Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Балалар бакчасында әкәм-төкәм көне/День улитки в детском саду 25.03.2024

Балалар бакчасында әкәм-төкәм көне
Безнең нәниләребез дә, әкәм-төкәм көнен билгеләп үттеләр. Тәрбиячеләр балаларга планетабызның иң акрын яшәүчеләре турында сөйләделәр, балалар иллюстрацияләр, рәсемнәр карадылар. Бу искиткеч җан ияләренең яшәү урыннары, аларның гадәтләре белән таныштылар, алар турында шигырьләр тыңладылар, табышмаклар чиштеләр. Балаларга кызыклы һәм мавыктыргыч үтте бу көн. Нәтиҗәдә, алар рәхәтләнеп әкәм - төкәм әвәләделәр. Балалар бик күп хисләр алдылар.День улитки в детском саду

Наши воспитанники отметили День улитки.
Воспитатели рассказали ребятам о самых медлительных обитателях нашей планеты, дети рассматривали иллюстрации, картинки о том, какие бывают улитки. Познакомились с местами обитания этих удивительных существ, с их повадками, читали стихи про улиток, отгадывали загадки, слушали песни.
Ребята узнали много интересного и познавательного. В итоге они с большим удовольствием лепили улиток, выполнили аппликацию, рисовали.
Улитки вышли очень красивые. Дети получили массу эмоций. -
Бөтендөнья бака көне/Всемирный день лягушки 20.03.2024

20 март - Бөтендөнья бака көне. Икенче кечкенәләр төркеме, тәрбияче Ганиева Эльвира Илгиз кызы белән, бу көнне бакаларның искиткеч җан ияләре, файдалы һәм яхшы икәненә төшенделәр; бакалар сурәтләнгән рәсемнәр карап, уеннар уйнадылар һәм һәркайсы үз бакасын ясады. Табигать безгә күп нәрсә бирә һәм без дә аңа карата сак булырга тиеш! Бакаларның тормышын, аларның экосистемадагы ролен өйрәнгәндә, балалар, бакаларның дөньясы искиткеч һәм матур дигән нәтиҗәгә килделәр!
20 марта "Всемирный день лягушки". воспитанники вт.младшей группы в этот день узнали, что лягушки - удивительные существа, полезны и хороши; рассматривали картинки с изображением лягушек, играли в игры и каждый нарисовал свою лягушку. Природа даёт нам многое, а взамен и мы должны вести себя бережно по отношению к ней! Изучая жизнь лягушек, их роль в экосистеме, мы пришли к выводу - мир лягушек удивителен и прекрасен!
-
Тәрәз төбендәге “Бакча” / "Огород"на подоконнике 13.03.2024

Балаларның танып белү үсешендә, экологик мәдәният тәрбияләүдә, табигатьтә үз-үзеңне дөрес тота белергә өйрәтүдә тәрәзә төбендә “бакча” үстерү зур әһәмияткә ия. Уртанчылар төркеме балалары тәрәз төбендә яшел бакча булдырдылар.
В познавательном развитии детей, в воспитании экологической культуры, в обучении правильному поведению в природе - большое значение имеет выращивание "огорода" у окна.С детьми средней группы создали зеленый сад на подоконнике. -
"Яшел ут - 2024" бәйгесенең нәтиҗәсе/ Итоги конкурса "Зелёный огонёк -2024" 13.03.2024

Республикакүләм "Яшел ут-2024" бәйгесенең район этабында тәрбиячебез Габдрахманова Эльмира Ришат кызы 3 урынга, ә "Балалар бакчасы" номинациясендә бакчабыз 3 урынга лаек булды. Котлау тантанасы беренче санлы «Умырзая» балалар бакчасында узды. Җиңүчеләрне Актаныш районы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ренат Шәмсиев, ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, район мәгариф идарәсенең балалар бакчалары буенча методисты Наилә Хәсәнова котлады.
-
"Песиләр көне"/ "Всемирный день кошек" 01.03.2024

