Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Сбербанкта 08.12.2021

Бүген гимназия укучылары өчен финанс грамоталылыгы өстәмә белем бирү дәресләре гажәп кызыклы үтте.
-
Республика форумы 07.12.2021

Бүген, 7 декабрьдә, гимназиябез базасында "Рус Теле", "Туган рус теле", "Әдәбият" фәннәре буенча район методик берләшмәләре җитәкчеләре һәм укытучыларының республика форумы уза.
-
Кванториумда 06.12.2021

3 декабрьдә Чаллы ИТ-паркында НТИ Түгәрәк хәрәкәте идеяләре һәм технологияләре фестивале башланып китте. Яр Чаллы Россиянең тугыз шәһәре арасында сайлап алынды, анда 2021 ел ахырына кадәр Фән һәм технологияләр елы һәм Россиядә түгәрәк хәрәкәтенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында фестивальләр узачак.
Фестиваль 3 декабрьдә 10:00 сәгатьтә югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк»технопаркы каршында экспонацияләү белән башланды. Гимназиябезнең 7-8 сыйныф укучылары бу чарада бик зур кызыксыну белән катнашты. Оештыручылар нейро-, IT-, космо-, нано-, авто-, аэро-, робо-, геоквантумнар буенча балаларга экскурсия үткәрде. Планетарийда космоска сәяхәт ясадылар. Модельләштерү мастер-классында 3D-ручкалар белән рәсем ясарга өйрәнделәр.
-
Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест 04.12.2021

3 нче декабрь көнне Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест Россиянең барлык төбәкләрендә һәм дөньяның 50 илендә узды.
-
Пермь шәһәрендә 04.12.2021

3 декабрь көнне район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге район делегациясе Пермь шәһәренең инновацион мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты.
-
Очрашу 02.12.2021

1 декабрьдә "Сәләтлеләр университеты" 2021 елда предмет олимпиадаларының республика һәм региональ этапларында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашу үткәрде.
-
"Агрокөн"/ "Агродень" 25.11.2021

Яр Чаллы кванториумы һәм Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты район мәктәпләреннән җыелган укучылар өчен "Агрокөн" чарасы үткәрде.
Набережночелнинский Кванториум и Казанский инновационный университет им.Тимирясова провели мероприятие "Агродень" для учащихся школ района.
-
Әлфия Авзалова музеенда 16.11.2021

Интернатта яшәүче кызларыбыз кичке ялларын Әлфия Авзалова музеенда үткәрде. Легендар җырчыбыз башкаруында җырлар тыңладылар, караокега кушылып, үзләре дә җырлады.
-
Җиңүчеләребезне һәм призерларыбызны котлыйбыз 16.11.2021

15 ноябрь көнне дөнья сәнгать культурасы буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы узды. Олимпиаданың җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз:
Сафиуллина Адилә (7 сыйныф) - җиңүче
Фардиева Илина (8 сыйныф) - җиңүче
Камильянова Динара (10 сыйныф) - призер.
Укытучылары - Абдуллина Миләүшә Мәксут кызы.
Афәрин! Котлыйбыз!
-
Рус әдәбияты олимпиадасы нәтиҗәләре 13.11.2021

Рус эдәбияты олимпиадасының җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз:
Хәҗиева Таңсылу (11 сыйныф) - җиңүче
Таһирова Эльвина (10 сыйныф) - җиңүче
Төһбатуллина Камилә (7 сыйныф) - җиңүче
Хафизова Лилия (10 сыйныф) - призер
Зарипова Алинә (9 сыйныф) - призер
Гилметдинова Миләүшә (9 сыйныф) -призер
Шәемова Гәльяр (8 сыйныф) - призер
Закирова Розалия (7 сыйныф) - призер
Сәрварова Язилә (7 сыйныф) - призер.
Молодцы! Олимпиадаларның алдагы этапларында да уңышларыгыз зур булсын!
















