Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
8 июнь -Бөтендөнья океаннар көне/ 8 июня - Всемирный день океанов 08.06.2023

8 июнь- Бөтендөнья океаннар көне буларак билгеләп үтелә. Коры җирнең дүрттән өч өлешен океаннар алып тора, планетабызның 97% су запасы тәшкил итә. Бүген зурлар төркеменә тәрбияче Арсланова Гөлназ Мирзанур кызы балаларга суның кеше тормышы һәм яшәеше өчен мөһим чыганак булуын аңлатты. Су асты патшалыгы турында видеофильм карап, су асты тереклеген күзәттеләр. Тәрбияченең кызыклы әңгәмәсеннән соң, балалар сулыкларны чиста тотарга, табигатькә сакчыл караш булдырырга кирәклеген аңладылар һәм "Су асты патшалыгы" н рәсемнәрдә чагылдырдылар.
8 июня вся планета отмечает важный экологический праздник — Всемирный день океанов . Океаны занимают три четверти поверхности Земли, содержат 97% водных запасов, занимают по объему 99% всей площади планеты. Сегодня в старшей группе воспитательница Арсланова Г.М. объяснила детям о значении воды в жизни человека: вода источник жизни, необходима для поддержания жизни и здоровья человека. Смотрели видеофильм про водное царство: что там обитает... Дети поняли, что надо бережно относиться к природе. После ребята все свои впечатления и фантазии старались показать в своих рисунках.
-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне/ 1 июня - День защиты детей 01.06.2023

Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне. Буген дә спорт стадион мәйдәнында балалар иҗат үзәге оештырган матур чара да безнең нәниләребез дә чыгыш ясап, күңелле ял иттеләр. Һәрвакыт бу көн шулай көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе булып калсын да! Балаларның киләчәген бәхетле итү - ул безнең бурыч.
Каждый год в первый день лета проходит красивый и международный праздник — День защиты детей. И сегодня на площадке спортивного стадиона прошло прекрасное мероприятие, организованное Центром детского творчества, на котором с удовольствием выступили и наши дети, воспитанники старшей группы МБДОУ №4. Пусть этот день всегда будет одним из самых долгожданных праздников! Сделать будущее детей счастливым - это наш долг.
-
Хуш, сөекле бакчабыз! 26.05.2023

Буген безнең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен дулкынландыргыч та, шатлыклы һәм моңсу да бәйрәм - әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән бер гөнаһсыз балачак белән саубуллашу көне житте. 27 бала “Хуш, сөекле бакчабыз!», - дип саубуллашты. Алар үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтеп, зур уңышларга иреште.Бәйрәм матур итеп оештырылган, балалар башкаруындагы җырлы-биюле композиция һәркемнең күңеленә хуш килде. Хәтта инглиз телендә дә җыр башкарып таң калдырдылар. Бу көнне бик матур теләкләр яңгырады, бик күп дулкынландыргыч минутлар кичерелде. Күз нурларыбыз, балаларыбызга да иң якты, йөрәк түреннән чыккан сүзләрне тәрбияче апалары һәм бакчабыз хезмәткәрләре җиткерде. “Мәктәпне дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау - сәламәт, озын гомерле, белемле, акыллы, бәхетле балалар булыгыз. Ак юллар сезгә, балалар”.
-
Межрайонный образовательный семинар-практикум «Целевая модель наставничества в образовательной организации: профессиональный диалог» 16.05.2023

16 нчы май көнне ГАПОУ «Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы» базасында «Целевая модель наставничества в образовательной организации: профессиональный диалог» темасы буенча районара семинар-практикумы узды. Әлеге семинарда безнең 4 нче балалар бакчасыннан өлкән тәрбияче Максутова Ләйсән Рөстәм кызы, физик тәрбия инструкторы Салахова Регина Олег кызы белемнәрен арттырып кайттылар. Семинарда түбәндәге юнәлешләр күрсәтелде: мәктәпкәчә белем бирү, башлангыч сыйныфларда укыту, Психология, физик культура, IT –технологияләр. Катнашучыларга сертификатлар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
16 мая на базе ГАПОУ «Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля» состоялся Межрайонный образовательный семинар-практикум на тему «Целевая модель наставничества в образовательной организации: профессиональный диалог». Из нашего детского сада в этом семинаре приняли участие старший воспитатель Максутова Л.Р, физинструктор Салахова Р.О. В семинар был организована по следующим направлениям: Дошкольное образование, Преподавание в начальных классах, Психология, Физическая культура, IT –технологии. Участникам были вручены сертификаты и благодарственные письма.
-
РДДМ "Движение первых" / "Алдынгылар хәрәкәте» 15.05.2023

Бүген, 15 май көнне, районыбызга Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» нең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов Актанышка килде.Безнең бакчабызның нәни экологлары да бу чарада катнашты, табигатькә, агачларга булган мәхәббәтен үзләренең шигырьләрендә, флешмобта чагылдырдылар. Һәм балалар уз куллары белән ясаган, яфрак формасындагы брошлар тараттылар.
Сегодня, 15 мая, в Актанышский район прибыл помощник Главы Республики Татарстан, руководитель РДДМ «Алдынгылар хәрәкәте» Тимур Сулейманов. Маленькие эколята нашего детского сада тоже приняли участие в этом мероприятии, выразили свою любовь к природе, деревьям в стихах, флешмобе. И в конце дети раздали броши в форме листьев, сделанные своими руками.
-
"Җиңү тәрәзәләре", "Хәтер стенасы" акцияләре/ Акции "Окна Победы", " Стена памяти" 05.05.2023

