Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
“Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында лидер укытучыларны бүләкләү тантанасы узды 07.10.2015

2015 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында лидер укытучыларны бүләкләү тантанасы узды. Агымдагы елда проектта 250 укытучы катнашты, аларның 26сы- Россия Федерациясе дәрәҗәсендә һәм 39ы – Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә үз өлкәләрендә иң яхшылары дип табылды. Конкурста җиңүчеләргә акчалата премияләр тапшырылачак. Республиканың 26 иң яхшы укытучысы Россия Федерация бюджетыннан 200 000 сум, калган 39 җиңүче республика бюджетыннан 30 меңнән 100 меңгә кадәр акча алачак.
Гимназия-интернатның химия укытучысы Гарипова Рүзилә Илдар кызы Россия Федерациясе дәрәҗәсендә җиңүче дип табылды. Котлыйбыз! -
Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте 06.10.2015

3 нче октябрь көнне Казанда "Татнефть-арена" боз сараенда Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР вице-премьеры - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һ.б. котлады.
Бәйрәмдә "ТР класс җитәкчесе", "ТР ел тәрбиячесе" конкурслары, "Россия педагог-психологы" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының Бөтенроссия этабы җиңүчеләре дә бүләкләнде.
Гимназия-интернатның химия укытучысы Гарипова Рүзилә Илдар кызы "Татарстан Республикасының иң яхшы химия укытучысы - 2015" конкурсы җиңүчесе буларак Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. -
Укытучылар көне белән! 05.10.2015

Кадерле мәгариф хезмәткәрләре, сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, иминлек, хезмәт җиңүләре, игелекле укучылар тәрбияләвегезне телибез. Сезнең тырышлыгыгыз, талантыгыз, йокысыз үткәргән төннәрегез шатлык булып кайтсын. Бәхет, җан тынычлыгы телибез. Бәйрәмегез белән сезне!
-
Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм узды 05.10.2015

2 нче октябрь көнне район үзәгендә тантаналы рәвештә район мәгариф хезмәткәрләре , ветераннары өчен зур бәйрәм оештырылды. Чарада район хакимияте башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ландыш Шамсунова , район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева һәм районыбыз укытучылары катнашты.
Бәйрәмдә гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Филүс кызы Әһлетдиновага Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы бирелде. -
Спорт яңалыклары 03.10.2015

1 нче октябрь көнне Татарстан һәм Башкортстан районнары арасында өстәл теннисы буенча иптәшләрчә очрашу булды. Бу ярышта Солтанов Марат - 1 нче, Вильданова Чулпан – 3 нче, Мөхәмәтдинова Зөлфия – 3 нче урыннарны яуладылар.
-
Ярминкәдә 02.10.2015

Районыбызда 1 нче октябрь көнне өлкәннәр ункөнлегенә багышланган ярминкә үтте. Ярминкәдә гимназия коллективы да катнашты.
-
Методик семинарда катнашты 28.09.2015

26 нчы сентябрьдә гимназиябезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөлфия Хафизова Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган федераль дәүләт стандартларын тормышка ашыруда тәрбия өлкәсенә тәкъдим ителгән "Классное содружество" проектын өйрәнүгә багышланган методик семинарда катнашты.
-
Милләтләр кроссы - 2015 28.09.2015

27 нче сентябрь көнне традицион россиякүләм "Милләтләр кроссы" узды. Гимназия-интернат укытучылары һәм укучылары бу акциядә бик теләп катнаштылар. Рамиль Марат улы Гарипов VIP йөгерүдә 3 нче урынны яулады.
-
Уңышларыбыз 26.09.2015

23 нче сентябрьдә районкүләм баскетбол ярышында гимназиянең җыелма командасы 1 нче урынны яулады. Команда составында Дәүләтов Фаил (6а), Рәхимов Мансур (6а), Имамов Гадел (6а), Вәҗетдинов Булат (6а), Солтанов Марат (6б), Хафизов Искәндәр (6б), Зәйнуллин Айгиз (6б) уйнадылар. Алдагы ярышларда да уңышлар телибез!
-
Корбан гаете 25.09.2015

24 нче сентябрь көнне гимназиядә Корбан гаете үтте. Укучыларыбыз дин әһеле Ришат абый Анамовның үтемле вәгазьләрен тыңладылар.
















