Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Умскул " -ТДИ һәм БДИга әзерлекнең онлайн-мәктәбе. 18.02.2025

Бүген, 18 нче февральдә гимназиянең 9 нчы һәм 10,11 нче сыйныф укучылары өчен Мәскәү шәһәренең "Умскул" - онлайн мәктәбе вәкиле белән очрашу узды. Алар ТДИ га әзерлек өчен төрле курслар тәкъдим иттеләр.
-
Зәйдә парламент дәресләре уза. 18.02.2025

Парламент дәресләре Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап уздырыла. Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин беренче дәресне Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә башлап җибәрде. Аннан парламент сәгатен политехник колледж студентлары белән үткәрде.
-
Атналык линейка 17.02.2025

Бүген, 17 нче февральдә гимназиябез традициясе буенча атналык линейка узды. Линейка флаглар чыгарудан һәм РФ, ТР гимннарын җырлаудан башланды. Аннары гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гатиятуллина Р. С. чыгыш ясады. Шулай ук сүз дежур класска бирелде, алар атналык йомгак ясадылар. Үзләренең чыгышларында мәктәптә булган кайбер кимчелекләрне ассызыклап киттеләр. Линейка ахырында төрле дәрәҗәдәге бәйгедә катнашып, призлы урыннар яулаган укучыларга дипломнар тапшырылды.
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлил" 15.02.2025

15 февраль - татар герой-шагыйре Муса Җәлил дөньяга килә. Аның батырлык белән сугарылган шигырьләрендә берничә буын тәрбияләнгән. Муса Җәлилнең югары идеаллар белән рухландырылган һәм кешеләргә карата кайнар мәхәббәт белән тулы поэзиясе миллионлаган йөрәкләргә юл тапты.15 февральдә гимназиядә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил иҗатына багышланган «Муса Җәлил-шагыйрь һәм герой» исемле әдәби чара узды.
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган викторина 14.02.2025

2025 елның 14 февралендә Россиянең Хәрби дан Көненә - Ватанны саклаучылар көненә багышланган викторина үткәрелде. Викторинада 9 «а» һәм 9 «Б» сыйныф укучылары катнаштыВатанны саклаучылар көне Россия тарихына, тынычлык саклаучы, яраткан Ватаныбызны Җирдә, суда һәм һавада батырларча саклаучы хәрбиләргә хөрмәт һәм хәтер символы булып тора.
Ватанны саклаучылар көне-батырлык, каһарманлык, патриотлык, рух көче, батырлык, намус символы булып тора.
-
Әдәбият һәм сәнгать дөньясында! 13.02.2025

Бүген, 13 нче февральдә гимназиянең югары сыйныф укучылары Әлмәт язучылар оешмасының җаваплы сәркәтибе Р. Төхвәтуллин, язучы, журналист Илүсә Нәбиуллина һәм шагыйрә Нәфисә Сабирҗанова белән очрашуда катнашты. Чарада язучылар үзләренең иҗат юлы турында сөйләде һәм аларның матур шигырьләре яңгырады.
-
Секреты дружного класса 12.02.2025

В Заинске выбрали самый дружный школьный класс! ✨
12 февраля в школе №7 прошел муниципальный этап республиканского конкурса «Секреты дружного класса». Это ежегодное событие, организованное Министерством образования и науки РТ, объединяет учеников, родителей и педагогов, чтобы показать, как важно работать вместе ради воспитания дружной и сплоченной школьной атмосферы.
Каждая из семи школ района представила свои уникальные идеи и подходы к созданию дружного класса.
Итоги конкурса:
???? 1 место — школа №3 (они представят район на зональном этапе в Альметьевске!);
???? 2 место — школа №6;
???? 3 место — Верхнешипкинская школа.Специальные номинации:
???? Самый креативный класс — школа №1;
???? Самый артистичный класс — Татарская гимназия им. Р. Ш. Фардиева;
???? Самый энергичный класс — школа №7;
???? Самый оригинальный класс — Поручиковская школа.Поздравляем всех участников! Ваши идеи и энергия вдохновляют!
-
Хәрби-патриотик акциясе 10.02.2025

Хәрби - патриотик акция кысаларында һәм махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен гимназиянең 7 нче сыйныф кызлары Горшкова Ю.Е җитәкчелегендә эчке күлмәкләр тегә.
-
«Россия чаңгы юлы – 2025» 08.02.2025

«Россия чаңгы юлы – 2025» XLIII Бөтенроссия ачык чаңгы узышы һәм «Спорт - яшәү нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан чаңгы юлы - 2025»республика массакүләм ярышлары. Хәрәкәт активлыгы белем бирү оешмалары укучылары «хезмәткә һәм оборонага әзер»(ГТО) ВФСК нормативларын үтәүгә әзерлек кысаларында чаңгы ярышы үтте.
-
8нче февраль – Россия фәне көне! 07.02.2025

Әлеге бәйрәм 1999 елдан бирле ел саен 8нче февраль көнне билгеләп үтелә. Россиянең бик күп галимнәре дөнья фәннәре үсешенә зур өлеш керткән. Мәсәлән, Михаил Васильевич Ломоносов, Иван Петрович Павлов, Дмитрий Иванович Менделеев, Константин Эдуардович Циолковский, Петр Леонидович Капица, Лев Давидович Ландау, Игорь Васильевич Курчатов, Павел Сергеевич Александров, Сергей Павлович Королев, Андрей Дмитриевич Сахаров һәм башкалар. Бу дата уңаеннан 1 нче сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара узды.
#Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыРТ #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #оНаукеНД #РУК











