Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
"Өлкәннәр көне" 06.10.2023

Хөрмәтле өлкәннәребез! Бәйрәм белән сезне! Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Бәйрәмегез белән!
-
" Кросс Татарстана - 2023" / “Татарстан кроссы - 2023” 21.09.2023

“Милләтләр кроссы - 2023” Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында 21 сентябрьдә Актаныш районында “Татарстан кроссы - 2023” республика массакүләм ярышлары узды. Безнең садикта тәрбияләнуче балаларда актив катнашты. Мактаулы 3 урынны мәктәпкә әзерлек төркеменнән Салихова Мәрьям, Султанов Әмир, Нуруллин Самир яулады.
В рамках Всероссийского дня бега «Кросс наций - 2023» 21 сентября в Актанышском районе прошли республиканские массовые соревнования «Кросс Татарстана - 2023». И воспитанники нашего детского сада приняли активное участие . Ребята, подготовительной к школе группы, Салихова Марьям, Султанов Амир, Нуруллин Самир заняли 3 место.
-
"Актаныш -информ" да кунакта 21.09.2023

"Актаныш - информ"ның турыдан-туры эфирында махсус кунак булып бакчабызның мөдире Әгъләмова Миләүшә Васил кызы катнашты. Интервьюда , "Укытучы һәм остаз" елы уңаеннан үткәрелгән рубрикада, бугенге көнгә кагылышлы булган актуаль темалар һәм бакчабызның төп юнәлеше булып торган - экологик тәрбия турында да әңгәмә алып барылды. Интервьюның тулы эфирын "Актаныш-информ"ның ВК һәм Телеграмм сайтларында карарга була.
В прямом эфире "Актаныш - информ" в качестве специального гостя приняла участие наша заведующая детским садом Аглямова Миляуша Василевна. В интервью, в рубрике, посвященной Году "Учитель и наставник", шла беседа об актуальных темах, касающихся сегодняшнего дня, и об экологическом воспитании нашего сада. Полный эфир с интервью можно посмотреть на сайтах ВК и Телеграмм «Актаныш-информ».
-
Белем көне / День знаний. 01.09.2023

Балалар бакчасында Белем көне искиткеч һәм матур бәйрәм. Балалар тормышындагы яңа полоса: әйләнә-тирә дөньяны яхшырак белергә, нәрсәгәдер өйрәнергә, мавыктыргыч шөгыльләр, әңгәмәләр, бәйрәмнәр башлана. Бу көнне балалар бакчасында тәрбиячеләр балаларга чын бәйрәм ясадылар. Шулай күңелле, кызыклы итеп балалар бакчасында яңа уку елы башланып китте. Барыгызны да - ата-аналарны, балаларны, педагогларны әлеге бәйрәм белән котлыйбыз! Бу көн, яңа уку елын ача. Ул мавыктыргыч, кызыклы булсын! Яңа белемнәр, ачышлар һәм яңа дуслар китерсен!
В детском саду День знаний прекрасный и красивый праздник. Новая полоса в жизни детей: лучше узнать окружающий мир, научиться чему-то, начинаются увлекательные занятия, беседы, праздники. В этот день в детском саду воспитатели провели настоящий праздник для детей. Так весело, интересно, в детском саду начался новый учебный год. Поздравляем всех - родителей, детей, педагогов с этим праздником! Этот день открывает новый учебный год. Пусть она будет увлекательной, интересной! Пусть приносят новые знания, открытия и новые друзья!
-
Дәүләт флагы көне/ День российского флага 22.08.2023

Ел саен 22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Безнең балалар бакчасында да Россия флагы көненә багышланган чара узды. Бәйрәм көне уңаеннан балалар белән “Россия флагы”, “Ак, зәңгәр, кызыл”, “Мин – Россия өлеше” дип аталган әңгәмәләр, “Төп шәһәр”, “Безнең флагны танып бел”, “Флагны җый”, “Россия Федерациясе флагын тап” дигән дидактик уеннар узды. Алар флагларны танырга, дәүләт символикаларын аерырыга өйрәнделәр, зур кызыксыну белән Россия флагын ясадыр.
Ежегодно 22 августа в России отмечается День Государственного флага. И в нашем детском саду прошло мероприятие, посвященное Дню российского флага. По случаю праздничного дня прошли беседы с детьми “Флаг России”, “Белый, синий, красный”, “Я – часть России”, играли в дидактические игры “Главный город”, “Узнай наш флаг”, “Собери флаг”, “Найди флаг Российской Федерации”. Они научились распознавать флаги, различать государственную символику, с большим интересом рисовали российский флаг.
-
Район балалар бакчалары мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләрнең секция утырышы 18.08.2023

