Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Гимназиядә мәртәбәле кунаклар 18.05.2021

18 май көнне гимназия кабаттан кунаклар кабул итте.
Бу көнне гимназия коллективы Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин һәм Башкортостан Республикасының Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Констатин Толкачнв җитәкчелегендәге делегацияне каршы алды.
-
Гран-при – гимназиядә 14.05.2021

14 май көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында халыкара, бөтенроссия, регион, республика олимпиадаларының җиңүче-призерларын хөрмәтләү тантанасы үтте.
2020-2021 уку елы нәтиҗәләре буенча гимназия барылыгы 67 урын алып, районда абсолют җиңүче булды.
Укучыларыбызга, фидәкарь хезмәте өчен укытучыларга рәхмәт әйтеп, яңа уку елында яңа үрләр яулавын теләп калабыз.
-
Гимназиядә – хөрмәтләү тантанасы 30.04.2021

30 апрель көнне ӘлфияАвзалова исемендәге район мәдәният йортында гимназия алдынгыларының 2020-21 уку елында спортта, сәнгатьтә, проект эшчәнлегендә, олимпиада хәрәкәтендә уңышка ирешкән укучылары, шулай ук республика, регион олимпиадаларында җиңүче-призерлар әзерләгән, укучылары югары балларга БДИ тапшырган, бөтенроссия, республика һөнәри бәйгеләрдә нәтиҗәле чыгыш ясаган укытучылар хөрмәтләнде.
-
Башваткыч чишү 28.04.2021

Бөтендөнья китаплар көне уңаеннан 9 ынчылар бүген тәрбия сәгатендә китаплар турында ребуслар чиштеләр, башваттылар. Үзара бәхәсләшеп, фикер алышып башваткычлар чишү һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Бөтенроссия фән олимпиадасы призерлары 28.04.2021

Казан шәһәрендә дөнья сәнгате бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабы төгәлләнде.
Гимназиянең 10А класс укучысы Мөхәмәтдинова Лиана, 9Б класс укучысы Камилҗанова Динара призер булдылар.
Кызларны һәм аларның укытучысы М.М.Абдуллинаны зур җиңүләре белән ихлас котлыйбыз.
-
Race on MARS 27.04.2021
27 апрель көнне үткәрелгән «Race on MARS-2021» робототехника ярышында, гимназия командасы 3 урынны яулады.Конкурста катнашыр өчен укучылыларга кагыйдаләргә туры килгән робот ясарга кирәк иде. 6 сыйныф укучылары: Габдрашитов Исламнур, Галиев Камиль, Амерзьянов Роман, Нигматдинов Инсаф, Lego Mindstorm EV3 конструкторыннан «Ripsaw» роботын төзеп, ярышта катнаштылар -
Eвропейская неделя иммунизации 27.04.2021

Eвропейская неделя иммунизации
-
Без Тукайны яратабыз 26.04.2021

26 нчы апрель –бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135ел.Шул уңайдан педагог-китапханәче Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы тарафыннан ,,Без Тукайны яратабыз” уен-викторинасы үткәрелде. Бу уен-викторина аша укучыларның шагыйрь турында белемнәре ныгытылды.Г.Тукайның иҗатына, тормышына карата кызыксыну, горурлык хисе, телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт хисе тәрбияләнде.
-
Тукай - сүнмәс йолдыз ул 21.04.2021

26 нчы апрель-татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел.Китапханәбездә китап күргәзмәсе эшли.
-
"Йолдызлык-2021" 20.04.2021

19 апрель көнне Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның “Хәзинә” бию коллективы “Йолдызлык” яшьләр фестиваленең республика этабында бик матур чыгыш ясап кайттылар. Коллектив жюри әгъзаларына “Туган тел” биюен тәкъдим итте. “Хәзинә” бию төркеменең җитәкчесе Хатмуллин И.Б.
