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан "Җиңү тәрәзәләре", "Хәтер стенасы" кебек акциялар башланды. Әлеге акцияга бакчабыз да кушылды. Хәтер стенасын булдырып фотоларга төшү, тәрәзәләр бизәү, Һәйкәлләргә, мәңгелек ут янына чәчәк бәйләмнәрен кую, балаларга кечкенәдән үк патриотик тәрбия бирүгә бер юнәлеш, этәргеч булып тора.
В честь 78-летия Великой Победы стартовали такие акции, как "Окна победы", "Стена памяти". К этой акции присоединился и наш детский садик. Сделали Стену памяти, где делали фотосъемки, оформляли окна, возложили цветы к памятникам, Вечному огню - это одно из направлений патриотического воспитания детей с раннего возраста.
-
"Туган як " музеена сәяхәт 04.05.2023

Буген, 4 нче май көнне, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Туган як" музеена экскурсиягә бардылар. Район музее үзенең эшчәнлеген 1975 елдан алып бара. Ул тулысынча безнең районга багышланган һәм бүлекләргә бүленеп, экспонатлар урнаштырылган. Экскурсовод музейның һәр бүлекчәсендә Актаныш районы тарихы белән җентекләп таныштырды. Балалар монда үзебезнең райондагы яши торган җәнлекләр, кошлар, балыклар һәм бөҗәкләрнең төрләре, мамонт сөякләре, элек кулланышта булган эш кораллары, авыл өенең эчке һәм ишегалды күренеше белән танышты. Районыбызның күренекле кешеләре турында бик күп мәгълүматлар сакланганын күрде. Музейда Бөек Ватан сугышы темасына багышланган бүлекчә аерым игътибарга лаек. Барлык балалар үзебезнең туган ягыбызның тарихы белән танышу бик кызыклы булды. Музей хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез һәм эшләрендә уңышлар телибез!
Сегодня, 4 мая, дети подготовительной к школе группа отправились на экскурсию в музей "Туган як". Районный музей ведет свою деятельность с 1975 года. Он полностью посвящен нашему району и разделен на разделы, в которых размещены экспонаты. В каждом отделении музея Экскурсовод подробно ознакомил с историей Актышского района. Здесь ребята познакомились с видами зверей, птиц, рыб и насекомых, обитающих в нашем районе, костями мамонта, орудиями труда, бывшими в употреблении, интерьером сельского дома и двора. Сохранилось много сведений о выдающихся людях района. Особого внимания в музее заслуживает раздел, посвященный теме Великой Отечественной войны. Всем ребятам было очень интересно познакомиться с историей нашего края. Выражаем благодарность сотрудникам музея и желаем им успехов в работе!
-
"Тел-рухи дөнья көзгесе"/ "Язык - зеркало души" 03.05.2023

Буген Актанышның "Каенкай" балалар бакчасында Россиякүләм дәрәҗәдә үткәрелгән " Тел - рухи дөнья көзгесе" бәйгесенә нәтиҗәләр чыгару, бүләкләү тантанасы булып узды. Безнең балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары уңышлы чыгыш ясап
Шакирова Алияна - 1 урын
Сәетова Ясминә - 3 урынга лаек булдылар. Әфәрин кызлар! Киләчәктәдә зур уңышлар сезгә!
Сегодня в детском саду "Каенкай" состоялась торжественная церемония подведения итогов Межрегионального фестиваля - конкурса "Язык - зеркало души". Успешно выступили дети нашего детского сада из подготовительной группы
Шакирова Алияна-1 место
Саитова Ясмина-3 место.
Молодцы, девочки! Удачи вам в будущем!
-
"Язгы бөреләр" курчак театры 03.05.2023

"Язгы бөреләр" курчак театры бәйгесе районыбызда гына түгел, республикада беренче тапкыр гамәлгә куелган проект. Буген 2 ай дәвам иткән конкурска йомгак ясалды. Безнең балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, Габрахманова Эльмира Ришат кызы, Мансурова Эльвира Ринат кызы җитәкчелегендә, " Урманны саклыйк!" дип исемләнгән курчак театры белән 2 урын алдылар. Җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котлап, дипломнар акчалата бүләкләр тапшырылды.
-
Алтын куллы остазыбыз. 28.04.2023

28 нче апрель көнне Актанышта Бөтендөнья татар хатын - кызлары иҗтимигай оешмасы рәисе Кәдрия Рәис кызы җитәкләгән Ак калфаклар оешмасы утырышы булып узды. Анда бакчабызда бик күп еллар хезмәт иткән, хәзергесе вакытта лаеклы ялда булган - остазыбыз Зарипова Рәсимә Рәсим кызының кул эшләре күргәзмәгә куелды.
28 апреля в Актаныше состоялось заседание организации "Ак калфаклар" во главе с председателем Всемирной общественной организации татарских женщин Кадрией Раисовной. Там были представлены работы нашей наставницы Зариповой Расимы Расимовны, которая много лет проработала в нашем саду, в настоящее время находится на заслуженном отдыхе.
