Буген, ягъни 18 август көнне, 4 нче санлы балалар бакчасында район балалар бакчалары мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләрнең районкуләм август киңәшмәсе узды. 2022 -2023 нче уку елына балалар бакчаларының эшчәнлегенә Хисматуллина Л.Ф. анализ ясады. Мәгариф идарәсе педагогларның һөнәри усеше буенча методисты Галиева И. И. 2022 елда уткәрелгән педагогик аттестация нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады, коллективны югары эш нәтиҗәсенә ирештерер өчен, мөдирләргә өлкән тәрбияче Максутова Л.Р. мавыктыргыч тренинг үткәрде. Ә инде Нургалиева Й.С. балалар бакчасында ике теллелек буенча грантлар оту ысуллары белән таныштырды. Һәм киңәшмә ахырында район мәгариф идарәсе методисты Хасанова Н. Н. җитәкчелегендә киләсе уку елына планнар куелды.
Сегодня, 18 августа, в детском саду № 4 прошло районное августовское совещание заведующих детскими садами и старших воспитателей. Хисматуллина Л. Ф. сделала анализ по деятельности детских садов на 2022-2023 учебный год, методист Управления образования по профессиональному развитию педагогов Галеева И. И. выступила по итогам, проведенной в 2022 году, педагогической аттестации, старший воспитатель Максутова Л. Р. провела для заведующих увлекательный тренинг с целью достижения высоких результатов работы коллектива. Ещё Нургалиева Ю.С. познакомила с методами выигрыша грантов как билингвальный садик. И в конце заседания методистом районного управления образования Хасановой Н.Н. были поставлены планы и задачи на следующий учебный год.
-
Мин асфальтта рәсем ясыйм... / Я рисую на асфальте... 20.07.2023

Төсле акбурлар белән,
Асфальтта рәсем ясыйм.
Кояш, күк йөзе, болытлар
Өй һәм зур салават купере...
20 июльдә безнең балалар бакчасында һәр елны 16 июльдә билгеләп үтелә торган асфальтта рәсем ясау көне үткәрелде. Бу көнне балалар өчен асфальт иҗат һәм хыял өчен зур полотнога әйләнде. Асфальтта рәсем ясау - урамда йөргәндә балалар өчен күңелле шөгыль генә түгел, ә иҗади һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белү дә. Төсле акбурлар белән рәсем ясау, өстәвенә, кәгазьдә түгел, ә асфальтта - кечкенә рәссамнар өчен бәхет. Төсле акбур белән коралланып, яшь рәссамнар зур теләк, шатлык һәм соклану белән асфальтта үзләренең "шедеврларын" иҗат итәләр. Бик тиз арада асфальт балаларның кабатланмас образлар мозаикасына әверелде: йортлар, чәчәкле алан, диңгез һәм балыклар. Гадәти булмаган бәйрәм барлык катнашучыларга да бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте.
20 июля в нашем детском саду прошел День рисования на асфальте, который отмечается ежегодно 16 июля. В этот день асфальт для детворы стал большим полотном для творчества и воображения. Рисование на асфальте - это не только веселое занятие для ребят на улице во время прогулки, но и творческое, и познание окружающего мира. Рисовать цветными мелками, да еще не на бумаге, а на асфальте — это счастье для маленьких художников. Вооружившись цветными мелками, юные художники с огромным желанием, радостью и восторгом творили свои «шедевры» на асфальте. И вскоре асфальт превратился в мозаику неповторимых образов, созданных воспитанниками солнышко и облака, дома и цветочная полянка, море и рыбки. Необычный праздник подарил всем участникам массу положительных эмоций.
-
"Нептун көне" / "День Нептуна" 07.07.2023

