Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
День русского языка 06.06.2025

Рус теле көне (рус. День русского языка) — рус теленә багышланган халыкара көн, 2010 елда БМО тарафыннан гамәлгә куела, 6 июньдә, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә.2011 елның 6 июнендә Россия Федерациясе Президенты Д. А. Медведев тарафыннан «Рус теле көнен билгеләү һәм ел саен, 6 июньдә, бөек рус шагыйре, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы А. С. Пушкинның туган көнендә билгеләп үтү» турында Указ имзалана.6 июньдә бөтен Россия буйлап шагыйрь иҗатына багышланган чаралар: әдәби укулар, конкурслар, күргәзмәләр, класс сәгатьләре һәм концертлар уздырыла.
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 05.06.2025

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны лагеренда дүртенче көн "Этикет нурлары" темасы астында үтте. Иртәнге зарядкадан соң, балалар "Итәгатьле-итәгатьсез" дигән уенда катнашты. Шулай ук, төшке аштан соң табын артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр.
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 04.06.2025

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны лагеренда өченче көн "Сәламәтлек нурлары" темасы астында үтте. Иртәнге зарядкадан соң, балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде. Көн дәвамында балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, "Сәламәт бул!" дигән флешмобта катнаштылар.
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 03.06.2025

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны лагеренда икенче көн "Дуслык нурлары" темасы астында үтте. Иртәнге зарядкадан соң, балалар белән су объектлары янында , җәмгыять урыннарында үз- үзеңне тоту һәм юлда йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде. Көн дәвамында балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, "Исәнме ,җәй!" темасына карата рәсемнәр ясадылар һәм балалар иҗат йортында чарада катнаштылар.
-
«Кояшкай» мәктәп яны лагере ачылды 02.06.2025

Бүген 2 нче июнь гимназиядә «Кояшкай» дип исемләнгән мәктәп яны лагере ачылды.
Бу көн лагерь сменасын ачуга багышланган тантаналы линейкада Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимнын башкарудан башланды. Линейкада педагог - оештыручы лагерьның эш графигы белән таныштырды, куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерде һәм яхшы яллар, күтәренке кәеф теләде.
Тантаналы линейкадан соң балалар иртәнге зарядка ясадылар, ә аннан соң күңелле һәм дусларча иртәнге аш ашадылар.
Төшке аштан соң лагерь ачу тантанасы узды.Чара балалар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Алар күңелле итеп бәйрәм иттеләр, иң мөһиме, яхшы кәеф алдылар! -
Гордимся нашими талантами! 02.06.2025

С 12 по 14 мая в оздоровительно-образовательном комплексе «Дуслык» прошёл заключительный этап республиканской олимпиады по русскому языку среди школьников с обучением на нерусском языке. Наши ученицы показали блестящие результаты, заняв призовые места: Азалия Сиразеева и Лейла Чупашова (11 класс), Полина Сафронова (7 класс). Этот успех — результат упорного труда, таланта и профессионализма их наставников: Ильиной Наталии Владимировны, Ахметвалеевой Риммы Миннегалиевны.
-
1 нче июнь-Халыкара баларны яклау көне! 01.06.2025

Бүген - кояшлы җәйнең беренче көнендә, балачакның иң матур бәйрәме – Балаларны яклау көне.Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын.
-
Йомгаклау линейкасы 26.05.2025

Башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары өчен йомгаклау линейкасы!
Бүген, 26 май көнне татар гимназиясе укучылары өчен йомгаклау линейкасы узды.
Линейка флаглар чыгарудан һәм РФ, ТР гимннарын башкарудан башланды.
Гимназия директоры Мөхәмәтханов Марат Фәим улы уку елына йомгак ясады. Уку алдынгылары, олимпида, спортта җиңүче укучыларга дипломнар тапшырылды. Җәйге каникул алдыннан төрле инструктажлар исләренә төшерелде. -
"Солдатка хат" акциясе 26.05.2025

«Солдатка хат» акциясендә катнашкан укучыларыбыз Дятлов Е., Халимова Р., Маракин А. хатлары сугыш кырындагы райондаш егетләребез кулына барып җитә. Хәрби хезмәттә булган райондашыбыз бу укучыларга үзенең рәхмәтен һәм кечкенә генә бүләкләрен тапшырды.
-
Сау бул, башлангыч мәктәп! 26.05.2025

Бүген, 26 май көнне татар гимназиясендә тантаналы чара «Сау бул, башлангыч мәктәп!» бәйрәме узды.
Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз!











