Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Ифтарга чакырабыз 21.04.2022

Укучылар! Әти-әниләр! Дәү әти-дәү әниләр! 27 апрель көнне гимназиябездә авыз ачтыру - ифтар мәҗлесе. Сезне 18.00 сәгатькә көтеп калабыз.
-
Шигъри кичәләр 21.04.2022

Апрель ае - шигърият ае. Гимназиябездә шигъри кичәләр дәвам итә. Район үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Резеда Әхмәтова, Ильмира Фәрхтдинова I сыйныф укучылары белән, Йолдыз Шәрапова иҗаты буенча, кичә бик күңелле, җылы очрашу оештырдылар. Укучылар озынайтылган көн төркемендә шагыйрәнең иҗаты белән таныштылар, үзләренең күңелләренә хуш килгән шигырьләрне яттан сөйләделәр. Балалар үзләре ясаган рәсемнәрдән күргәзмә дә оештырылды. Очрашуда китапханәчеләр укучыларга шәхси бердәм уку билетлары тапшырды. Китапханәдә һәр укучыны да көтеп калуларын белдерделәр.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч - 2022" 21.04.2022

Гимназиябезнең "Ялкын" балалар оешмасының "Светофорик" отряды бүген "Куркынычсыз тәгәрмәч - 2022" район бәйгесендә катнаша. Уңышлар сезгә, балалар!
-
Мәдәният – халыкның җаны 20.04.2022

Якташыбыз -Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев мәдәниятебез турында: «Мәдәният – халыкның җаны, ул буыннарны бәйләп тора торган зирәклек һәм гореф-гадәтләр. Без үз мәдәниятебез белән көчле. Ул безне бердәм халык һәм бердәм ил итеп саклый. Күпмилләтле мәдәниятебезне үстергәндә һәм саклаганда гына, аны беркем дә юкка чыгара алмаячак».
-
Әңгәмәдә 19.04.2022

Гимназиябезнең инглиз теле укытучысы Фәйрүзә Филарис кызы Ганиева, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәмис Илгиз улы Хәсәнов, директор урынбасары Юлия Валентиновна Әмирҗанова бүген Казан шәһәрендә эшлекле сәфәрдә. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “Алгарыш” гранты кысаларында әңгәмәдә катнаша алар. Уңышлар сезгә!
-
Укучыларыбызны котлыйбыз! 19.04.2022

Бүген безне Актаныш Балалар иҗат үзәгенең "Образ" бию студиясе сәламли! Шушы көннәрдә генә мәртәбәле җиңүгә иреште - "Уфа талантлары" халыкара фестиваль-конкурсында 2 урын яулады алар. Гимназиябезнең яшь биючеләре - Закирова Алмазия, Госманова Амелия (2а сыйныфы), Хисмәтуллин Тимерлан (3а сыйныфы), Хөҗҗәтова Камиләне (6б сыйныфы) әлеге җиңүләре белән котлыйбыз. Молодцы, балалар!
-
ЛӘЙСӘН ӘМИНОВА "ХУШЛАШЫРГА АШЫКМА..." 18.04.2022

Актаныш мәдәният йортында бүген куелган спектакль - Ләйсән Әминованың "Хушлашырга ашыкма..." лирик комедиясенең премьерасы. Комедиянең күңелле дә, моңсу да дулкыны зал тутырып килгән тамашачыны елмайтты та, көлдерде дә, елатты да - комедиядә баручы дөньяда яшәде тамашачы.
-
Молодец, Салих! 16.04.2022

Актаныш район башлыгы призына үткәрелгән татарча көрәш турнирында 2 урын алган 4а сыйныф укучысы Салих Әнвәровны җиңүе белән котлыйбыз. Молодец, Салих!
-
Молодец, Инсаф! 16.04.2022

Актаныш Актаныш район башлыгы призына үткәрелгән татарча көрәш турнирында 3 урын алган 6в сыйныф укучысы Инсаф Газизовны җиңүе белән котлыйбыз. Молодец, Инсаф!
-
Гөлияне котлыйбыз 15.04.2022

«Созвездие-Йолдызлык 2022» фестивале суперфиналының икенче турында катнашып, 9а сыйныфы укучысы Гөлия Заһертдинова (җитәкчесе Сиринә Исламова) "Пирамида" күңел ачу комплексында узачак гала-концертта катнашу өчен юллама алды. Гөлия, сине ихластан котлыйбыз!















