Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 17.06.2025

Бүген, 17 нче июньдә "Кояшкай" мәктәп яны лагере " Тылсым нурлары" темасы астында уза. Иртәнге линейка отряд командирларының рапорт бирүе белән башланды, зарядкадан соң балалар өчен спорт уеннары һәм шашка буенча турнир узды. Төшке аштан соң, "Кояшлы кәеф" дигән кызыклы чара үткәрелде.
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 16.06.2025

Бүген мәктәп яны лагере " Шатлык нурлары "темасы астында уза. Ул иртәнге зарядка һәм линейка белән башланып китте. Линейкада викторинада актив катнашучыларга буләкләр тапшырылды. Иртәнге аштан соң балалар спорт уеннарында катнашты.
" Коррупциягә каршы " темасы буенча әңгәмә һәм рәсем бәйгесе үтте. -
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 14.06.2025

Бүген, 14 нче июньдә "Кояшкай" мәктәп яны лагере "Бәхет нурлары" темасы астында үтә. Иртәнге линейкада отряд командирлары рапорт тапшырды, зарядкадан соң, балалар куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышты, балалар өчен "Табышмаклар Һәм хайваннар илендә "дигән викторина узды.
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 13.06.2025

Бүген, 13 нче июньдә "Кояшкай" мәктәп яны лагере "Дуслык нурлары" темасы астында үтә. Иртәнге линейкада отряд командирлары рапорт тапшырды, зарядкадан соң, балалар куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышты. Шулай ук, балалар өчен спорт уеннары оештырылды.
-
Россия көне! 12.06.2025

Россия көне (алдагы исемнәре — Россия бәйсезлеге көне, Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көн) — Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме, ел саен 12 июнендә билгеләп үтелә. Россия Федерациясе Югары Советы карары белән 1992 елның 11 июнендә РСФСР дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү хөрмәтенә гамәлгә куела.
Бу көнне Кремльдә тантаналы кабул итү чарасы уза, Россия Президенты тарафыннан дәүләт премияләре һәм бүләкләре тапшырыла. Бөтен ил буйлап бәйрәм концертлары, спорт һәм ватанпәрвәрлек акцияләре уза.
12 июнь — Россия көне!
Һәркемгә күңел тынычлыгы, бердәмлек, бәхет һәм имин тормыш телибез! -
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 11.06.2025

Бүген, 11 нче июньдә "Кояшкай" мәктәп яны лагере "Бердәмлек нурлары" темасы астында үтә. Иртәнге линейкада викторинада актив катнашучы һәм "Дөрес туклану" дигән рәсем бәйгесендә катнашкан балаларга бүләкләр тапшырылды, зарядкадан соң, балалар урманда, походта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты. Шулай ук, Россия көне уңаеннан "Ручеек России" дигән уен узды. Төшке аштан соң, балалар өчен спорт уеннары оештырылды.
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 10.06.2025

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны лагере "Юл нурлары" темасы астында үтә. Иртәнге зарядкадан соң, балалар юлда йөрү кагыйдәләре белән танышты. Шулай ук, "Юл йөрү билгеләре" дигән викторина узды. Төшке аштан соң, балалар өчен спорт уеннары оештырылды.
-
Ял һәм хезмәт лагере 09.06.2025

Укучыларның җәйге ялын, сәламәтлеген һәм мәшгульлелеген тәэмин итү максатыннан татар гимназиясе каршында 40 балага исәпләнгән ял һәм хезмәт лагере оештырылды. Монда гимназиянең 8а һәм 8б сыйныф укучылары йөри.
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 09.06.2025

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны лагере "Белем нурлары" темасы астында үтте. Иртәнге зарядкадан соң, балалар экстремаль ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты һәм лагерь вожатыйлары дөрес туклану турында әңгәмә үткәрде. Шулай ук, төшке аштан соң балалар "Беренчеләр вакыты" дигән спорт ярышларында катнашты.
-
Котлыйбыз! 09.06.2025

Татар гимназиясе чыгарылыш сыйныф укучылары арасында бердәм дәүләт имтиханнарыннан 100 балл җыючы балалар бар. Алар - химиядән Азалия Сираҗиева һәм рус әдәбиятыннан Алсу Әхмәтҗанова.
Кызлар алдагы елларда төрле фән бәйгеләрендә дә җиңүләр яулаулары белән билгеләнгән иделәр. Ә дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшыру исә Зәй районы мәгарифе тарихында соңгы елларда күзәтелмәгән иде. Һәм менә татар гимназиясе иң беренче имтиханнар нәтиҗәләре билгеле булу белән үк уңышлары белән сөендерде.











