Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Регион олимпиадасы яңалыклары 16.02.2021

Бөтенроссия дөнья сәнгате (МХК) фәне регион олимпиадасында укучыларыбыз зур уңышка иреште.
9Б класс укучылары Юнусова Рания, Камилҗанова Динара – җиңүче, 10А класс укучысы Мөхәмәтдинова Лиана призер булдылар.
Кызларны һәм аларның укытучылары Абдуллинаны Миләүшә Мәгъсүм кызын зур җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Муса Җәлилне искә алу кичәсе 15.02.2021

15 февраль – татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлилнең юбилее – 115 еллыгы гимназиядә күп төрле чаралар белән билгеләп үтелде.
Укучылар туган ягы – Мостафа авылында урнашкан музейга виртуаль сәяхәт кылдылар, М.Җәлил шигырьләреннән поэтик флэшмобта катнашылар.
-
Рус теле фәненнән олимпиада призерлары 15.02.2021

Милли мәктәпләр өчен рус теле фәне буенча республика олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле булды.
Гимназиянең 10А класс укучы Вәлиева Нәфисә җиңүче (укытучысы Э.Ф.Шәгъзамова).
-
Муса Җәлилгә – 115 15.02.2021

Патриот шагыйрь – Муса Җәлилгә – 115 ел тулу уңаеннан китапханәче Э.М.Исламова тарафыннан күргәзмә оештырылды.
Гимназиянең инфоматына яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкаруында М.Җәлилнең “Җырларым”ына төшерелгән яңа клибы куелды.
Бүген әлеге дата уңаеннан классларда тәрбия сәгатьләре, кичке чаралар үткәреләчәк.
-
Әфганчылар көне 15.02.2021

Бүген районыбызда Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 32 ел тулуга багышланган митинг оештырылды.
Гимназиянең 10 сыйныф укучылары әлеге митингта катнаштылар.
-
Йолдызлык 2021 15.02.2021

14 февраль көнне Актанышта “Йолдызлык -2021” фестиваленең район туры гала-концерты үтте.
Бу көнне сайлап алу турларыннан үткән иң яхшы номерлар Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсендә күрсәтелде.
-
Регион олимпиадасы призерлары 14.02.2021

Бөтенроссия физик тәрбия фәне буенча регион тур нәтиҗәләре билгеле булды.
Гимназиянең 10А класс укучысы Гарипов Булат, 11А классыннан Ибраһимов Раил, 11Б класс укучысы – Хуҗина Әдилә призер булдылар.
Укучыларны һәм аларның остазлары Алсу Раскат кызы Харрасованы уңышлары белән ихлас котлыйбыз.
-
Гимназиядә – ата-аналар җыелышы 13.02.2021

13 февраль көнне гимназиядә ата-аналар җыелышы үтте.
Җыелыш “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елына багышланган иде. Шул уңайдан, җыелышта чыгыш ясарга КФУ доцентлары К.С.Фәтхуллова һәм Р.Х.Мирзаһитовлар чакырылган иде.
-
Олимпиада көндәлегеннән 12.02.2021

Бөтенроссия география фәне буенча республика тур нәтиҗәләре билгеле булды.
Гимназиянең 8А класс укучысы Галиев Илназ призер булды.
Илназны һәм аның укытучысы Рөстәм Уел улы Фәйзуллин уңышлары белән ихлас котлыйбыз.
-
Технология дәресендә – татар орнаментлары 12.02.2021

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан, технология укытучысы Г.Ф.Хөснетдинова кызларга татар орнаментларының үзенчәлеген өйрәтә.
Бүген бишенчеләр технология дәресендә халкыбызның иң матур бизәге - лалә чәчәген чигәргә өйрәнделәр.















