Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
14.10.2025

Татарстанның халык артисты, композитор, көрәшче Вил Усманов гимназиябезнең 6, 11сыйныф укучылары белән очрашты.
Гимназиябез белән танышып, укучылар белән аралашып үзе дә мәктәп елларына кайткандай булды ул. “Адымнар” комплексында белем алучы балаларга, тудырылган мөмкинлекләргә соклануын яшермәде.
Әтисе Нургали абый Вилнең – көрәшче, әнисе Рәсимә апа җырчы булуын теләгән. Шөкер, икесенең дә теләге чынга ашкан. Уллары Вил - көрәшче буларак та, җырчы буларак та республикада билгеле шәхес.
Актаныш укучылары җырчының концерт программасын бүген район мәдәният йортында «Пушкин картасы» ярдәмендә караячак. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 11.10.2025

КОТЛЫЙБЫЗ!
Гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе аспирантурасын тәмамлады һәм диссертация яклады.
Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов һәм фәнни җитәкчесе Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов аспирантура тәмамлау турындагы дипломны Чулпан Рәмзил кызына бергәләп тапшырдылар.
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева, димлом алуы һәм фәнни юнәлештә диссертация язуы белән тәрбикләп, мөгаллимлек һәм фәнни эшчәнлегендә Чулпан Рәмзил кызына киләчәктә дә уңышлар теләде. -
11.10.2025

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат 1 сыйныфка укырга керүче балаларны әзерлек дәресләренә чакыра. Дәресләр 8ноябрьдән башлана. Белешмәләр өчен телефон 89372965900
-
Уважаемые родители! 10.10.2025

Уважаемые родители!
В образовательных организациях Российской Федерации ежегодно проводится масштабное тестирование социально значимых характеристик личности современных детей и подростков.
Тестированию подлежат обучающиеся всех без исключения общеобразовательных организаций и профессиональных образовательных организаций, а также образовательных организаций высшего образования.
Тестирование позволяет определить у обучающихся образовательных организаций наиболее сильные и ресурсные стороны личности, специфические поведенческие реакции в стрессовой ситуации, различные формы рискованного поведения. Анализ результатов поможет организовать индивидуальные профилактические и коррекционные мероприятия для обеспечения психологического благополучия личности обучающихся, оказать своевременную психолого-педагогическую помощь и поддержку.
Методика тестирования включает перечень вопросов на понятном для понимания обучающихся языке. Длительность проведения учитывает возрастные особенности участников тестирования и не превышает продолжительность одного урока. Задача обучающегося - внимательно прочитать вопрос и выбрать вариант ответа. Правильных или неправильных ответов на вопросы не существует. Количественный подсчет осуществляется автоматически, что обеспечивает точность оценки.
Согласие на участие ребенка в тестировании - это возможность вам удерживать в поле своего внимания вопросы рисков и безопасного образа жизни детей и подростков.
Вы как законные представители своих детей имеете возможность задать любые вопросы, связанные с процедурой тестирования. По окончании проведения тестирования и обработки ответов вы сможете обратиться за результатами к организаторам (психологу, педагогу-психологу образовательной организации) и получить соответствующие рекомендации -
"Өлкәннәр көне" 10.10.2025

9 октябрь көнне гимназиябезнең 1А сыйныф укучылары укытучылары Шайхуллина Светлана Риф кызы һәм Гафурова Алсу Илгиз кызы җитәкчелегендә "Өлкәннәр көне"н билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә балаларның әбекәй-бабыкайлары чакырылды. Матур теләкләр, шигъри юллар, күңелле җырлар, балаларның дәртле биюләре белән бизәлеп барган бу матур мизгелләр өлкәннәргә бик ошады. Алар да, үз чиратында, балаларга изге теләкләрен теләделәр. Бүгенге матур дөньяның кадерен белергә, тырышып укырга өндәделәр. Бик матур һәм тәрбияви чарадан кадерле өлкәннәребез дә, укучылар да бик канәгать калды.
-
Егетләргә уңышлар телибез! 07.10.2025

Гимназиябезнең 10 сыйныф укучылары, ОБЖ укытучысы Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин җитәкчелегендә, Казан шәһәрендә - “Патриот” республика спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерлек үзәгендә 5 көнлек хәрби әзерлек курсларында укуда.
Егетләргә уңышлар телибез! -
ӨЛКӘННӘР ДЕКАДАСЫ 04.10.2025

ӨЛКӘННӘР ДЕКАДАСЫ: Гимназиябез коллективы Актаныш районында Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән көзге ярминкәдә катнашты бүген.
Барлык өлкәннәребезне дә бәйрәм белән тәбрик итәбез! -
Гимназиябездә бүген “Ялкын” балалар оешмасына 1-4 сыйныфлар һәм 5-11 сыйныфлар арасында - Президентлар, “Алдынгылар хәрәкәте”нең гимназиябездәге беренчел бүлекчә Советына Рәис сайланды. 30.09.2025

Гимназиябездә бүген “Ялкын” балалар оешмасына 1-4 сыйныфлар һәм 5-11 сыйныфлар арасында - Президентлар, “Алдынгылар хәрәкәте”нең гимназиябездәге беренчел бүлекчә Советына Рәис сайланды.
-
30 сентябрь – сайлаулар! 27.09.2025

30 сентябрь – сайлаулар! Гимназиябезнең “Ялкын” балалар оешмасы быел да ике яшь төркеменә бүленеп эшләячәк. 1-4 сыйныфлар - “Орлята России” юнәлешендә, 5-11 сыйныфлар “Алдынгылар хәрәкәте” юнәлешендә үз президентлары белән. Һәр сыйныф президентлыкка үз кандидатурасын тәкъдим итә. Укучыларыбыз кандидатлар һәм аларның иҗтимагый программалары белән таныша.
“Алдынгылар хәрәкәте”нең гимназиябездәге беренчел бүлекчә Советы рәисенә сайланучы кандидатлар да үз программаларын тәкъдим итә.
Һәр кандидатка да уңышлар телибез! -
Гимназиябездә бүген ТНВ каналының "Татарлар" тапшыруы журналистлары кунакта булды. 27.09.2025

Гимназиябездә бүген ТНВ каналының "Татарлар" тапшыруы журналистлары кунакта булды.
Журналист - гимназиябезне тәмамлаган егет Искәндәр Гыймалтдинов җитәкчелегендәге иҗади төркем татар теле дәресләрендә булды. Татар телендә укучы, иҗат итүче, гаилә проектларында катнашучы укучылар белән аралашты.
















