Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
ҮЗАРА ЭЛЕМТӘ-ГОРЕФ-ГАДӘТ 30.04.2026

ҮЗАРА ЭЛЕМТӘ-ГОРЕФ-ГАДӘТ: Гимназиябездә остаханә
Татарстанда яңа проект «Мәхәллә» иҗат киңлеге алгач, Яңа Әлем мәдәният йорты cәнгать җитәкчесе Хуҗина Дилбәр проектта катнашып, грант откан иде. Бүген инде ул - үз һөнәренең остасы. Чигү, бәйләүдән тыш, туку станокларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кулай, уңайлы мастер-класслар оештыра.
«Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында, 8В сыйныф укучыларына Дилбәр Ралиф кызы гимназиябездә мастер-класс күрсәтте.
Яңа Әлем мәдәният йорты директоры Гөлназ Таһир кызы Газизова җитәкчелегендәге иҗат төркеме укучыларыбыз белән аралашып, татарның борынгыдан килгән гореф-гадәтләре, милли йолалары, һөнәр осталары белән таныштырдылар. Палас туку буенча мастер-класста 8В сыйныф укучылары үзләре дә станокта эшләп карады -
Фестиваль научно‑технических проектов «ФӘН‑ФЕСТ» 28.04.2026

24 апреля в образовательном комплексе «Адымнар‑Нижнекамск» состоялся ежегодный республиканский фестиваль научно‑технических проектов «ФӘН‑ФЕСТ». В мероприятии приняли участие представители 12 районов — участники проекта «Инженерная республика», а также 6 полилингвальных гимназий сети «Адымнар». Всего в фестивале выступили более 130 детей, представивших 72 проекта.
Работа по оценке проектов членами жюри была организована по 4 секциям: «Социально-гуманитарных дисциплин и творчества», «Естественнонаучных дисциплин», «Математики и IT-технологий», «Инженерии и техники».
На ежегодном республиканском фестивале научно‑технических проектов «ФӘН‑ФЕСТ» учащиеся 11‑го класса гимназии Асадуллин Азамат и Нигматдинов Инсаф успешно представили и защитили свой проект “Color IT” в сопровождении заместителя директора по учебным вопросам Гульназахон Даврановны Имамразыевой.
Все участники, призеры и победители были отмечены дипломами и ценными призами от социальных партнеров градообразующих предприятий г. Нижнекамск и образовательными учреждения высшего и среднего профессионального образования (СИБУР, ТАИФ-НК, ТАТНЕФТЬ,Танеко, КАМАTYRES, ASP.Aqua, НХТИ, КИУ, КНН, НИТ).
Почетным гостем мероприятия была исполнительный директор фонда "Возрождения" Сунгатуллина Зульфия Хафизовна. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 22.04.2026

КОТЛЫЙБЫЗ!
“Урал талантлары” Бөтенроссия хореография фестиваль-конкурсында катнашып, гимназиябезнең 3В сыйныф укучылары Сәетова Ясминә, Сәлахова Элина, 3Б сыйныф укучылары Госманова Азалия, Закирова Риана, 2Б сыйныф укучысы Миргаязова Нурия, 2А сыйныф укучысы Фәсхетдинова София – “Дилә” бию студиясе биючеләре “Үчтеки” стильләштерелгән халык бию өчен 1 урын яуладылар.
Афәрин, кызлар! -
«Разговоры о важном» 20.04.2026

Сегодня в рамках проекта «Разговоры о важном» состоялось занятие «День Земли- каждый день». -
«Тоталь диктант»-2026 18.04.2026

