Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 453 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Котлыйбыз!
Опубликовано: 06.10.2026Зәринә һәм Энҗе «Глаголица» XIII Халыкара бәйсез әдәби премиясе җиңүчеләре!
30 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Казанда яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һәм тәрҗемәчеләр мохитендә белем һәм тәҗрибә туплады алар.
Россия, БДБ илләре, АКШ, Бөекбритания, Бразилия, Греция, Испания, Монголиядән килгән 110 финалист танылган әдәбият, театр һәм медиа осталары җитәкчелегендә әдәби смена форматында 6 көнлек уникаль белем бирү интенсивында катнашты.
Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы 5 октябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы сәхнәсендә узды.
Финалистлар 8 номинациядә көч сынашты: рус телендә проза, рус телендә поэзия, нәфис тәрҗемә, рус телендә эссеист, татар телендә поэзия, татар телендә проза, драматургия һәм Россиядән читтәге рус телле яки чит илдә яшәп рус телен өйрәнүче авторлар өчен «билингвалар» номинациясе.
Гимназиябез кызлары конкурста берничә ел дәвамында катнаша. Әсәрләрнең сыйфатына конкурс барышында белем алу, мастер-классларда өйрәнү дә йогынты ясый дип саный жюри әгъзалары. Әдәби осталык ягыннан җиңүчеләрне билгеләү бик кыен булган.
«Глаголица»да татарча юнәлеш Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин исеме белән бәйле. Ул беренче еллардан ук әлеге премиягә хәерхаклы булып, иҗади балаларны башларыннан сыйпап үстергән кеше.
“Татар телендә проза” номинациясендә катнашып, гимназиябезнең 11А сыйныф укучылары Ильясова Энҗе Роберт Миңнуллин премиясенә лаек булды, Газетдинова Зәринә – Гран-при иясе!
Укытучылары Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова.
Котлыйбыз!
К списку новостей
















