Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Гомуми линейка 07.04.2025

7 апрель көнне өлкән сыйныф укучылары өчен гомуми линейка узды. Линейка флаглар чыгарудан һәм РФ, ТР гимннарын башкарудан башланды. Директор урынбасарлары уку елының соңгы чиреге башлануы, чыгарылыш укучыларына имтиханнар тапшырачаклары турында әйтеп үттеләр. Шулай ук узган атнада кизү торган 10 сыйныф укучылары атналык нәтиҗә ясадылар. Булган җитешсезлекләргә игътибар ителде. Бариев Р.М. төрле бәйгеләрдә катнашкан укучыларга дипломнар тапшырды.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2025

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә. Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла. Әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез икән – бу безнең дә бәйрәм дигән сүз. Ә сәламәтлек турында бер көндә генә түгел, һәрвакыт кайгыртырга кирәк. Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да сәламәтлекнең нигезе.
#Минпросвещения #Росдетцентр
#НавигаторыДетства #НавигаторыРТ #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ
#КомандаВоспитанияРТ #оЗдоровьеНД -
"Йөрәгемне балаларга бирәм» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы 04.04.2025

"Йөрәгемне балаларга бирәм» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Әлеге конкурста гимназиядән Фазлыева Лира Илмир кызы катнашты. Лира Илмировна -күпкырлы иҗади шәхес, ул конкурсның һәр этабында югары дәрәҗәдәге профессиональлеген күрсәтте һәм җиңүче исеменә лаек булды. Гимназия коллективы Лира Илмир кызын чын күңелдән лаеклы җиңүе чын котлый, алдагы этапта уңышлар һәм җиңү теләп кала.
-
Полиция капитаны Садыкова Эльвина Рәфис кызы белән очрашу 03.04.2025

Бүген, 3 нче апрельдә 11 нче сыйныф укучылары полиция капитаны Садыкова Эльвина Рәфис кызы белән очрашты. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларын полиция һөнәрнең мөмкинлекләре белән таныштырды.
-
Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне 02.04.2025

2 апрельдә ел саен Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне билгеләп үтелә
-
Халыкара кошлар көне 01.04.2025

Халыкара кошлар көне-ел саен апрель башында билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм. Кошлар - безнең тугры ярдәмчеләребез, урманнарны, кырларны, бакчаларны саклаучылар. Ел саен алар безгә үз канатларында Яз китерә. 1 апрель көнне 3 нче сыйныфта «Кошлар көне» класс сәгате үткәрелде.Аның максаты балаларны Халыкара кошлар көне белән таныштыру иде. Бу көнне балалар табышмаклар чиштеләр, тавышларыннан кошларны таныдылар, уйнадылар, кошлар сурәтләнгән рәсемнәр һәм фотолар карадылар. Укучылар бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында белделәр. Сыйныф сәгате азагында балалар канатлы дусларга сак карарга һәм алар турында кайгыртырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.
-
ЭкоВесна 2025 01.04.2025

С 1 апреля в республике стартовал традиционный конкурс «Эковесна», который пройдет в формате экологического квеста. Каждую неделю участников ждут новые задания. Встречаем «Эковесну 2025». Неделя первая: «Помоги пернатым. Международный день птиц». В рамках первой недели был проведен экологический урок «День птиц», на котором ребятам рассказали о необходимости заботы о птицах, так как птицы являются составной частью природы. Они – наши верные помощники, защитники лесов, полей, садов и огородов. Каждый год они приносят нам на своих крыльях весну. Обучающимися 5, 6, 8 классов были изготовлены и установлены скворечники, кормушки для птиц. В мероприятиях приняли участие 20 учеников, 2 учителя. Данные мероприятия способствовали развитию навыков командной работы обучающихся, повышению осведомленности о важности защиты окружающей среды.Ученики с большим воодушевлением представили свои работы и выразили желание продолжать подобные инициативы в будущем. Мы уверены, что наши пернатые друзья оценят заботу и внимание, которые им подарили наши ребята!
#ЭКОВЕСНА -
2025-2026 уку елының 1 сыйныфка кабул итү 25.03.2025

Хөрмәтле ата-аналар!
2025-2026 уку елына 24 укучыдан торган 2 беренче класс ачу планлаштырыла.
1 сыйныфка гаризалар 2025 елның 1 апреленнән 2025 елның 30 июненә кадәр кабул ителә башлый. Бу этапта беркетелгән территориядә яшәүче һәм яшәү урыны буенча теркәлгән балалар, шулай ук гимназиягә керү өчен өстенлекле/беренче чираттагы хокукка ия булган ташламалы кешеләр гариза бирә. 2025 елның 6 июленнән 5 сентябренә кадәр гимназиягә укырга керү өчен гаризаны балаларның ата-анасы (законлы вәкиле) аларның кайда яшәвенә карамастан бирә. Икенче этапта балаларны чират буенча буш урыннарга алалар, шуңа күрә гариза бирү датасы бу очракта мөһим. Икенче этапта балаларны кабул иткәндә ташламалар гамәлдә түгел, барлык урыннар өстенлекләрне исәпкә алмыйча чират буенча бүленәләр. Буш урыннар саны турында мәгълүмат сайтта урнаштырылачак Тулырак мәгълүмат 2025-2026 уку елына 1 сыйныфка кабул итү битендә урнаштырылган. -
Ата-аналар җыелышы 19.03.2025

19 март көнне гимназиядә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта иминлек, хокук бозуларны профилактикалау, укучыларның сәламәтлеге, 3 чирек нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.
Зәй шәһәрендәге Әлмәт территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Иванов Вадим Валентинович «Юл хәрәкәте иминлеге»темасына әңгәмә үткәрде. Вадим Валентинович юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларның мөһимлеге,машинада каешларның булуы турында сөйләде.
Шулай ук ОРВИ һәм грипп белән авыручылар санын кисәтү һәм профилактикалау,яз җитү белән тиздән урман бетләренең уянуы турында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең Түбән Кама районында һәм Түбән Кама шәһәрендә, Зәй районында территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Насыйбуллин Ринат Миңнулла улы чыгыш ясады.
71 нче закон,төрле формадагы тестларны үткән очракта балаларның җитди булырга кирәклеген Зәй шәһәре прокуроры ярдәмчесе Лилия Фаритовна Разимзянова ата-аналарга җиткерде.
Чара ахырында гимназия директоры Марат Фаимович гомуми йомгак ясады. Каникул алдыннан укучыларның куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга, сулыкларда, спорт-уен мәйданчыкларында сак булырга кирәклеген әти-әниләрнең исләренә төшерде, сорауларына җавап бирде.
-
ЮИД туган көне! 06.03.2025

6 мартта бөтен Россия буенча Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары үзләренең туган көннәрен билгеләп үтәләр. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары хәрәкәте үзенең тарихын 1973 елдан башлый. Ул күпьеллык тарихында ЮИД юл хәрәкәтендә законга нигезләнеп катнашучыларның бик күпләрен тәрбияләгән. Бүген хәрәкәт сафларында Татарстан буенча 1,5 меңнән артык отрядка берләшкән 19 меңнән артык егет һәм кыз бар. ЮИДлылар юл иминлеге кагыйдәләрен өйрәнәләр, үз белемнәрен тараталар. Без – педагоглар, ЮИДлыларга лаеклы алмаш үстерүебезгә ышанабыз.











