Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Ясалма интеллект дәресе 29.09.2021

Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә "Урок цифры" бөтенроссия мәгариф проекты кысаларында укучылар ясалма интеллект эшенең нигезләре һәм принциплары, шулай ук бу өлкәдә карьера мөмкинлекләре белән танышты. Ясалма интеллект буенча дәрес видеолекциядән һәм онлайн-тренажердан тора. Лекциядән укучылар ясалма интеллектның ничек эшләнүе һәм анда нәрсә эшләргә кирәклеге турында белделәр. Тренажерда Data Scienсе өлкәсендәге карьераның барлык этапларын үтеп, пилотсыз автомобильләр өчен мөстәкыйль алгоритм төзеделәр.
-
"Кайда минем илем?» 27.09.2021

Әлмәт татар дәүләт драма театры бүген "Адымнар-Актаныш" гимназиясе укучыларына "Кайда минем илем?» документаль спектаклен (режиссеры Ильяс Гәрәев) тәкъдим итте. «Идел-Урал» легионы вәкиле, якташыбыз Гарәф Фәхретдинов истәлекләре буенча сәхнәләштерелгән спектакль фашист әсирлегендә, соңрак легионда газап-михнәт кичкән, концлагерьдан җай чыгу белән үз ягына качу теләге белән янган, сугыштан соң совет лагерьларында җәфа чиккән ачы язмышлы каһарманнар турында..
-
"Адымнар-Актаныш" "Могҗизалар кыры"нда 25.09.2021

"Адымнар-Актаныш" полилингваль гимназия-интернатының "Ак нур" вокаль ансамбле егет-кызлары Мәскәү каласында "Могҗизалар кыры" тапшыруын төшерүдә катнашып кайтты. Яшь талантларыбыз Казан шәһәренең 15 мәктәбе директоры Иван Филатовның командасы буларак чыгыш ясады һәм сынатмады. Сәнгатьне яратучы укучыларыбыз белән горурланабыз!
Тапшыруны 1 октябрь көнне 19 сәгать 45 минутта карарга мөмкин булачак -
Уфаның "Нур" театры артистлары бн очрашу 14.09.2021

Артист булу өчен нинди сәләткә ия булу кирәк, артист булу авыр һөнәрме, грим салу серләре укучылар өчен кызыклы булды.
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре 13.09.2021

Мәктәптә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча өйрәнүләр үткәрелде
-
"Күңелле эстафета" 11.09.2021

5-7 сыйныфлар белəн "Күңелле эстафета" үткəрдек. Эстафетаны Исламова Зөлфия Зəет кызы оештырды
-
Мөслимгә эш сәфәре белән 10.09.2021

Мәктәп хезмәткәрләре, Мөслим районының үзәк китапханәсе белән Габдула Тукай исемендәге мәктәпнең эшчәнлеге белән танышты, милли белем бирү буенча фикер алышты.
-
"Дуслык бит ул - тормыш үзəге" 10.09.2021

"Дуслык бит ул - тормыш үзəге" дигəн жомга чарасы. Шарифуллина Алия Вил кызы үткәрде
-
"Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" 09.09.2021

Гимназия укучылары "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы"на кушылды. "Көн саен игелек кыл!" шигаре астында дуслык, изгелек, шатлык, ярдәм, бердәмлек кебек бик матур гамәлләр бизәде көннәрне. Әйдә, син дә безнең белән!
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме 03.09.2021

Гимназиябез бүген беренче тапкыр "Адымнар-Актаныш" күптелле гимназия-интернат" буларак укучыларны кабул итте. Барлык укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне 1 сентябрь - Белем бәйрәме белән котлыйбыз! Зирәк акыл, ижади уңышлар теләп калабыз
















