Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Курчак театры бездә кунакта/ У нас в гостях кукольный театр 10.06.2024

Бүген бездә кунакта "Жемчужина" марионетка курчак театры булды. Балаларны "В стране Чукоколо" дигән бик матур һәм эчтәлекле әкият белән сөендерделәр. Балаларга кунакка "Мой додыр", "Муха -Цокотуха", "Доктор Айболит" килде. Бик күңелле, кызыклы әкият булды.
Сегодня у нас в гостях марионет театр кукол "Жемчужина". Детей порадовала красивая и содержательная сказка "В стране Чукколо". В гости к детям приходили "Мой додыр", "Муха-Цокотуха", "Доктор Айболит". Была очень веселая, интересная сказка.
-
1 июнь - Балаларны яклау көне! 03.06.2024

Балачакның шат җырлары
Яңгырасын бөтен җирдә.
hәрчак тату, дуслар булып
Яшик без туган илдә.
Без – бәхетлә, шат балалар,
Безнең уйнар, көләр чак.
Гел куңелле җырлар белән
Узсын безнең балачак.
Шатланып каршы алабыз
hәркөн яңа иртәне.
Аяз күктә якты Кояш
Безне назлап иркәли.
Безне көтә матур тормыш,
Шатлык hәм бәхет алда.
Лаеклы хезмәт итәрбез
Газиз туган Ватанга!
-
Балалар бакчасында сабантуй бәйрәме 27.05.2024

27 май көнне бакчабызда татар халкының яратып үткәрелә торган бәйрәме – Сабантуй үткәрелде. Ул балалар көтеп алган бәйрәме!
Бәйрәмдә барлык балалар да бик теләп, кызыксынып катнаштылар. Алар милли уеннарда үз осталыкларын күрсәттеләр: “Чүлмәк вату”,”Капчык киеп йөгерү”, “Чиләк белән йөгерү”, “Бау тарту” һәм бик күп башка уеннар. Бәйрәм җыр - моң, биюләр, матур шигырьләр белән үрелеп барды.
-
Балалар бакчасында Бөек Җиңү бәйрәме көне/День Победы в детском саду 08.05.2024

9 Май-Җиңү көне-безнең һәрберебез өчен изге бәйрәм һәм без, илебезнең бүгенге гражданнары, Җиңү турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. 4 нче "Әтәчкәй" балалар бакчасында Бөек Җиңүне көненә багышланган чаралар елдан-ел үткәрелә һәм бу ел да искәрмә түгел. 9 Май алдыннан балалар бакчасында Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәм балаларда Бөек Ватан сугышы турында белемнәр формалаштыру, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үз илебезнең тарихы турында белемнәрен арттыру, халкыбызның каһарманлыгы өчен горурлык хисе тәрбияләү, армия белән тотрыклы кызыксыну тәрбияләү максатыннан әзерләнгән иде. Чара программасына Җиңү бәйрәме, тынычлык, солдатлар турында җырлар, биюләр, сугыш турында шигырьләр, Ватанны саклаучыларның үлемсез батырлыгы турында җырлар кертелде.
Чара ахырында балалар Бөек Җиңү паркындагы Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.9 Мая-День Победы-святой для каждого из нас праздник и мы, сегодняшние граждане страны, должны донести память о победе следующим поколениям. В 4 детском саду "Петушок" мероприятие, посвященное ко Дню Великой Победы из года в год проводится. И этот год не исключение. В канун 9 мая в детском саду прошел праздник, посвященный Дню Великой Победы. Целью праздника является формирование у детей знание о празднике Великой Отечественной Войны, расширить знания об истории своей страны, воспитывать чувство гордости. Мероприятие День Победы проходил под песнями о победе, танцами, стихами о войне.
В конце мероприятия дети возложили цветы к памятнику Неизвестному солдату в парке Победы.
-
"Карга боткасы" 27.04.2024

Карга боткасы - татар һәм башкорт халыкларының яз килүгә, кошлар кайтуга багышланган бәйрәме.
Актанышыбызда шул уңайдан зур бәйрәм булды. Барлык оешмалар үз командаларын туплап мәйданга чыктылар. Төрле ярышларда көч сынаштылар.Безнең балалар бакчасыннан " Ләкләк- бәхет кошлары" командасы лаеклы 1 нче урынга ия булды.
Бу язгы бәйрәм чәчүлекләр төгәлләнгәннән соң оештырыла. Иртән балалар күршедән-күршегә йөреп ботка өчен кирәкле азык-төлек җыялар. Азык-төлек биргән кешеләргә мактау сүзләре әйтәләр. Аннары бөтен авыл белән зур казанда ачык һавада ботка пешерәләр, аны авылдашларга өләшәләр. Ботканың бер өлешен кара каргалар өчен дә калдырырга кирәк, чөнки кара каргалар - яз символы. Бу йоланы үткәреп, кешеләр яхшы уңыш алырга өметләнә.
-
"Тукай шәкертләре" 26.04.2024

