Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 453 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
ҺӨНӘРИ ОСТАЛЫК 25.03.2026

ҺӨНӘРИ ОСТАЛЫК: «Кеше тәрбияләргә», «Йөрәгемне балаларга бирәм» тәрбия өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы Бөтенрәсәй конкурсының район этабында катнашып, “Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә гимназиябезнең 6В сыйныф җитәкчесе – инглиз теле укытучысы Рузилә Айдар кызы Мусина, “Өстәмә белем бирү педагогы” номинациясендә табигый фәннәр юнәлеше буенча инглиз һәм төрек теле укытучысы Румия Данис кызы Темел 1 урын яулаган иделәр. Бүген – 24 март көнне алар Яр Чаллы шәһәрендә узучы зона этабында чыгыш ясыйлар.
Рузилә Айдар кызына һәм Румия Данис кызына һөнәри осталык бәйгесенең зона этабында уңышлар телибез! -
20.03.2026

"Физик-химик алгарыш: мәктәпләрдә табигый-фәнни белем бирүнең үсеш ноктасы" республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында, гимназиябезнең физика укытучысы Резеда Тимергази кызы Маликова Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясендә физика укытучылары өчен ИРО квалификация күтәрү курсларының республика стажировка мәйданчыгында укуда.
-
“Китаплар шәһәре”
15.03.2026
“Китаплар шәһәре”
Китапханәгә беренче килү беренче сыйныф укучылары өчен бик мөһим вакыйга. Бүген гимназиябезнең 1 “Б” сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Сөмая Тәлгать кызы, озайтылган көн тәрбиячесе Фәнилә Фирдәвис кызы белән экскурсиядә булдылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларны «Китаплар шәһәре» урамнары буйлап сәяхәткә чакырды, анда урамнар урынына — стеллажлар, этажлар урынына — китап киштәләре, ә шәһәр йортлары урынына — китап томнары. Һәр йортның үз исеме бар. Сәяхәт барышында яшь укучылар китапның барлыкка килү тарихын белделәр, яңа сүзләр белән таныштылар: абонемент, уку залы, формуляр, стеллаж һ.б. Шулай ук алар кирәкле китапны ничек табарга икәнен белделәр, китапханә кагыйдәләре, китап белән эш итү серләренә төшенделәр.
Беренче сыйныф укучылары уку залындагы балалар өчен булган журналларны һәм китапларны зур кызыксыну белән карадылар. Интерактив экрандагы, өстәлдәге мавыктыргыч уеннар укучыларның белемнәрен, зирәклекләрен “сынады”.
Шулай ук укучыларга бердәм уку билетлары тапшырылды.
Беренче сыйныф укучыларына сәяхәт бик ошады, алар китапханәгә кабат килү теләге белән таралыштылар.
-
Йолдызлык 2026 06.03.2026

Гимназиябез укучылары "Йолдызлык" фестиваленең район турының гала-концертында чыгыш ясады. Район турында җиңүче йолдызчыкларыбыз бүләкләнде.
Быел фестивальдә гимназиябез 67 номер белән катнашты.
Нәфис сүз, конферанс, җыр, бию, вокал ансамбльләр чыгышлары соклангыч булды. Яңа йолдызчыкларыбыз барлыкка килде.
“Ак нур”, “Хәзинә” җыр һәм бию ансабльләре җитәкчеләре Миләүшә Робсон кызы Солтанова, Әлфинә Фердинас кызы Фәйзуллина һәр яшь төркемендә яңа чыгышлар әзерләде.
Сәхнә костюмнары әзерләүдә, тектерүдә әти-әниләребез, һәрвакыттагыча, гаҗәпләндерде дә, сокландырды да. Берсеннән-берсе матурлар! Рәхмәт сезгә! -
Йолдызлык 2026 06.03.2026

Гимназиябез укучылары "Йолдызлык" фестиваленең район турының гала-концертында чыгыш ясады. Район турында җиңүче йолдызчыкларыбыз бүләкләнде.
Быел фестивальдә гимназиябез 67 номер белән катнашты.
Нәфис сүз, конферанс, җыр, бию, вокал ансамбльләр чыгышлары соклангыч булды. Яңа йолдызчыкларыбыз барлыкка килде.
“Ак нур”, “Хәзинә” җыр һәм бию ансабльләре җитәкчеләре Миләүшә Робсон кызы Солтанова, Әлфинә Фердинас кызы Фәйзуллина һәр яшь төркемендә яңа чыгышлар әзерләде.
Сәхнә костюмнары әзерләүдә, тектерүдә әти-әниләребез, һәрвакыттагыча, гаҗәпләндерде дә, сокландырды да. Берсеннән-берсе матурлар! Рәхмәт сезгә! -
КОТЛЫЙБЫЗ! 03.03.2026

Гимназиябезнең 5А сыйныф укучысы Латыйпова Ясминә “Сакла” юл хәрәкәте иминлеге порталы үткәргән
«Минем мәктәпкә һәм өйгә куркынычсыз юлым» бәйгесендә катнашып, җиңү яулады һәм велосипед белән бүләкләнде. -
МӘДӘНИ МИРАС 28.02.2026

