фән-фәһем” интернет-проекты конкурс нәтиҗәләре буенча дипломант исеменә лаек булды. -
БДИ үтә 21.10.2015

Бүген гимназия-интернатта 11 нче сыйныфлар математика фәненең база өлешеннән БДИ биреп карадылар. Шул ук сыйныфлар 17 нче октябрь көнне математикадан профиль имтихан үттеләр.
-
Ата-аналар җыелышы 17.10.2015

Кичә гимназия-интернатта ата-аналар җыелышы үтте. Башта барлык сыйныф җыелышлары, аннары 9, 11 нче сыйныф укучыларының ата-аналары белән "Дәүләт йомгаклау аттестациясе - 2016" темасы астында җыелыш үткәрелде.
-
Көзге бал - 2015 15.10.2015

Кичә гимназия-интернатта "Көзге бал - 2015" бәйрәме үтте.
-
Белем җәүһәрләре - 2015 14.10.2015

"Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы быел 16 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында узачак.
Тантанага быелгы бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган елларның "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган сайтларның авторлары, бәйгенең барлык партнерлары, иганәчеләре, матбугат чаралары вәкилләре чакырулы. Алар арасында гимназия-интернаттан Хөсәенов Ленар Наил улы ("Гыйлем" проекты) да бар. -
Прокурор урынбасары белән очрашу 13.10.2015

12 нче октябрь көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәктә Актаныш муниципаль района прокурор урынбасары Газизов Р.Р. белән очрашу үтте. Очрашуның максаты наркотиклар сатуга, терроризм, экстремизмга каршы үтүче "NET-контент" конкурсы үткәрү тәртибе белән таныштыру.
-
Уңышларыбыз 08.10.2015

Районкүләм антикоррупциягә "Дөрес яшә!" рәсем һәм плакатлар бәйгесендә 6 а сыйныф укучысы Алисә Фәрдиева – 1 урын, 5 б сыйныф укучысы Сөмбел Фазаелова – 2 урын яуладылар (укытучылары Сарваров А.И.). Котлыйбыз!
-
“Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында лидер укытучыларны бүләкләү тантанасы узды 07.10.2015

2015 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында лидер укытучыларны бүләкләү тантанасы узды. Агымдагы елда проектта 250 укытучы катнашты, аларның 26сы- Россия Федерациясе дәрәҗәсендә һәм 39ы – Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә үз өлкәләрендә иң яхшылары дип табылды. Конкурста җиңүчеләргә акчалата премияләр тапшырылачак. Республиканың 26 иң яхшы укытучысы Россия Федерация бюджетыннан 200 000 сум, калган 39 җиңүче республика бюджетыннан 30 меңнән 100 меңгә кадәр акча алачак.
Гимназия-интернатның химия укытучысы Гарипова Рүзилә Илдар кызы Россия Федерациясе дәрәҗәсендә җиңүче дип табылды. Котлыйбыз! -
Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте 06.10.2015

3 нче октябрь көнне Казанда "Татнефть-арена" боз сараенда Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР вице-премьеры - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һ.б. котлады.
Бәйрәмдә "ТР класс җитәкчесе", "ТР ел тәрбиячесе" конкурслары, "Россия педагог-психологы" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының Бөтенроссия этабы җиңүчеләре дә бүләкләнде.
Гимназия-интернатның химия укытучысы Гарипова Рүзилә Илдар кызы "Татарстан Республикасының иң яхшы химия укытучысы - 2015" конкурсы җиңүчесе буларак Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. -
Укытучылар көне белән! 05.10.2015

Кадерле мәгариф хезмәткәрләре, сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, иминлек, хезмәт җиңүләре, игелекле укучылар тәрбияләвегезне телибез. Сезнең тырышлыгыгыз, талантыгыз, йокысыз үткәргән төннәрегез шатлык булып кайтсын. Бәхет, җан тынычлыгы телибез. Бәйрәмегез белән сезне!
