26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Безнең балалар бакчасында да Г.Тукайның туган көнен ел саен бәйрәм итәбез. Габдулла Тукай татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле. Габдулла Тукай туган көн – Туган тел көне ул. Бәйрәм белән, дуслар!
26 апреля-памятная дата для татарского мира, день рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Каждый год мы празднуем День рождения Г. Тукая и в нашем детском саду. Габдулла Тукай-ярчайшая звезда татарской поэзии, визитная карточка нашей нации. Творческое наследие поэта-наша гордость и хвала. Люди, у которых есть Тукай, счастливы. День рождения Габдуллы Тукая – это день родного языка. С праздником, друзья!
-
«Бөтенроссия Эколяталар көне»/ "Всероссийский день Эколят" 25.04.2024

"Эколяталар көне" Бөтенроссия табигатьне саклау социаль-мәгариф проектларының бер чарасы булып тора. Ел саен аны Россиянең барлык төбәкләрендә 25 апрельдә билгеләп үтәләр. Безнең балалар бакчасында 22-25 апрельдә Эколяталар көне үткәрелде. Чараның төп максаты балаларга экологик белем бирү, аларда җаваплылык хисе тәрбияләү. Балалар Эколяталар турында мультфильм карадылар, "Эколяталар гимн"ын тыңладылар, күргәзмәгә рәсемнәр ясадылар. Экология буенча викторинада балалар тере дөнья турында экологик аң һәм мәдәният элементларын формалаштырып, табигать турында белемнәрен гомумиләштерделәр.
Отчет о проведении «Дня Эколят» в детском саду МБДОУ No4 с. Актаныш. «День Эколят» является одним из мероприятий Всероссийских природоохранных социально-образовательных проектов. Ежегодно его отмечают 25 апреля во всех регионах России. В нашем детском саду с 22 по 25 апреля проводились дни Эколят. Основными целями мероприятия являлись экологическое просвещение воспитанников, формирование у них ответственного экологического поведения. Дети продолжали вместе со сказочными героями «Эколятами» – друзьями и защитниками природы: Шалуном, Умницей, Тихоней и Ёлочкой, беречь и сохранять Природу, закрепляли правила поведения в природе: как надо поступать и как поступать нельзя.
* Смотрели мультфильм про Эколят, слушали "Гимн Эколят"
* Нарисовали рисунки на выставку "Наши друзья-Эколята.
* Провели экологическую викторину «Эколята в гостях у дошколят», в которой закрепили знания детей о живом мире, сформировали у детей элементы экологического сознания и культуры, обобщили знания детей о природных сообществах, умении разгадывать загадки о природных сообществах, активизировать словарный запас детей.
* Во время прогулки ребята наблюдали за птицами.
-
Халыкара Җир көне 22.04.2024

22 апрельдә Халыкара Җир-Ана көне билгеләп үтелә. Бу чиста җир, чиста һава һәм су бәйрәме. Ул безгә тагын бер тапкыр уйланырга ярдәм итә..Һәр гамәл зәгыйфь табигатьне җимерә дә, аның моңарчы булмаган матурлыгын саклый да ала. Безнең балалар бакчасында Җир көненә багышланган тематик көн узды.
Балалар «Җир – безнең уртак йортыбыз» презентациясен карадылар, анда безнең планетаның, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының ничек матур булуын, шулай ук планетабызның ничек пычрануын, ни өчен барлык тереклекнең һәлак булуын һәм кешеләрнең җирнең матурлыгын саклап калырга ничек ярдәм итә алуларын ачык күрделәр.
Әйдәгез, балаларыбызны кечкенәдән табигатьне сакларга өйрәтик! Шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыйк, табигатьне яратыйк!
-
Космонавтика көне!/День космонавтики! 12.04.2024

Безнең балалар бакчасында космонавтика көненә багышланган чаралар булып узды. Балалар өчен Космос темасы бик кызыклы, анда гадәти булмаган, фантазияле кешеләр күп. Безнең балалар космос киңлегенең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, илебез космонавтлары белән таныштылар, космос турында шигырьләр укыдылар һәм космик иллюстрацияләрне карадылар. Педагоглар балаларда патриотизм, үз Ватаннары өчен горурлык хисе тәрбияләделәр, танып-белү эшчәнлеге белән кызыксындылар.
В нашем детском саду прошел праздник, посвящённый Дню космонавтики. Для ребят тема космоса очень интересна, в ней много необычного, фантазийного. Наши дети знакомились с историей покорения космического пространства; с космонавтами нашей страны, читали стихи о космосе и рассматривали космические иллюстрации. Педагоги воспитывали у детей чувство патриотизма, гордости за свою Родину; вызвали интерес к познавательной деятельности
-
"Халыкара кошлар көне"/"Международный день птиц" 01.04.2024

"Халыкара кошлар көне" - ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм. Бүген балалар бакчасында, икнче кечкенәләр төркемендә Халыкара кошлар көненә багышланган тематик көн узды. Балалар, кошлар турында әкиятләр һәм хикәяләр тыңладылар, төрле эшләнмәләр, рәсемнәр ясадылар һәм саф һавада кошларны күзәттеләр.
Кошларны яратыйк һәм саклыйк, дуслар!"Международный день птиц" - экологический праздник, который отмечается ежегодно 1 апреля. Сегодня в детском саду прошел тематический день, посвященный этому празднику. Дети слушали рассказы о птицах, изготовили различные поделки, рисунки и наблюдали за птицами на прогулке.
Давайте любить и охранять птиц, друзья!
















