Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Нәүрүз!" бәйрәме / Праздник "Навруз!" 22.03.2023

Март ае – яз башы, бик матур ай. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Гореф –гадәтләрне искә төшерү максатыннан безнең “Әтәчкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, тәрбияче Шаяхметова Гөлназ Фәнис кызы белән, Нәүрүз бәйрәме үтте. Кунакка Нәүрүзбикә керде.Бәйрәмгә килгән балалар Нәүрүз кызы белән бергә халкыбызның борынгы җырлы-уеннарын уйнадылар. Уен кызып кына барганда бәйрәмгә Кыш бабай килеп керде. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынашырга булдылар. Чөнки Кыш бабабызның үзенең урынын Нәүрүз кызына бирәсе килми иде. Яшь, чибәр Нәүрүз кызы Кыш бабайны бу ярышларда җиңеп чыкты. Кыш бабай матур теләкләрен әйтеп китеп барды. Нәүрүзбикә дә бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде,ул үзенең күчтәнәчләрен биреп матур теләкләр теләде.Балалар бу бәйрәмнән бик канәгать булып калдылар.
Март-начало весны, очень красивый месяц. Весеннее равноденствие отмечается 21-22 марта-как праздник Навруз. Навруз-это народный праздник, который проводится в преддверии весенне-полевых работ. Чтобы напомнить о традициях, наши воспитанники детского сада “Петушок” , вместе с воспитателем Шаяхметовой Гульназ Фанисовной, провели праздник Навруз. В гости пришла Наврузбика. Дети, пришедшие на праздник, вместе с Наврузбикой играли в народные игры. Пока игра была в самом разгаре, на праздник зашел дед Мороз. Наврузбика и Дед Мороз решили посоревноваться. Ведь Дед Мороз не хотел уступать свое место. Молодая, красивая Наврузбика победила Деда Мороза на этих соревнованиях. Дед Мороз ушел, сказав добрые пожелания. Наврузбика тоже пришла на праздник не с пустыми руками, она раздала свои гостинцы и пожелала добрых слов. Дети остались очень довольны этим праздником.
-
22 март - Бөтендөнья "Су көне" / 22марта - Всемирный "День воды" 22.03.2023

Экоакция дәвам итә. 22 март - Бөтендөнья "Су көне" 1 кечкенәләр төркемендә. Балалар,тәрбияче Ганиева Эльвира Илгиз кызы белән берлектә, табигатьтәге су әйләнеше белән таныштылар, суны сак кулланырга өйрәнделәр. Табигатьтә очраган суларның үзенчәлекләре турында белемнәрен ныгытып , эксперементлар ясап, фонарь белән уен уйнадылар. Бу чаралар, балаларның су һәм аның үзенчәлеге, суның роле турында белемнәрен арттыра, суга хөрмәт, саклы караш тәрбияли. Су - ул тормыш, җирдәге бар нәрсәнең нигезе!
Экоакция продолжается. 22 марта - Всемирный "День воды" в 1 младшей группе. Дети, вместе с воспитателем Ганиевой Эльвирой Ильгизовной, познакомились с круговоротом воды в природе, научились бережно пользоваться водой. Укрепляя свои знания, о свойствах встречающихся в природе вод , они проводили эксперименты и играли в игру с фонариком. Эти мероприятия повышают знания детей о воде и ее свойствах, о роли воды. Воспитывают уважительное, бережное отношение к воде. Вода - это жизнь, основа всего на Земле!
-
21 март - Бөтендөнья урман көне/21 марта - Всемирный день леса 21.03.2023

Безнең балалар бакчасында бу атнадан " Җир , су һәм урман көне" дигән Экоакция башланып китте. Буген 21 март - Бөтендөнья урман көне. Шул уңайдан зурлар төркеме, тәрбияче Шаяхметова Гөлназ Фәнис кызы белән берлектә, "Урман белгечләре" дигән викторина үткәрделәр. Балалар актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр: ни өчен урманда янгыннар чыга һәм аны ничек булдырмаска, урман байлыгын ничек сакларга, нинди хайваннар урманда яши, кышлаучы һәм күчмә кошлар турында белемнәрен тикшерделәр. Яфраклы һәм ылыслы урманны чагыштырдылар. Шулай ук "Урман - безнең байлыгыбыз" дигән рәсем конкурсында катнаштылар. Урман - безнең байлык чыганагы!
В нашем детском саду стартовала неделя Экоакции "День земли , воды и леса". Сегодня, 21 марта - Всемирный день леса. В связи с этим в старшей группе, с воспитателем Шаяхметовой Гульназ Фанисовной прошла викторина "Знатокми леса". Дети активно принимали участие, отвечали на вопросы:почему случаются лесные пожары и как их избежать, как сохранить лесные богатства, какие животные живут в лесу, зимующие и перелетные птицы. Сравнивали лиственный и хвойный лес. Также приняли участие в конкурсе рисунков "Лес - наше богатство". Ведь, Лес - наш источник богатства!
-
Башкорт белән ЭКО-элемтә. / Эко-связь с Башкирией. 16.03.2023

