Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Методик берләшмә 11.08.2022

Гимназиябезнең инглиз теле укытучылары методик берләшмәсе август ае җыелышын үткәрде. Биредә узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, яңа уку елында кулланылачак китаплар, дәреслекләр өйрәнелде, бурыч-максатлар билгеләнде.
-
Гимназиябез кунагы 03.08.2022

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева, Актанышка эшлекле сәфәре кысаларында, гимназиябез эшчәнлеге белән танышты.
-
"Бәхетле балачак" агымының ябылу тантанасы 07.07.2022

Актаныш район башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Рафак улы Зарипов "Бәхетле балачак" агымының ябылу тантанасында катнашып, "Бүләк"аланы коллективына, Арча педагогика көллияте студентларына рәхмәт белдерде. Актаныш һәм Рәсәйнең төрле өлкә-шәһәрләреннән: Оренбург, Пенза, Киров, Нижгар, Коми, Пермь, Рязань, Ульян, Әстерхан, Мәскәү, Башкортстан, Иркутск, Свердловск, Краноярск, Чиләбе, Саратовтан ял итүче балаларга имин юллар, уңышлар теләде. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева ял итүче балаларга мөрәҗәгать итте. Киләсе елга да "Бүләк аланы"нда ял итәргә чакырды. Әлеге балаларга үз өлкәләрендәге мәктәп-гимназияләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучы мөгаллимнәрне дә Актанышка - тәҗрибә уртаклашырга чакырды.
-
Игътибар! 06.07.2022

5 нче август көнне 9.00 сәгатьтә укучыларны 5 сыйныфка сайлап алу имтиханы була. Мөрәҗәгать итү өчен - 8-939-933-94-95, Римма Гранит кызы Баһаутдинова.
-
Рәсем дәресләре 02.07.2022

"Бүләк" аланында рәсем дәресләрен Балалар иҗат үзәге педагогы Акмалова Рәзифә Мирсәгыйть кызы алып бара. Балалар мәктәптә өйрәнелмәгән, гадәти булмаган рәсем ясау ысуллары кулланып җәй, табигать темасына рәсемнәр ясыйлар.
-
Сүрәт төшерү дәресләре 01.07.2022

"Бүләк аланы" нда агачка, яндырып, сурәт төшерү дәресләре дәвам итә. "Бәхетле балачак" агымында ял итүче балаларны Актаныш балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Дилшат Мөхәмәдиев укыта.
-
Татарча, русча, инглизчә! 01.07.2022

Аралашу, дуслашу, хис-тойгыларны җыр-бию аша җиткерү аланда өч телдә бара. Регионнан килгән балалар татарча камил сөйләшергә өйрәнсә, Актаныштан ял итүче балалар, алар белән аралашып, русча сөйләшүләрен шомарта.
Ә инде инглиз телен камил белү - заман, яшәү таләбе. Аланда әлеге дәресләрне гимназиянең инглиз һәм төрек теле укытучысы Румия Данис кызы Темел алып бара. -
Сәйлән белән үрү 30.06.2022

Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Гөлнара Индус кызы Гарипова лагерьда балалар белән сәйлән белән үрү дәресләре алып бара.
-
Миллилек - иҗатта! 30.06.2022

"Бәхетле балачак" агымында Россиянең 20 төбәгеннән килеп ял итүче балалар, татар телен өйрәнү белән беррәттән, яшәү рәвешебезне, гореф-гадәтләребезне дә өйрәнә. Шундыйларның берсе - агачка бизәк төшерү. Әлеге түгәрәкне аланда Балалар иҗат үзәге педагогы Илсөяр Шәрипова алып бара.
-
Чыгарылыш кичәсе 27.06.2022

Бүген 27 июнь көнне гимназиябездә 9 сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе узды. Директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева укучыларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. Укытучылардан, тәрбиячеләрдән, әти-әниләрдән якты, матур, ихлас теләкләр әйтелде. Җырчы егетебез Камил Масалимов, җырчы кызыбыз Гөлия Заһертдинова иптәшләрен үз җырлары белән котлады. Укучыларыбыз да гимназия коллективына, әти-әниләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.
