Бүген, 7 нче июль көнне, “Әтәчкәй” балалар бакчасында Нептун көне күңелле һәм дәртле узды. Бу чараның максаты балаларны диңгез һәм океаннар хакиме - Нептун белән таныштыру, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру. Җәйге чорда балалар өчен мондый күңел ачу мөстәкыйльлек, кыюлык, игелеклелек кебек сыйфатларга юнәлтә. Юлбасарлардан, су кызыннан башка "Нептун" нинди бәйрәм? Чара барышында балалар белән “Көймәче”, “Елганы су белән тутыр”, “Диңгез дулкынлана” уеннары үткәрелде. Шулай ук балалар табышмакларын чиштеләр, җырлар җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәм балалар күңелендә күңелле хатирәләр калдырды.
Сегодня, 7 июля, в детском саду “Петушок” День Нептуна прошел весело и задорно. Цель данного мероприятия - познакомить детей с Нептуном-повелителем морей и океанов, сформировать здоровый образ жизни. Такие развлечения для детей в летний период ориентированы на такие качества, как самостоятельность, смелость, доброта. Какой праздник "Нептун" без разбойников, без русалки? В ходе мероприятия с детьми были проведены игры” Лодочник“,” Наполни реку водой“,” Море волнуется раз". Также дети разгадывали загадки, пели песни и танцевали. Праздник оставил у ребят приятные воспоминания.
-
3 июль - ЮХИДИ хезмәткәрләре көне/ 3 июля - День ГИБДД 03.07.2023

3 июль - ЮХИДИ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре. Үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре котлау сүзләрен иң кечкенә юл хәрәкәте катнашучыларыннан да кабул итте. Буген, Актаныш 4 нче санлы балалар бакчасының зурлар төркеме балалары Актаныш эчке эшләр булегенә экскурсияга барды. Юхиди инспекторлары җылы итеп каршы алып, балаларның котлауларын һәм открыткаларын кабул итеп алдылар. Ә инде Актаныш полиция булегенең ветераннар советы рәисе Вахитов Васил Габделхак улы эчке эшләр булеге тарихы музеенда экскурсия үткәрде. Эчтәлекле чыгышы белән балаларның игътибарын узенә тартып торды, музей белән якыннан таныштырды. Очрашу бик куңелле утте! Тагын бер тапкыр ЮХИДИ хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
3 июля - профессиональный праздник сотрудников ГИБДД. В свой профессиональный праздник сотрудники ГИБДД получили поздравления и от самых маленьких участников дорожного движения. Сегодня дети старшей группы Актанышского детского сада №4 побывали на экскурсии в Актанышском ОВД. Инспекторы ГИБДД тепло приняли поздравления и открытки ребят. А председатель совета ветеранов Актанышского отдела полиции МВД Вахитов Васил Габделхакович провел экскурсию по музею истории отдела внутренних дел. Своим содержательным выступлением он привлек внимание детей, познакомил их с музеем. Встреча прошла очень познавательно! Еще раз поздравляем сотрудников ГИБДД с профессиональным праздником!
-
Бөтендөнья җил көне / Всемирный день ветра 21.06.2023

Экспериментлар атнасы кысаларында буген безнең балалар бакячасында "Җил көне" булды. Беренче тапкыр Бөтендөнья җил көне 2007 елның 15 июнендә билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең мәгьнәсе җил энергиясен җитәрлек файдаланмау проблемасы. Җил энергиясе ярдәмендә кешелек дөнья экологиясенә минималь зыян китерә. 80нән артык илдә җил корылмаларын уңышлы кулланалар. Без дә балалар белән җил турында белемнәребезне ныгыттык. Төрле үстерешле уеннар уйнап күңел ачтык.
В рамках недели экспериментов сегодня в нашем детском саду прошел "День ветра". Впервые Всемирный день ветра был отмечен 15 июня 2007 года. Смысл этого праздника заключается в проблеме недостаточного использования энергии ветра. Благодаря энергии ветра человечество наносит минимальный ущерб экологии мира. Успешно используют ветроустановки более чем в 80 странах. Мы тоже укрепили наши знания о ветре с детьми. Веселились, играя в разные развивающие игры.
