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" турында Вадим Нуркаев яза: "Безне башка төбәкләрдә дә беләләр. Таныш булыгыз Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы". Ул гади бакча кебек тоела, әмма ул гадәти түгел, анда экологик мәгърифәткә аерым игътибар бирелә, балачактан ук балаларга калдыкларны сортлаштыруның мөһимлеген аңлаталар! Җитәкче Әгъләмова Миләүшә Васил кызы, тәрбиячеләргә һәм барлык балаларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә! Үз чиратымда, без аларны, һичшиксез, безнең җитештерүгә чакырачакбыз, анда калдыкларның ничек эшкәртелүен һәм аларга нинди икенче тормыш бүләк итәргә мөмкинлеген ачык күрсәтәчәкбез һәм сөйләячәкбез!"
Вадим Нуркаев, Башкортстанның " Умная среда" предприятиесе җитәкчесе. Экозавод «Башкортстан продукты»проектында катнаша. Эшмәкәр ай саен халыктан 28 тонна пластик калдыклар кабул итә. Алардан ул заманча һәм озак вакытлы урам эскәмияләре ясый, шуның белән ай саен 50 агачны кисүдән коткара.
Про МБДОУ №4 пишет Вадим Нуркаев: "Очень приятно, что нас замечают и другие регионы, знакомитесь это МБДОУ №4 с.Актаныш казалось бы обычный садик Республики Татарстан, но он не совсем обычный в нем особое внимание уделяют экологическому просвещению, с раннего детства объясняют детишкам важность сортировки отходов! Хочу выразить огромную благодарность руководству и воспитателям садика в лице Аглямовой Миляуши Василевной и всем маленьким участникам! В свою очередь мы обязательно пригласим их к нам на производство, где наглядно покажем и расскажем как перерабатываются отходы и какую вторую жизнь им можно подарить!"
Вадим Нуркаев руководитель предприятия "Умная среда" в Башкирии. Экозавод участвует в проекте " Продукты Башкирии". Каждый месяц он собирает около 28 тонн пластика и перерабатывает , тем самым он спасает от вырубки более 50 деревьев.
-
"Бер күрешу, үзе бер гомер!" 16.03.2023

2023 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан «педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручыларның аерым статусын тану максатыннан» Педагог һәм Остаз елы дип игълан ителгән. Шул максаттан буген, 16 нчы март көнне, безнең балалар бакчасында хезмәтләрен яратып башкарган, остаз булып бакчабызда эшләп, лаеклы ялга чыккан тәрбиячеләр белән күңелле очрашу узды. Чара матур җыр-биюләр, кызыклы вакыйгалар, эш тәҗрибәләре белән уртаклашып бер сулышта үтеп китте. Остазларыбызның киңәшләре, чыгышлары һәрберебезнең күңелләрендә сакланыр! Бер күрешү, үзе бер гомер!
-
ЭкоАкция "Капкачлар ярдәмгә ашыга" / ЭкоАкция "Крышечки спешат на помощь" 09.03.2023

Безнең балалар бакчасында 1 нче гыйнвардан - 28 нче февраль аралыгында ЭкоАкция булып узды “Капкачлар ярдәмгә ашыга”. Акция вакытында 2500 тирәсе капкачлар җыелды. Без аларны Башкортстан республикасында урнашкан «Умная среда Башкирии» Экооешмасына тапшырдык. Бу Экооешма җыелган капкачлардан парклар өчен утыргычлар, урындыклар эшли. Җитәкчесе, Нуркаев Вадим, махсус безнең балалар бакчасында йөрүче яшь экологларга, кабул ителгән капкачларның ничә этап үтүен һәм нәтиҗәдә килеп чыккан җиһазларны видео форматта төшереп җибәрде. Видео, балалар белән берлектә, музыкаль залда каралды.
В нашем детском саду с 1 января по 28 февраля прошла ЭкоАкция “Крышечки спешат на помощь”. Во время акции собралось около 2500 крышечек. Мы передали их в Экозавод «Умная среда Башкирии», расположенное в Республике Башкортостан. Из собранных крышек экозавод производит скамейки, лежаки для парков. Руководитель, Нуркаев Вадим, специально для наших воспитанников детского сада, юным экологам, прислал видеоматериал того, сколько этапов обработки проходят принятые крышки и что в итоге получается. Видеоматериал, вместе с детьми, было просмотрено в музыкальном зале.
-
"Кояш гомере телим мин, Әнием сиңа!" 06.03.2023