Россиядә Песиләр көнен 1 мартта бәйрәм итәләр. Бездә мәчеләр - яз символларының берсе, ә март песи ае дип тә санала. Шул уңайдан, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән песиләр турында әңгәмә үткәрдек, чөнки песи тәрбияләү – уйнату һәм ашату гына түгел. Ул зур җаваплылык таләп итә. Песиләрнең төрләре белән таныштык, кисеп ябыштырып, песиләр ясадык.
День кошки в России празднуют 1 марта. Кошки - один из символов весны, а март считается месяцем кошек. В связи с этим,с детьми,подготовительной группы, мы провели беседу о кошках ведь воспитание кошки – это не только игра и кормление. Это требует большой ответственности. Познакомились с видами кошек, потом из бумаг вырезали и сделали котят.
-
Халыкара туган тел көне!/Международный день родного языка! 21.02.2024

Халыкара туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында «Туган Тел – безнең байлыгыбыз»тематик көне узды. Логопед Шайхайдарова Ләйсән Сәгыйт кызы балаларга һәр халыкның үз үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм теле барлыгы турында сөйләде, балаларны «туган тел» төшенчәсе белән таныштырды, ни өчен аны туган тел дип атауларын аңлатты, һәр кешенең тормышында туган телнең әһәмияте турында сөйләде. Балалар рус халык әкиятләрен тыңлыйлар һәм алар белән сәхнәләштерәләр, табышмаклар чишәләр, шаяртуларны ятлыйлар, рус халык уеннары ручеек, колечко, дидактик уеннар уйныйлар: Выложи узор һәм Найди пару, рус халык җырларын җырлыйлар. Мондый чаралар балаларның үз халкының мәдәнияте белән кызыксынуын арттыра, шулай ук аларның туган тел, Туган ил турында белемнәрен киңәйтә һәм тирәнәйтә.
В рамках празднования Международного дня родного языка в детском саду прошёл тематический день «Родной язык – наше богатство». Логопед Шайхайдарова Л.С. рассказала детям о том, что у каждого народа есть свои особенности, традиции, культура и язык, познакомила детей с понятием «родной язык», объяснила, почему его называют родным, рассказала о значении родного языка в жизни каждого человека. Дети слушали и инсценировали русские народные сказки, отгадывали загадки, заучивали потешки, играли в русские народные игры «Ручеёк», «Колечко», дидактические игры:«Выложи узор» и «Найди пару», пели русские народные песни.
Подобные мероприятия – повышают интерес детей к культуре своего народа, а также расширяют и углубляют их знания о родном языке, о своей Родине.
-
"Яшел ут - 2024" республика бәйгесенең муниципаль этабы / Муниципальный этап республиканского конкурса "Зеленый огонек - 2024" 20.02.2024

Бүген республикакүләм "Яшел ут -2024" смотр - конкурсының муниципаль этабы үтте. Тәрбиячебез Габдрахманова Эльмира Ришат кызы, нигезләмә буенча педагогларның эш тәҗрибәсен чагылдырган папка, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту буенча зурлар төркеменә эш дәфтәрен тәкъдим итте. Аңа уңышлар телибез!
Сегодня прошел муниципальный этап республиканского смотр - конкурса "Зеленый огонёк-2024". Наш воспитатель Габдрахманова Эльмира Ришатовна представила альбом-папку с описанием опыта работы и рабочую тетрадь для старшей группы по закреплению правил дорожного движения. Желаем ей удачи!
-
Җитәкчеләр һәм өлкән тәрбиячеләрнең район методик берләшмә утырышы/ РМО руководителей и старших воспитателей. 19.02.2024

Балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү балалар бакчасында төп максатларның берсе булып тора.16 февраль көнне 4 нче санлы балалар бакчасында җитәкчеләр һәм өлкән тәрбиячеләрнең район методик берләшмә утырышы булып узды. Ул "Ата-аналар белән эш. Коллектив һәм ата-аналар арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрнең узенчәлекләре" темасы буенча барды.
Патриотизм хисе эчтәлеге буенча күпкырлы: туган якка мәхәббәт, үз халкың белән горурлану, үз илеңнең байлыгын арттыру һәм аны сакларга теләк булдыру, батырлык, туган илебезне яклауда чагыла.Бу максатлар балаларның барлык эшчәнлек төрләрендә үтәлә: шөгыльләрдә, уеннарда, хезмәт эшчәнлегендә, көнкүрештә, әти-әниләр белән эшчәнлектә чагыла. Бүген оештырылган эшчәнлекләр дә гади булмады. Алар бер- берсе белән үрелеп барды. Балалар белән бергә килгән кунаклар да эшчәнлектә катнаштылар. Биремнәр үтәп "Бердәмлек" корабына керә алдылар. Тәрбиячеләр : Габдрахманова Э. Р., Ибнеева Р.Р., Ганиева Э. И., Шаяхметова Г.Ф, Галиева А.Р., Салихова Р.О. тәкъдим иткән ачык чараларда патриотик тәрбия бирүнең төрле ысуллары күрсәтелде. Эшчәнлекләрдә әти-әниләрне катнаштыру бик отышлы булды, шөгыльләрне тагы да кызыклы итте. Шөгыльләр эчтәлекле, максатчан, файдалы булды. Балаларга да, килгән кунакларга да бик ошады, югары бәяләнде.
Нравственно-патриотическое воспитание детей является одной из основных целей детского сада.16 февраля в детском саду № 4 состоялось заседание районного методического объединения руководителей и старших воспитателей. Тема заседания " Работа с родителями. Особенности деловых отношений между коллективом и родителями".
Чувство патриотизма многогранно по содержанию: любовь к родному краю, гордость за свой народ, стремление приумножать богатство своей страны и беречь ее, выражается в героизме, в защите Родины.Эти цели достигаются во всех видах деятельности детей: занятиях, играх, трудовой деятельности, быту, работе с родителями. Не простыми были и организованные работы, они дополняли друг друга. В мероприятии приняли участие и гости, вместе с детьми. Выполнив задание, они смогли войти на корабль" Единство". На мероприятиях, представленных воспитателями : Габдрахмановой Э. Р., Ибнеевой Р. Р., Ганеевой Э. И., Шаяхметовой Г. Ф., Галеевой А. Р., Салиховой Р. О., были продемонстрированы различные методы патриотического воспитания. И участие родителей в деятельности было очень выиграшным, делало занятия еще более интересными. Занятия были содержательными, целенаправленными, полезными. Очень понравилось и детям, и гостям, было высоко оценено.
-
Юл куркынычсызлыгы өчен -БЕРГӘ! 18.01.2024

Буген балалар бакчасында уртанчылар төркемендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган эчтәлекле, балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч чара узды. Тәрбияче Габдрахманова Эльмира Ришат кызы юлда дөрес йөрергә өйрәтә торган бик күп өстәл уеннары әзерләгән. Уеннар балаларны уйландыра, акыллы итеп фикер йөртергә өйрәтә.
ЮХИДИның пропаганда булеге җитәкчесе Мөхәммәтова Ләйсән Рәзиф кызы шөгыльдә катнашып нәниләргә юлда, җәяүле сукмагында һәм машинага утыргач нинди кагыйдәләр үтәргә тиеш икәнен аңлатты. Ләйсән Рәзиф кызы алып килгән кулланма әсбапларны балалар сөенеп кабул итте.
-
"Мастер класс" бәйгесе/ Конкурс "Мастер класс" 17.01.2024

Бүген балалар иҗат үзәгендә балалар бакчалары тәрбиячеләре "Мастер класс" бәйгесендә көч сынаштылар. Бакчабызның югары категорияле тәрбиячесе Мансурова Эльвира Ринат кызы "Это надо всем или секреты взаимодействия с детьми"" темасына багышланган мастер класс күрсәтеп ,тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Сегодня в Центре детского творчества воспитатели детских садов приняли участие в конкурсе "Мастер класс". Воспитатель нашего детского сада Мансурова Эльвира Ринатовна поделилась своим опытом ,показав мастер-класс на тему" Это нужно всем или секреты взаимодействия с детьми".
