МӘДӘНИ МИРАС: Гимназиябезнең 5-11 сыйныф укучылары бүген "Риваять" этно – төркеменең “Моң сандыгы” интерактив-программасын тамаша кылды.
Коллектив җитәкчесе Руслан Габитов – Актаныш егете. Актанышларга хас киңкырлы талант иясе. “Риваять” төркеме оешуга быел 15 ел була. Төркемдә үндүрт кеше эшли. Иң яшь артист Ильяска 18 яшь, ә иң олысы Айдар абыйга 52 яшь икән.
Артистлар тере тавышка җырлап, биеп, борынгы уен коралларында – кубыз, думбра, озын курайлар, бәрмә уен коралларында уйнап, укучыларны да моң патшалыгына алып кереп киттеләр.
Балалар курай, думбра, таш, сыбызгы, сорнай, кубыз, кыл-кубыз, музыкаль суган, дунгур һәм барабан кебек борынгы музыка кораллары белән танышты.
Уен коралларын танып белү викторинасы аша укучыларыбызны сәхнәгә дәшеп, уен коралларында уйнау тәртибен аңлатып, уйнатып карап, укучылардан торган “Алга” этно төркемен оештырып, аларның беренче чыгышларын да оештырдылар артистларыбыз. Сәхнәдә тоту күнекмәләренә өйрәтеп, мастер-класс күрсәттеләр. -
ЛАЕКЛЫ ҖИҢҮ:ГИМНАЗИЯБЕЗНЕҢ “ТҮБӘТӘЙ” КВН КОМАНДАСЫ 1 УРЫН ЯУЛАДЫ! 27.02.2026

Чаллы, Алабуга, Түбән Кама һәм Актаныш полилингваль мәктәпләре арасында узган КВН ярышында
гимназиябез укучылары “Түбәтәй” командасы белән катнашты.
Алабуга-"Пәрәмәч",
Түбән Кама-"Алга",
Чаллы-"Әрсезләр"
командалары белән көч сынашты алар.
Әлеге уен төренең үз кануннары. Шаянлыкта, тапкырлыкта юмор аша үз осталыгыңны күрсәтү - безнең өчен яңа жанр. Һәр биремгә әзерлек, киемнәр, атрибутика сайлау, сценарий язу, артистизм, шаян биюләр әзерләү укучылардан да, педагог-оештыручы Ильвира Валерий кызы Галиева, хореограф Миләүшә Робсон кызы Солтановадан да зур көч, тапталмаган яңа идеялар-фикерләр һәм зур җаваплылык сорады.
Визитка, разминка, өй эше кебек биремнәргә әзерлектә һәр сүзгә, һәр хәрәкәткә күп мәгънә салынды. Җор теллелек, тапкырлык, шаянлык мимик хәрәкәтләрдә дә чагылыш тапты.
"Түбәтәй" командабыз ярышта I урын яулап, гимназиябез данын яклады. Диплом һәм кубок белән бүләкләнде.
"Мунча ташы" театры артисты Гамил Әсхадулла истәлеккә театраль мендәр һәм китаплар да бүләк итте.
Афәрин, квнчыларыбыз! -
ХӘРБИ-ПАТРИОТИК АЙЛЫК 25.02.2026

ХӘРБИ-ПАТРИОТИК АЙЛЫК: гимназиябезнең 9-11 сыйныф укучылары хәрби-патриотик рухтагы «Допризывник» ярышларында катнашты.
Ике көн дәвам иткән ярышларда укучылар автоматны сүтү-җыю, озынлыкка сикерү һәм тартылу күнегүләрендә үз осталыкларын күрсәтте. -
XXXVI "Мавыктыргыч математика" бәйрәме - гимназиябездә! 24.02.2026

XXXVI "Мавыктыргыч математика" бәйрәме - гимназиябездә!
22 февраль көнне гимназиябез математика бәйрәменә яшь математикларны берләштерде. Бөтенроссия бәйрәмендә гимназиябезнең, Актанышның 2 нче һәм Байсар мәктәпләренең 5-7 сыйныф укучылары катнашты.
Программа эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды: балалар математик олимпиадаларда белемнәрен сынап кына калмадылар, математик логик уеннарда да зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.
Көн катнашучыларны теркәгәннән һәм төркемнәргә билгеләгәннән соң, 6 һәм 7 сыйныф укучылары өчен олимпиадалар башланды.
Катнашучылар стандарт булмаган мәсьәләләрне мантыйк, зирәклек һәм иҗади якын килүне күрсәтеп чиштеләр.
Математик уеннар белән мавыктыргыч мәйданчык яшь математикларга шулай ук ошады. Укучылар киеренке уку атнасыннан соң рәхәтләнеп ял итте, күңелле интеллектуаль эстафеталарда ярышты.Бәйрәмдә катнашучыларның һәркайсы актив катнашуы һәм белемгә омтылуы өчен грамота белән бүләкләнде. Аеруча зур уңышларга ирешкән укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
