Март аенда, кар өстендә
Кояш нурлар уйната –
Яз килә, каршы алыгыз –
Дигән хәбәр тарата.
Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме –
Әниләр, әби-апалар,
Хатын-кызлар бәйрәме!
Буген 2 нче кечкенәләр һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә Әниләр бәйрәме гөрләп узды. Балалар әниләренә матур җыр, биюләрен бүләк иттеләр. Әниләр белән бергәләп күңелле уеннар уйнадылар. Ахырда балалар үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар. Шундый матур ноктада Язгы бәйрәм тәмамланды. Бәхетле һәм дулкынландыргыч мизгелләр балаларның һәм әниләрнең күңелләрендә бик озакка сакланыр!
-
"Якты кояш нурында" 03.03.2023

Буген 1 кечкенәләр төркеме балалары, тәрбияче Ганиева Эльвира Илгиз кызы белән, әниләрне котлап, бәйрәм иртәсе күрсәттеләр. Кунакка Кояшкай, Яз кыз һәм Әтәчкәй килгән иде. Бәйрәм күңелле, эчтәлекле булды, балаларга һәм әниләргә бик ошады.
Сегодня дети 1 младшей группы вместе с воспитателем Ганиевой Эльвирой Ильгизовной поздравили мам с предстоящим праздником и показали праздничное утро. В гости пришли Солнышко, Девочка весна и Петух. Праздник был веселым, насыщенным, очень понравился детям и мамам.
-
Татарстан Республикасы яшьләр экология "Будет чисто!" хәрәкәте вәкилләре белән очрашу " / Встреча с представителями Молодежного экологического движения РТ «Будет чисто!» 03.03.2023

Буген, 3 март көнне, балалар бакчасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Галимова Ләйлә Назыйр кызы белән берлектә Татарстан Республикасы яшьләр экология "Будет чисто!" хәрәкәте вәкилләре белән очрашу булып узды. Яр Чаллы дәүләт педагогия көллиятеннән килгән " Будет чисто!" экоактивистлары балаларга экодәрес күрсәттеләр. Ә мәктәпкә әзерлек төркеме, тәрбияче Арсланова Гөлназ Мирзанур кызы һәм музыка җитәкчесе Бәдертдинова Ирина Ригель кызы белән берлектә "Урманны саклыйк!" дип исемләнгән әкият куйдылар. Очрашу кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Ахырда балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бердәм эшчәнлек киләчәктә дә дәвамлы булсын!
Сегодня, 3 марта, в детском саду была встреча с ведущим специалистом Прикамского территориального управления Министерства экологии и природных ресурсов Республики Татарстан Галимовой Л. Н. совместно с представителями Молодёжного экологического движения РТ "Будет чисто!". Из Набережночелнинского государственного педагогического колледжа экоактивисты "Будет чисто!" провели детям экоурок. А подготовительная группа с воспитателем Арслановой Гульназ Мирзануровной и музыкальным руководителем Бадертдиновой Ириной Ригельевной показали им сказку "Сохраним лес!". Встреча была интересной и увлекательной. В завершении ребятам были вручены памятные подарки. Пусть совместная деятельность продолжится и в будущим!
-
Бөтендөнья мәчеләр көне/ Всемирный день кошек 01.03.2023

1 март-язның беренче көне генә түгел, ә искиткеч бәйрәм – Бөтендөнья мәчеләр көне дә. Россиядә 1 март көнне Халыкара мәчеләр көне билгеләп үтелә. Тәрбияче Галиева Айгөл Ришат кызы белән уртанчылар төркемдә, бу көн яраткан мәчеләргә багышланды. Балалар бу бәйрәмне бик теләп үткәрделәр: бәйрәм белән таныштылар, кешеләргә уңай эмоцияләр бирә торган йорт хайваннары турында сөйләштеләр. Балалар «эстетик ләззәт» тән тыш, мәчеләрнең кешеләр өчен файдалы эшләр башкаруларын да белделәр: кимерүчеләрне бик яхшы юк итәләр, кайбер авыруларны дәвалыйлар. Ә соңыннан "Мәчеләр һәм тычканнар», «Чыпчыклар һәм мәче», «Мәчене ата" кебек уеннар балаларның эмоциональ яктан тулыландырды.
1 Марта – это не только первый день весны, но и замечательный праздник – Всемирный день кошек. В России 1 марта отмечается Международный день кошек. В средней группе, с воспитателем Галиевой Айгуль Ришатовной, этот день был посвящен любимым кошкам. Воспитанники группы с удовольствием отметили этот праздник: познакомились с праздником, побеседовали о домашних животных кошках, которые дарят море позитивных эмоций людям. Дети узнали о том, что помимо «эстетического удовольствия» кошки выполняют ряд полезных для человека функций: они отлично истребляют грызунов, лечат некоторые заболевания. Подвижные игры: «Кошки и мыши», «Воробушки и кот», «Назови котенка» дополнили детские впечатления.
















