Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Бөтенроссия “Ел укытучысы – 2021” бәйгесенең йомгаклау этабы 10.04.2021

Кичә, 9 апрель көнне, Казан шәһәрендә бөтенроссия “Ел укытучысы – 2021” бәйгесенең йомгаклау этабы төгәлләнде.
Гимназиябез укытучылары бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Рус теле, әдәбияты укытучысы – И.И.Хәлимова “Педагогик дебют” номинациясендә – лауреат, татар теле укытучысы – Ч.Р.Шәрипова “Иң яхшы татар теле, әдәбияты укытучысы” номинациясендә – абсолют җиңүче.
Укытучыларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз. Иҗади уңышлар теләп калабыз. -
“Телләр белгән, илләр гизгән” 09.04.2021

9 апрель көнне 5-8 нче сыйныфлар арасында “Телләр белгән, илләр гизгән” җомга көн чарасы узды. Уен-квест форматында оештырылган чара укучыларның күңеленә бик хуш килде.
-
Галәм буйлап, сәлам юллап 07.04.2021

7 апрель көнне Иҗат үзәгенең актлар залында Минзәлә педагогия көллияте 9 сыйныфлар арасында “Галәм буйлап сәлам юллап” региональ конкурсы үткәрде. Бәйге өч этапта үтте. Укучылар космонавтика өлкәсендә белемнәрен сынадылар.Чарада Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укучылары лаеклы 1 урынны яулады! Укучыларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Бездә кунакта – мәгариф министры 07.04.2021

7 апрель көнне Актанышка эшлекле сәяхәт белән ТР Мәгариф һәм фән министры И.Г.Хәдиуллин килде. Илсур Гәрәй улы Хәдиуллин тарафыннан 2021 елда педагогларның август киңәшмәсенә әзерлек торышын, яңа мәктәп
бинасы төзелешен карады, педагогик коллектив белән күреште.Шулай ук министрлык гимназия-интернатның укыту-тәрбия процессы белән таныштылар. Легендар җырчы Әлфия Авзаловага багышланган музей аларда матур хисләр калдырды.
-
Әлмәт драма театрында – укытучыбызның премьерасы 31.03.2021

25 март көнне Әлмәт драма театрында остазыбыз, Татарстанның атказанган укытучысы Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызының “Абыстакай” әсәре буенча куелган “Йөрәк сере” мелодрамасының премьерасы булды.
-
Гимназиядә – педагогик утырыш 29.03.2021

29 март көнне гимназиядә III чиреккә нәтиҗәләр ясалды: укучыларның уку сыйфаты, регион, республика олимпиадаларында ирешкән уңышлары, төрле бәйгеләрдә, семинарларда катнашулары, гимназиянең проект эшчәнлеге бәяләнде. IV чиреккә бурычлар куелды.
Педагогик утырышта Актаныш районы муниципаль Башлыгы Э.Н.Фәттахов катнашты.
-
Һөнәри бәйгедә укытучыбыз – лауреат 24.03.2021

Кичә, 23 март көнне, Казан шәһәрендә Туган тел укытучыларының “Мастер-класс – 2021” бәйгесе төгәлләнде.
Берничә этаптан торган бәйгедә районыбыз данын гимназиянең татар теле, әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы яклады.
Чулпан Рәмзилевна лаеклы урын яулады. Уңышлары белән ихлас котлыйбыз. Иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Педагог-психолог зона этабында ярыша 24.03.2021

Бүген, 24 март көнне, гимназиянең педагог-психологы Шакирҗанова Гөлназ Темерзадаевна республика бәйгесенең зона этабында катнашты.
-
Рус теле атналыгы 19.03.2021

15 марттан гимназиядә гөрләп рус теле атналыгы үтте.
Рус теле укытучылары төрле чаралар үткәрделәр: нәфис сүз осталарының “Живая классика”, рәссамчылар өчен “Фразеологизмнар – рәсемнәрдә”, “Лингвистик брейн-ринг”, иң грамоталы укучыны ачыкладылар.
Барлык чараларда да укучылар актив катнашты. Бәйгеләрдә җиңүчеләр бүләкләнде.
-
"Минем тарихым-минем Татарстаным” 15.03.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан район күләмендә үзәк китапханә уздырган ,,Минем тарихым-минем Татарстаным” әдәби викторинада актив катнашкан өчен гимназиябезнең педагог-китапханәчесе Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы һәм кече тәрбияче Шакурова Гөлшат Рифкат кызы рәхмәт хатлары һәм ,,Бердәм Россия”нең Актаныш бүлекчәсенең истәлек бүләкләре белән бүләкләнделәр.
















