Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Личный прием граждан 31.05.2026

Личный прием граждан
- Единый приемный день граждан начальником МКУ "Управление образования" - каждый вторник с 14.00 часов.
Телефон (88555)23 -44-70
- Единый приемный день граждан заведующим МБДОУ «Детский сад № 4 с.Актаныш» - каждый вторник с 14.00 часов.
Телефон (88555) 23 -19-28
-
23 октябрь көнне Халыкара Ак Барс көне 24.11.2025

23 октябрь көнне Халыкара Ак Барс көне билгеләп үтелә! 2 нче төркемдәге балалар бүген Ак барс белән якыннан таныштылар. Аның белән уеннар уйнадылар, Ак барсны матур итеп буяп күргәзмә тактасына элделэр.
23 октября отмечается Международный день Ак Барса! Дети 2 группы сегодня познакомились с Ак Барсом поближе. С ним играли в игры, красиво раскрасили Белого Барса и повесили на выставочную доску.
-
« Көзге фантазия» / "Осенняя фантазия" 24.10.2025

Бакчабызда матур « Көзге фантазия» темасына күргәзмә узды. Күргәзмәдә әти-әниләр катнашты. Һәрбер төркемнең үзенең темасы бар иде. 2 нче кечкенәләр - "Көз һәм балалар", уртанчылар төркеме - "Урмандагы аланда, тәмле гөмбәләр үсә", зурлар төркеме - "Икмәк кадере", мәктәпкә әзерлек төркеме - "Көзге эшләпә" темаларын сайлап алганнар. Әти-әниләргә күргәзмәдә катнашкан өчен зур рәхмәт!
В нашем саду прошла выставка на тему « Осенняя фантазия». В выставке приняли участие родители. У каждой группы была своя тема. 2 - я младшая группа выбрала тему "Осень и дети", средняя группа - "На поляне в лесу, растут вкусные грибы", старшая группа - "Хлеб всему голова!", подготовительная группа к школе - "Осенняя шляпка". Большое спасибо родителям за участие в выставке!
-
20 октябрь - Халыкара пешекчеләр көне! 20.10.2025

20 октябрь - Халыкара пешекчеләр көне!
Без чын күңелдән балалар бакчасында эшләгән пешекчеләрне котлыйбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән! Сезгә сәламәтлек, бәхет, шатлык, эшегездә зур уңышлар теләп калабыз!!!
Пешекчеләрнең дә бар бит
Һөнәри бәйрәмнәре,
“Повар” була урысчасы,
“Тәмле һөнәр” иясе!
-
"Сау булыгыз, кошкайлар!" 10.10.2025

Сары яфраклар коелды,
Җәйләр үтте, көз җитте.
Тезелешеп җылы якка
Күлдәге кошлар китте.
Бакчабызның нәниләре белән сайрар-кошларны җылы якка озаттык. Кошлар безнең кечкенә дусларыбыз. Аларсыз бик күңелсез. Балалар белән көзге табигать, аның үзгәрешләре, кошлар турындагы белемнәрен ныгыттык. Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, миһербанлылык, сак караш турында сөйләштек. Бәйрәм иртәсе күңңелле җырлар, матур шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды.
-
Күңелле ярминкә"/"Весёлая ярмарка" 09.10.2025

Көзге "Күңелле ярминкә", гадәттәгечә, безнең балалар бакчасында узды. Өстәлләр рус мәдәниятенең халык традицияләрен саклап бизәлгән иде. Ярминкә кунакларын халык костюмнары кигән шаян скоморохлар, балалар һәм тәрбиячеләр каршы алды, күңелле музыка яңгырады - болар барысы да бәйрәм һәм күңел ачу рухы тудырды. Балалар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, халык уеннары уйнадылар.
Көзге ярминкә бик күңелле узды, балалар һәм ата-аналар уңай хис-кичерешләр алды.Осенняя «Веселая ярмарка» прошла, уже традиционно, в нашем детском саду. Столы были оформлены с соблюдением народных традиций русской культуры. Всех гостей ярмарки встречали весёлые Скоморохи, дети и воспитатели в народных костюмах, звучала веселая музыка – все это создавало атмосферу праздника и веселья. Дети пели песни, водили хороводы и играли в народные игры.
Осенняя ярмарка прошла очень весело, дети и родители получили позитивные эмоции.
-
"Водорослям крышка" акция 08.10.2025

! ! ! Бездә АКЦИЯ ! ! !
4 нче балалар бакчасы Башкортстанның зоозащитниклар организациясы белән берлектә "Водорослям крышка" дигән акция игълан итә.
-
Өлкәннәребез "Әтәчкәйдә" кунакта. 05.10.2025

Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.Озак еллар безнең балалар бакчасында хезмәт иткән, яраткан, хөрмәт иткән Өлкәннәребезне кунакка чакырдык. Аларны бәйрәм белән котлап Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бәйрәм иртәсе күрсәтте. Бәйрәм җылы сүзләр, җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Хөрмәтле өлкәннәребез, сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлекнең иң ныгын, бәхетләрнең олысын теләп калабыз. Сезнең белән күрешү - зур бәхет. Сез булганда бакчабыз тарихы югалмас. Яшь буынга биргән киңәшләрегез өчен рәхмәт сезгә!
-
"Цветочный город" марионетка курчак театры. 30.09.2025

30 сентябрь көнне балалар бакчасына Яр Чаллы шәһәренең "Жемчужина" марионеткалар курчак театры килде. Алар "Приключения Незнайки в цветочном городе!" дигән әкият күрсәттеләр. Балаларга әкият бик ошады, соңнан алар геройлары белән танышып, күңел ачтылар.
-
"Җәй җимеше - кыш хәзинәсе" / "Плоды лета — сокровища зимы" 23.09.2025

Без кәрзиннәр алабыз,
Бергәләп җыр җырлыйбыз.
Мул уңышны җыябыз,
Кышка дип әзерлибез.
Әнә кабак түтәле,
Нинди зурлар күр әле.
Борчак, фасоль, чөгендер.
Тиз җыеп кына өлгер!
Зурлар төркеме балалары узләре карап үстергән түтәлләрдән уңыш җыйдылар. Ташкабак, чөгендер, фасоль бу елны бик мулдан булды. Балаларның җәй буе эшләгән эшләре, хезмәте күренә. Яшелчәләрне бакчабызның ашханәсенә тапшырдылар алар. Тәрбиячеләре Эльвира Илгиз кызы, уңышны кышка әзерләү, аларны саклау, аларның файдасы турында балалар белән әңгәмә үткәрде.
Старшая группа собрала урожай с грядок, на которых они сами выращивали. Кабачки, свекла и фасоль в этом году были в изобилии. Видны работы, труд детей в течение всего лета. Овощи они сдали в столовую нашего сада. Воспитательница Эльвира Ильгизовна провела беседу с детьми о подготовке урожая к зиме, об их сохранении, об их пользе.
