Бүген - 18 апрель көнне гимназиябезнең 6-11 сыйныф укучылары «Тоталь диктант» Халыкара агарту акциясенә кушылды. Еллык чара рус телен популярлаштыруга һәм халыкның грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Мәгариф һәм мәдәни инициативаларны үстерү өчен шартлар тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Быел акция бөтен Татарстан буенча 1000нән артык мәйданчыкны колачлады.
2026 елда диктант текстының авторы язучы, публицист һәм рус әдәбиятын тикшерүче Алексей Варламов булды. Аның эше Александр Пушкинның аз билгеле балачак битләренә багышланган. «Әгәр «Тоталь диктант» турында текст әзерләсәң, ул һичшиксез, Пушкин турында булырга тиеш. Аннары, Пушкин булмаса, диктант та, тел дә булмас иде, гомумән берни дә булмас иде», – дип аңлатты диктант темасын автор, Алексей Варламов.Быел беренче тапкыр өлкәннәр генә түгел, беренче сыйныфтан алып сигезенче сыйныф кадәр мәктәп укучылары да рус теле буенча интерактив биремнәрне үз эченә алган «НеДиктант» махсус форматында катнашты.
«Тоталь диктант» – грамоталылыкны тикшерү генә түгел, ә төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерә торган мөһим агарту проекты. Ул рус теленә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыра, сөйләм культурасын үстерә һәм бүген грамоталы булуның абруйлы булуын күрсәтә.
-
«Татар кызы - 2026» 16.04.2026

Бүген гимназиябездә «Татар кызы - 2026» матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйгесендә гүзәл кызларыбыз «Татар кызы» титулын йөртү өчен көч сынашты. Әюпова Зилә, Хаҗиева Элина, Маннанова Әминә, Сәлахова Марьям үзләренең киңкырлы сәләтләрен күрсәттеләр. Кызларыбыз визитка, үзләре яраткан һөнәрләре, кул эшләре үрнәкләре белән сокландырды.
Җиңүче кызыбыз Әюпова Зилә гимназия данын район күләмендә яклаячак.
Уңышлар сиңа, Зилә! -
«Ох, цифровая гигиена» 10.04.2026

Сегодня в гимназии прошло развивающее мероприятие «Ох, цифровая гигиена»!
Участники мероприятия посмотрели видеоролики, которые в доступном и интересном
формате раскрывают тематику цифровой и финансовой безопасности. Шоу
«Ох, цифровая гигиена» освещает различные актуальные на
сегодняшний день темы – мошенничество в интернете среди подростков, обман на
маркетплейсах, вовлечение в секты и культы, а также вовлечение в противоправную
деятельность.
Данные мероприятия важны для воспитания осознанного поколения, которое способно
защитить от разных угроз себя, своих близких и общество. -
Зарница 2.0" 2026 09.04.2026

Гимназиябезнең 8 сыйныф укучылары командасы Бөтенроссия "Зарница 2.0" хәрби - патриотик уенында катнашып, район этабында 3 урын яулады!
Әлеге чараның максаты - яшүсмерләрне гражданлык һәм патриотик яктан тәрбияләү. Укучылар төрле этапларда көчләрен сынады.
АК - 74 автоматын тулысынча сүтеп - җыю;
противогаз кию;
беренче ярдәм күрсәтү;
спорт ягыннан әзерлекне тикшерү;
илебез турында интеллектуаль сорауларга җавап бирү буенча сыйныфларда әзерлек эшләре бара, төрле күнекмәләр аша үз осталыкларын арттыра алар.
Укучыларыбыз ярышларда үзләрен чын патриотлар һәм Ватаныбызны саклаучылар итеп күрсәттеләр! -
ЭКОЯЗ 2026 08.04.2026

ЭКОЯЗ: Бүген – 8 апрель көнне 8 сыйныф укучылары, ир-ат укытучылар, техник хезмәткәрләр кар тарату өмәсенә чыкты. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанова, урынбасарлар да өмәдә катнашып, иң җаваплы урыннарда эшләделәр.
Тротуарлардагы, юллардагы, ян бакчалардагы кар катламы таратылды. Укучылар да җаваплы укытучылар белән берлектә эшләделәр.
Гимназиябезнең төзеклеген саклауда, иминлекне һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүдә бергәләп хезмәт куйган һәркемгә рәхмәт! -
30.03.2026

Язгы каникул көннәре булуга карамастан, гимназиябезнең 9 һәм 11 сыйныф укучылары ОГЭ һәм ЕГЭ га әзерлек эшләрен дәвам итәләр. Фәнсөярләребез төбәк, дөнья олимпиадаларына әзерләнә.
Урта, башлангыч сыйныф укучылары фәннәрне тирәнтен өйрәнә,
матур язу һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыта.
















